
Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Аларны шәһәр кызларын авылга җыеп сыер саудырган, абзар җыештыру туры үткәргән блогерның шәхси тормышы кызыксындыра.
«Сезгә ничә яшь? Мөнәсәбәтләрегез булдымы?» – дип сорау юллаганнар.
«Миңа 26 яшь була. Әйе, 2 тапкыр мөнәсәбәтләр булды, икесендә дә үзем аерылышырга тәкъдим иттем. Һәм 2 очракта да аннары үкендем», – дип җавап язган ул.
Димәк, хәзерге вакытта яшь блогерның йөрәге буш...