Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башка пациент белән бутап, сау-сәламәт хатынга аборт ясаганнар

news_top_970_100

Прагада табиблар, башка пациент белән бутап, сау-сәламәт хатын-кызга аборт ясаган. Бу турыда «База» телеграм-каналы яза.

Бу коточкыч хатаны «Буловка» гинекология һәм акушерлык хирурглары ясаган. 25 мартта аларга 2 пациентка килә: берсе йөклелек буенча планлы каралуга килә, икенчесе операция көтә, бу операция аналык авыруларын дәвалаганда ясала (әмма йөклелекне өзү өчен дә ясалырга мөмкин). Хатын-кызларның икесе дә чех телен белмәгән, ә клиникада тәрҗемәче булмаган.

Очраклылык белән, табиблар авырлы хатынга операция ясый. Ул сау-сәламәт баласын югалта. Чехиянең Пациентлар союзы директоры Любош Олеяр сүзләренчә, клиника җитәкчелеге атна буе бернәрсә эндәшмәгән һәм пациенткадан гафу үтенмәгән. Ул, бу ялгышның сәбәбе квалификацияле кадрлар җитмәү булырга мөмкин, дип саный.

Соңрак «Буловка»да хәбәр итүләренчә, бу фаҗигагә катнашы булырга мөмкин барлык табиблар да эштән читләштерелгән. Зыян күргән хатынга һәм аның гаиләсенә компенсация түләргә вәгъдә иткәннәр. Чехиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентканың кайгысын уртаклашкан. Хәзер бу эшне тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100