Халык медицинасында ат мае аерым урын алып тора. Аны куллану кайбер культуралар өчен шактый сәер булса да, Урта Азия, Монголия һәм Себердә ул сәламәтлек, матурлык өлкәсендә һәм аш-су әзерләүдә гасырлар буенча универсаль чара буларак кулланыла. Ат маеның нинди файдасы бар, һәм хәзерге заманда ул игътибарга лаекмы?
Тарихы
Ат маен борын-борыннан Евразиянең күчмә халыклары киң кулланган. Аны ат чалгач алалар. Монгол һәм казах традицион медицинасында ат маен өшегәндә, яраланганда, буыннар авыртканда, шулай ук иммунитетны ныгыту өчен файдаланганнар. Бүген, табигый продуктларга кызыксыну арта барганда, ат мае кабат игътибарны җәлеп итә, тик хәзер – кремнар, мазьлар һәм БАДлар рәвешендә.
Составы: табигый «эликсир»
Ат маеның файдасы аның уникаль составына бәйле:
– Омега-3 һәм Омега-6 – туендырылмаган май кислоталары, алар ялкынсынуны киметә һәм йөрәкне саклый.
– А һәм Е витаминнары – бик көчле антиоксидантлар, алар тән тиресе яңару һәм ирекле радикаллардан саклау өчен җаваплы.
– Линол кислотасы – тукымаларны төзәтә һәм тирене ныгыта.
– Югары температурада эрүе – май үз структурасын озак саклый, һәм бу – аны бальзам, мазьлар ясау өчен идеаль нигез итә.
Медицинада һәм косметологиядә куллану
Артрит, ревматизм һәм каймыгу, тартылулар булганда, ат мае мазь буларак бик еш кулланыла. Аның җылыту үзлеге кан әйләнешен яхшырта, авыртуны һәм шешенүне киметә. Ютәлләгәндә, халык практикасында эретелгән ат маен, каз мае кебек үк, күкрәк читлегенә сөртәләр.
Тән тиресен тәрбияләү
Витаминнары һәм май кислоталары ярдәмендә ат мае коры тирене яхшы тукландыра, тире купшаклаганнан һәм өшегәннән булыша. Монголиядә исә аны, салкын кыштан соң бит һәм кул тиресен йомшарта торган битлекләр ясау өчен, сөт ризыклары белән бергә кушалар.
Иммунитет һәм ашкайнату
Шулай ук ат маен шулпага һәм дәвалый торган кушылмаларга өстәп тә кулланалар. Ул авырулардан соң организмны ныгыта, дип санала, шулай да бу – фәнни яктан җитәрлек дәрәҗәдә расланмаган.
Каршы күрсәтмәләр
Табигый булса да, ат мае бөтен кешегә дә туры килми.
– Хайван майларын аллергиясе булган кешеләргә ярамый.
– Ачык яраларга яки үлекле ялкынсынуларга сөрткәндә, май элпә барлыкка китерә, һәм яра озаграк төзәлергә мөмкин.
– Ат маен эчкә кабул иткәндә симерү яки липидлар алмашы бозылырга мөмкин.
Ат маен кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк, хроник авырулар булганда – бигрәк тә. Әлеге язма таныштыру максатыннан язылды. Үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәгез.