Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар театрлары бәйгесендә җиңгән спектакльне куючы: «Хәрби операция темасын күтәрдек»

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем&Кариев варислары» дип исемләнгән балалар-яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең XIV Төбәкара фестиваль-конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

news_top_970_100
Балалар театрлары бәйгесендә җиңгән спектакльне куючы: «Хәрби операция темасын күтәрдек»

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем&Кариев варислары» дип исемләнгән балалар-яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең XIV Төбәкара фестиваль-конкурсы үтте. Җиңүчеләр «Драма театры», «Музыка театры», «Курчак театры» номинацияләре буенча билгеләнде.

22-24 ноябрьдә жюри әгъзалары 3нче турга узган коллективларның чыгышларын карадылар, Гран-при иясен, лауреатларны билгеләделәр һәм баш режиссер катнашуында театр сәнгате төрләре буенча мастер-класслар үткәрделәр.

«Курчак театры» номинациясенең җиңүчеләрен билгеләү өчен, сәхнәгә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры актрисалары Сорокина Татьяна Львовна һәм Назипова Лилия Йоныс кызы чакырылды. Бүләкләр түбәндәге коллективларга бирелде:

1нче урын – Әтнә районының «Әкият иле» курчак театры;

2нче урын – Яшел Үзән районының «Дюймововчка» курчак театры;

3нче урын Арча районы «Кояшкай» курчак театры.

«Драма театры» номинациясе җиңүчеләрен Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Вафина Гөлназ Марсель кызы һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, режиссер-постановщик Гатауллин Элдар Хафиз улы бүләкләде. Ул катнашучыларга болай дип эндәште:

– Елдан-ел катнашучыларның саны арта бара. Без шуның кадәр күп видеолар карадык, алардан аерылу бик авыр иде, без параллель рәвештә үзебезнең театр эше белән мәшгуль булганда да, шушы видеоларны карап йөрдек. Сез шундый сәләтле, шундый «текә»! Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!

Әлеге номинациядә 3нче урын Азнакай районының «Тылсым» балалар халык театрына, 2нче урын Киров өлкәсе Үзән районының «Чудо творцы» театр студиясенә бирелде. Ә 1нче дәрәҗә дипломны Казан шәһәре С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараеның «Визит» балалар театры яулады.

«Музыка театры» номинация җиңүчеләрен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Әюпов Ренат Мирзахәсән улы үзе тәбрикләде. 3нче дәрәҗә диплом белән Яр Чаллы шәһәренең балалар театр сәнгате мәктәбенең «Чудо творцы» театр коллективы, 2нче дәрәҗә диплом белән Казан шәһәренең «Вдохновение» хосусый мәктәбе, 1нче дәрәҗә диплом белән Чистай районының «Экспромт» халык музыка драма театры бүләкләнде. Гран-при һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат Менделеевск шәһәренең Ашраф Ахунов исемендәге халык театры «Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениясенә бирелде.

Алар В.Железниковның «Чучело» повесте мотивлары буенча спектакль куйдылар. Әлеге спектакль хәрби операциягә, балалар арасындагы булган «буллинг» темаларына багышланган иде. Үз хис-кичерешәре белән спектакль режиссеры Стрелкова Гөлназ Фоат кызы бүлеште:

– Мин бик бәхетле, 2019 елны без беренче тапкыр гран-при ияләре булдык, ә бүген инде менә икенче тапкыр. 6нчы ел әлеге фестиваль-конкурста катнашабыз, 4 тапкыр җиңгәнебез бар. Бик зур рәхмәтебезне Әюпов Ринат Мирзахәсән улына, район башлыгы Беляев Радмир Илдар улына, безгә ярдәм иткән бөтен кешеләргә дә белдерәбез!

Вокал буенча режиссер Комарова Марина да әлеге спектакльгә үзеннән зур өлеш кертә. Бөтен вокал номерларын ул үзе әзерли, шул ук вакытта спектакль барышында балалар белән бергә катнашып, матур итеп җырлый. Ә балалар исә бөтен бию номерларын үзләре уйлап таба, куя, кабатлый. Моннан күренгәнчә, балалар бу эшкә бик җаваплы карый.

Әлеге спектакльнең премьерасы инде май аенда ук булган. Шунысы кызыклы: режиссерлар сүзе буенча, ул вакытта төп геройларны чыгарылыш сыйныф укучылары уйный торган булган, имтиханнар булу сәбәпле, алар бу конкурста катнашудан баш тарткан. Шулай итеп, җитәкчеләр 2 атна эчендә төп геройлар урынына яңа уйнаучылар табарга мәҗбүр булганнар. Менә бит, тиз арада тапканнар да, хәзер гран-при иясе дә булдылар.

«Гран-при акчасын нәрсәгә тотачаксыз» дигән сорауга бертавыштан «костюмнар алу өчен» дип җавап бирделәр.

Костюмнар мәсьәләсе бездә авырлыклар тудыра. Һәр яңа спектакльгә без образлар тудырабыз, киемнәр тектерәбез. Ә сәхнә киемнәре, билгеле булганча, кыйммәт тора. Мисал өчен, беренче гран-при откач, без күн итекләр алган идек, аның һәрберсе ул вакытта 4 мең тора иде, – диде Стрелкова Гөлназ Фоат кызы.

Марина Комарова да әлеге спектакльне кую идеясе турында сөйләп китте:

– «Буллинг» темасы – бүгенге көндә бик актуаль. Спектакльне куючылар арасында да моның белән очрашкан кешеләр бар. Шулай ук, озак вакыт өйдә генә укыган кыз да уйлап чыгарылган образ түгел, чыннан да төп геройның тормышында шундый вакыт аралыгы булган. Кешеләрнең игелек белән усаллыкны аера белүенә тәэсир итү өчен, әлеге темаларны алып, ачасы килде. Шулай ук, без «хәрби операция» темасын да күрсәтергә булдык. Уйнаучы балаларның да әтиләре, абыйлары, туганнары, танышлары хәзер анда. Шунысын әйтергә кирәк: әлеге спектакль, иң беренче чиратта, балаларга, тамашачыларга көч бирү максатыннан куелды.

Әлеге чарада булуымнан файдаланып, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Әюпов Ренат Мирзахәсән улына үземне һәм яшь драматургларны кызыксындырган сорауларны бирдем:

Драматургия өлкәсенә яңа гына аяк басучыларга сез нинди татар китапларын, әсәрләрен укырга киңәш итәсез?

– Мәхмүт Галәү һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен укырга тәкъдим итәм. Ни өчен дигәндә, алар үзләренең язу стилендә визуал белән дә эш итәләр, аларның тасвирлаулары шуның кадәр көчле. Без күбрәк проза әсәрләренә кызыгабыз, чөнки режиссерга автор тарафыннан бик күп тасвирлаулар, образлар бирелгән була. Режиссер исә рәхәтләнеп бу образларны куллана.

Сезнең карашыгызча, драма әсәре кызыклы булудан кала, ничек итеп язылырга тиеш?

– Беренчедән, темасы актуаль булырга тиеш. Әгәр дә тема актуаль булмаса, ничек кенә матур язсаң да, ничек кенә бизәсәң дә, кануннарга таянып язсаң да, ул барыбер кызыклы булмый.

Ә бүгенге көндә нинди темалар актуаль?

– Бүгенге көндә миһербанлык һәм мәхәббәт темалары актуаль, дип саныйм. Бу темалар беркайчан да искерми. «Мәхәббәт» диюем – киң мәгънәдә әйтелә: туган илгә, ата-анага, сөйгән ярга мәхәббәт. «Миһербанлык» темасына килгәндә, мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да ул бар. Йосыфта кешелек дөньясындагы иң мөһим сыйфат булганга күрә, ул туганнарын кичерә һәм бәхетле була ала. Миһербанлык һәм мәхәббәт булып, алар автор тудырган шартлар белән бергә үрелсә, көчле драма әсәре килеп чыгар иде.

Яшь драматурглар әсәр язганда нинди хаталарны еш җибәрәләр?

– Яшь драматургларның төп хатасы – аның бөтен геройларының да бертөсле сөйләшүе. Ә персонажлар, гомумән алганда, кешеләр, без төрлеләр. Безнең һәрберебезнең сөйләшү манерасы, эчке дөньябыз бар. Ә яшь драматурглар, үзләренең багажларына гына таянып, бөтен персонажларны да бертөрле итәләр. Мозаика тумый, шәхсилек юкка чыга. Мин аны режиссер буларак, «картонный диалог» яисә «картонный образ» дип тә йөртәм.

Икенче хата – канунарны белмәү. Драматургиянең кануннары бар, яшь драматурглар аларны сакламыйча, үз карашларын гына тәкъдим итәләр, нәтиҗәдә, үзләре ясаган сазлыкка кереп китәләр дә шунда баталар, югалалар. Алар пьесаны чуарлыйлар, автор фикере юкка чыга, пьеса мәгънәсезгә әйләнә. Драматургның фикере булганда гына ул каләмгә тотынырга тиеш, әгәр дә аның әйтер сүзе юк икән, ул моңа якын да килмәсен.

Хәзерге драматургия әсәрләрендә образларның бирелешләренә артык игътибар итмәскә дә, детальләрне төшереп калдырырга да була, боларны режиccер үзе уйлап бетерә, дигән фикер белән сез килешәсезме?

– Бу алым белән мин килешә алам. Әгәр дә авторның идеясе шулкадәр кызык, аның персонажларының сөйләшүе дә мавыктыргыч икән, аның геройлар турында «ул уңга бара, иелеп шуны ала, кабыза» дигән өстәмәләре, ягъни авторлар тарафыннан мондый «суфлерство»лар кирәкми. Әсәрнең мондый урыннарын режиссер, актерлар үзләре тутыра ала.

Әгәр дә режиссер сәхнәдә классик әсәрләрне тәкъдим итсә, ул автор тарафыннан язылган детальләргә игътибар итәргә тиешме?

– Әгәр дә сүз классика турында бара икән, режиссер, яшь яисә тәҗрибәле булуына карамастан, мондый тасвирлауларга игътибар итәргә тиеш, чөнки алар әсәрдә тудырылган шартлар белән бәйле. Шулай да, автор биргән тасвирлауларга гына таянып тулысынча эш итәргә дә кирәкми. Сценография белән шөгыльләнүчеләр, заман таләпләреннән чыгып, үзләренчә, интерьерны әзме-күпме үзгәртергә дә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100