Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисе өчен фаҗига»: Чит илдә ял итеп кайткач, башкалада 12 яшьлек малай үлгән

news_top_970_100

Мәскәүдә яшәүче үсмер әти-әнисе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайткач, кисәк кенә вафат булган. Үлемнең якынча сәбәбе – азык белән агулану. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Башкалада яшәүче гаилә өчен Гарәп Әмирлекләренә барып кайту фаҗигагә әверелгән. Ялның соңгы көнендә 12 яшьлек үсмер биредәге азык-төлек белән агулана, аннары Мәскәүгә кайтуга үлә.

26 мартта гаилә кунакханәдәге ресторанга бара. Һәркем үзенә ошаган ризыкны ала. Малай сарык итеннән шашлык, сөтле коктейль сайлый.

Чәршәмбе көнне иртән гаилә аэропортка китә, самолет көткәндә, тавык һәм сыер итеннән ясалган бургерлар капкалыйлар. Самолет салонында баланың хәле китә. Ул берничә тапкыр коса, температурасы күтәрелә.

Мәскәүгә кайтуга, алар фатирга «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Табиблар килгәндә, бала сулыш алмый инде. Хастаханәгә алып барышлый ул үлә.

Хәзерге вакытта үлемнең төп сәбәбе – азык-төлек белән агулану нәтиҗәсендә үпкәләр шешү, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100