Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Асфальт бүлешкәннәр». Казанда машина йөртүчеләр парковка өчен сугышкан – видео

news_top_970_100
«Асфальт бүлешкәннәр». Казанда машина йөртүчеләр парковка өчен сугышкан – видео
видеодан скриншот

Казанның Идел буе районындагы йортларның берсе янында 2 ир-ат «асфальт бүлешә алмаган» һәм сугышканнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты. Анда бер ир-ат парковкага килеп туктый. Моңа кадәр биредә туктап торган ир-ат машинасыннан чыга, яңа килеп туктаган ир-ат янына барып килә. Аннары алар тарткалаша башлый.

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белешмәсе буенча, әлеге очрак Павлюхин урамында булган.

Сугыш чыгарган 43 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Ул – Казан кешесе. Аңа карата «вак хулиганлык» маддәсе буенча протокол төзегәннәр.

Зыян күрүче ир-ат машинасын механик зыян китерү турында гариза язган.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100