Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ахырзаман җиткәндер, коточкыч!» Булат-Елга авылында кар өстен кара кортлар баскан

news_top_970_100
«Ахырзаман җиткәндер, коточкыч!» Булат-Елга авылында кар өстен кара кортлар баскан

Мессенджерларда кар өстендәге кара кортлар төшергән видео таралды. «Мыж, карале! Интернетка сал әле. Нәмә микән, кар белән ява», – дип сөйләшә Башкортстанның Яңавыл районы Палаткино (Булат-Елга) – Пулат авылы апалары.

«Күренә, аяклары бар! Карда да, суыкта да өшемәсен әле! Ахырзаман җиткәндер, коточкыч! Кар өстендә – бөҗәкләр. Кар өсте бөҗәкләр белән тулы. Коточкыч, коточкыч! Каян килә алар? Һавадан төшә алар. Зурайтып карасаң, аяклары, мыеклары бар. Бу кар белән яуган. Сикерә! Үзебезгә сикереп кермәсен!» – дип сөйләшә апалар.

Бу – снежная (глетчерная) блоха, татарчасы – кар борчасы. Кешеләргә дә, хайваннарга да зыяны юк.

1,5-2,5 мм озынлыкта. Әмма аларның борчаларга бернинди катнашы юк, бары тик сикерә алган өчен генә аларны «борча» дип атаганнар. Алар «ногохвостки» – койрыгаяклылар семьялыгыннан, бөҗәкләр семьялыгына да керми.

Кар борчасы бик түбән температураларда яши. Көн катырса – ката һәм, җебеткәч, яңадан яшәп китә. Кар өстендәге ылыс тузаны, үлән кисәкләре белән туклана. Кар борчасының үзенчәлеге шунда – аның тәнендә антифризга охшаш матдә җитештерелә һәм минуслы температурада да яши ала. Йомыркаларын да кар өстенә сала. Көннәр җылытып, температура плюска киткәч, җир астына кереп китә.

Билгеле, бу бөҗәкләр һавадан яумаган. Алар элек тә булган, әмма быел кисәк артып киткәннәр. Мондый хәл булгалап тора – табигатьтә, дулкын-дулкын булып, кайбер үсемлекләрнең, җан ияләренең кисәк артуы күзәтелгәли. Мәсәлән, былтыр Татарстанның көньяк зонасында парсыз ефәк күбәләге кисәк артып киткән иде. Мөгаен, табигать шартлары оптималь булу сәбәпле, нәкъ менә быел, нәкъ шушы төбәктә кар борчалары күбәеп киткән.

Күптән түгел НСН эфирында энтомолог, МГУ биофагы фәнни хезмәткәре Вадим Марьинский: «Аларны күргәч, сөенергә кирәк, әмма өйгә алып кайтырга кирәкми», – дигән фикер әйтте. Өйгә алып кайткан очракта да, ул анда яши алмый, чөнки аңа салкын һава кирәк, аннары өйдә аңа ашарга да юк. Ул тешли яки башкача зыян китерә алмый – чөнки моңа җайланмаган. Ә инде ни өчен сөенергә кирәк, дигән сорауга энтомолог «димәк, бу урын экологик яктан чиста, анда бу җан ияләре яши ала» дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100