
Алсу һәм Азат Фазлыевларның гаиләсенә кайгы килгән. Бу хакта Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Азатның бертуган апасының ире, Рафаэль җизни безнең арабыздан китте. Без өйләнешеп яши башлаганда, үз фатирында урын биреп, безгә күп тапкырлар ярдәм иткән искиткеч яхшы кеше иде. Рухы шат, тар кабере киң булсын!» – дип язган ул.