Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда: «Син сора, мин җавап бирермен», – диде.
– Иң гыйлемле кеше булырга телим.
– Аллаһ Тәгаләдән курык, шулвакыт иң гыйлемле кеше булырсың.
– Иң бай кеше булырга телим.
– Аллаһ сиңа биргәннәрдән канәгать бул, шулвакыт иң бай кеше булырсың.
– Иң гадел кеше булырга телим.
– Башкаларга да үзеңә теләгәннәрне телә, шулвакыт иң гаделе булачаксың.
– Иң игелекле кеше булырга телим.
– Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың.
– Аллаһ каршында үзенчәлекле булырга телим.
– Син Аллаһыны күбрәк зикер ит, шулвакыт Аллаһы каршында да үзенчәлекле булырсың.
– Камил иманлы булырга телим.
– Холкыңны яхшырт. Шулвакыт иң камил иманлы булырсың.
«Хозур дин турында» телеграм-каналыннан алдынды.