Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Бездә – зур бәйрәм»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Бездә – зур бәйрәм»
Фото социаль челтәрдән алынды

Юмор остасы Җәвит Шакиров гаиләсендә гадәттә «кычкырып сөйләнми торган» вакыйга булган. Аның 7 яшьлек оныгы Сәидне сөннәткә утыртканнар. Җәвит Шакиров сүзләренчә, бу эш Сәиднең үз теләге белән эшләнгән.

«Бездә – зур бәйрәм. Бу шигырь дә шул хөрмәткә язылды! Бәхетле булсыннар балалар, оныклар!» – дип язды артист социаль челтәрләрдә.

Сөннәт бәйрәме

Хәзер дә бар микән алар,

Сөннәтче әби-бабайлар?

Исемен ишетүгә, куркып,

Кача идек малай-шалайлар.

Үземне дә эзләп табып кына

Утыртканнар иде сөннәткә.

Атна-ун көн өйдән чыгалмый,

Йөргән идем озын күлмәктә.

Бүген җиде яшьлек оныкны

Утыртканнар сөннәткә.

Туганнар, дуслар җыелдык,

Шушы олы хөрмәткә.

Мөселман булам, дип, табибка

Үзе алып бардырган.

Онык та, нәкь әтисе кебек,

Велосипед алдырган.

Балалар хәзер «бабачы»дан

Безнең кебек качмыйлар.

Чөнки бу эшне больниста,

Оста итеп, авырттырмый,

Наркоз белән ясыйлар.

Хәтерләмим минем үземне

Наркоз биреп йоклатканнарын.

Сизеп яттым, пәке тидерүгә,

Урын-җиргә каннар акканын.

Анализ да биреп тормадык,

Кем тикшереп торган канын да?

Сөннәтчедән дә акыллысы

Булмагандыр инде авылда?

Перчаткасын киеп тормаган,

Кулын юса ярый әйбәтләп?

Бер пәкесе белән малайларны

Йөргән авыл саен сөннәтләп.

Чуртым булсынмы, дигәндер,

Бу авыл баласына!

Имән кайрысы чүбе сипкәннәр,

Эш беткәч, ярасына.

Ятасың – өстең ачык, шәп-шәрә,

Кипкән иренне ялап.

Кайчан төзәлер икән, дип,

Көнен, сәгатен санап.

Урамда уйнаган дусларның

Тавышы ишетелә.

Чык әйдә, өйдә ятма, дип,

Алары ирештерә.

Хәл белергә, бүләк тотып,

Якын күршеләр керә.

Әти котлап алган сәпитне

Тизрәк күрәсе килә.

Нинди адымга барганны

Ул чакта белмәгәнмен.

Егетлегем белән зур бер

Батырлык эшләгәнмен.

Сөннәтле булу – хөрмәтле

Дигән сүз дә.

Чисталык билгесе, дип тә

Әйтәләр аны бездә…

Хәзер бала тугач та,

Сөннәткә утырталар.

Кайтышлый, мәчеткә кереп,

Исем дә куштыралар.

Мөселман икәнлегенә

Мөһер дә суктыралар.

Минемчә, бу – бик кирәкле,

Иң җаваплы, изге эш.

Бала үзенең кем икәнен

Белеп үсәргә тиеш…

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2025
    Исемсез
    БИК саваплы да изге дэ эш эшлэгэнсез!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100