
Лилия Хәйруллинаның «Улым» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырчы – 4 малай әнисе.
«Улым» җыры. Мондый җырлар башкару өчен, дүртенче улыбызны алып кайтырга кирәк булган. Элек минем репертуарда мондый җырлар юк иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Һәр бала туган саен, күңел нечкәрә һәм балага тагын да күбрәк мәхәббәт бирәсең кебек...» – дип яза җырчы.
Җырның сүзләрен Зөләйха Камалова, ә көен Азат Гыймадиев иҗат иткән.
Дүртенче баласы тугач, Лилия Хәйруллина «Бишек җыры»н да чыгарган иде.
«Улым минем – ай, кояшым, күгем,
Сагышлар бетә, син елмайсаң...
Улым минем – бөтен галәмчегем,
Бар да яхшы, әгәр дә син янда булсаң,
Сине бик яратам...»