Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстәгъфирулла! Башкортстанда Ыгышма күле тагын югалган

news_top_970_100
Әстәгъфирулла! Башкортстанда Ыгышма күле тагын югалган
Фото:«Шульган-Таш», Vk, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда Ыгышма күле кабат бушап калган. «ВКонтакте»да «Шүлгән-Таш» сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, соңгы 100 елда күл инде 5 тапкыр – 1921, 1975, 2021 һәм 2022 елларда югалган булган. Тик аннары су кабат барлыкка килгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Кайчандыр, су киткәч, күл төбендә каен белән тал үсеп чыккан. Аннары күлгә кабат су тулган, агачлар туфрак белән бергә өскә күтәрелгән. Алар җил уңаена акрын гына йөзеп йөри башлаган (башкортча «ығышып»). Күл исеме шуннан килеп чыккан», – диелә хәбәрдә.

Ыгышма һәм аның янындагы Йылкысыккан, Олокуль, Заросшее күлләре Агыйделнең уң як кушылдыгы – Шүлгән елгасы бассейнының урта өлешендә карст чоңгылларында барлыкка килгән. Ыгышма суы нәкъ менә Шүлгән елгасына киткән.

«Ыгышма төбен каплап торучы бөкене карст сулары астан да тотып тора. Су асты сулары биеклеге экстремаль кимегәндә, бөке күл суы басымына чыдый алмый һәм ачыла, шулай итеп, су карст каналларына китеп бара», – дип аңлаткан тыюлык хезмәткәре.

Аның сүзләренчә, Ыгышма күле, һичшиксез, алдагы очраклардагы кебек үк, тулачак. Тик кайчан икәнен әйтү кыен. Барысы да һава торышына һәм явым-төшемнәргә бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100