Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл буйлап сөйрәп йөргән, башын яньчеп бетергән». Яшь хатын мәетен авылдашлары тапкан

news_top_970_100
«Авыл буйлап сөйрәп йөргән, башын яньчеп бетергән». Яшь хатын мәетен авылдашлары тапкан
Фото: https://altai.sledcom.ru

Алтайда бер ир-ат бергә яшәүче хатынны авыл буйлап сөйрәп йөргән, аннары таш белән кыйнаган. Хатынның мәетен ташландык урында тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 майга каршы төндә Улаган авылында 25 яшьлек хатын-кызны вәхшиләрчә үтерәләр. Аның башы яньчелеп беткән. Җинаятьтә мәрхүмә белән яши торган ир-ат гаепле дип шикләнәләр.

Фаҗига булган кичтә ир белән хатын кафега бара, аннары талаша башлыйлар. Ир-ат хатынын башка иргә көнли, ярсый.

«Хәмер эчеп утыргач, ир-ат хатынны урамга алып чыгып кыйный», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, кафе хезмәткәрләре дә, кафега килүчеләр дә берни дә күрми.

«Ир белән хатын утырып тора, аннары чыгып китә, кая киткәннәр – беркемгә кызык түгел», – ди авыл халкы.

Кафедан чыккач, ир хатынны вәхшиләрчә кыйный, башына һәм гәүдәсенә таш белән суга, аннары урам буйлап сөйрәп, ташландык урынга таба алып китә. Урамда аларны беркем күрмәү, туктатмау, тавышларны беркем ишетмәү сәер. Әллә кысылырга теләмәгәннәрме…

Ир-ат бушлыкта хатынны кыйнавын дәвам итә, аннары хатын үлгәч, мәетне калдырып, качып китә.

«Ул аны аягыннан сөйрәп баргандыр. Таш белән кимендә 10 тапкыр бәргән – аның башы (бите белән яңаклары да) яньчелеп беткән», – дигән сайт чыганагы.

Хатын мәетен иртән биредә яшәүчеләр таба. Ул урамда кан таплары, сөйрәлеп барган эзләр күрә. Эзләр ташландык урынга алып килә. Мәетне тапкан ир-ат полициягә шалтырата.

Авыл халкы бу кешеләрнең юньләп беркайда эшләмәвен, салгаларга яратуын әйтә. Хөкем ителмәгәннәр, балалары да юк.

«Эчтеләр инде, тик бик каты эчүчеләр дип булмый», – диләр.

Үтерүдә шикләнелүче 26 яшьлек ир-атны сак астына алганнар, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 май 2024
    Исемсез
    Битатафлар😡😡😡
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100