«Балаларны ега, чәчләреннән сөйри»: сабыйларны мыскыллаган тәрбияче эш урынында калган

Краснодардагы Карасунск округының 167 нче балалар бакчасындагы 11нче төркем видеосы җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу тудырды. Кадрларда тәрбияче, педагог түгел, төрмә күзәтүчесе кебек, балаларны кулларыннан, чәчләреннән тартып, тупас рәвештә этеп-төртеп идәнгә ега. Шул ук вакытта башка балалар эчке киемнән караватларда ята һәм булган хәлләрне күзәтәләр, дип яза «Комсомольская правда» газетасы.
Видео астына «Бу – безнең тәрбиячебез Андриянова Анжела Александровна» дип язылган кадрлар ата-аналар чатларына, ә аннан соң шәһәр пабликларына тарала.
Тәрбияченең үз-үзен тотышына караганда, бу – инде беренче тапкыр булган хәл түгел. Бу мәгълүмат балалар бакчасы җитәкчелегенә тиз барып ирешә.
«Хөрмәтле әти-әниләр! Бу хәл 12 мартта булган. Балалар бакчасында без эчке тикшерү уздырдык, мин полициягә гариза бирдем», – дип хәбәр итәләр балалар бакчасыннан.
Хокук саклаучылар инде тикшерү башлаган. Аның барышын Краснодар прокуратурасы үз контроле астына алган.
Соңрак полиция хәбәр иткәнчә, 45 яшьлек тәрбияче белән сөйләшү уздырылган. Ләкин ул бу гамәлләренең сәбәпләрен аңлата алмаган. Үзен балалар белән эшләүнең катлаулылыгы һәм үзенчәлеге белән акларга гына тырышкан.
«Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әлеге хатынның Выселковский районында яшәве ачыкланды. Хәзерге вакытта аңа карата 3 баланың ата-анасыннан рәсми дәгъвалар бар. Педагогның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, балаларның сәламәтлеккә китерелгән зыян дәрәҗәсе исәпкә алыначак», – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Артем Коноваленко.
Сүз уңаеннан, шул ук вакытта тәрбияче әлегә үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга теләк белдермәгән, ә балалар бакчасы җитәкчелеге хезмәт законнарына таянып моны эшли алмавын әйтә.
«Тәрбияче эштән читләштерелгән, ләкин ул «больничный»да. Аны эштән чыгарырга безнең хакыбыз юк», – ди балалар бакчасы җитәкчелеге.