Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әрмән түгел, татар мин»не җырлаучы Венер Сәлимов хәзер нәрсә белән шөгыльләнә?

news_top_970_100
«Әрмән түгел, татар мин»не җырлаучы Венер Сәлимов хәзер нәрсә белән шөгыльләнә?
социаль челтәрләр

«Әрмән түгел, татар мин» дип җырлап йөрүче, моннан 10 еллар элек шактый популяр булган Венер Сәлимов соңгы вакытта эстрадада бөтенләй күренми башлады. Җырчы бер әңгәмәсендә үзенең Питрәч районы Шигали авылы җирлеге башлыгы булып эшләвен сөйләгән иде. Инде җырчы бизнес өлкәсенә дә кереп киткән икән. Шуңа да карамастан, артист үзенең иҗади эшчәнлеген дә ташлап бетермәгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән.

«Әрмән түгел, татар мин», – дип сузып сәламләгән ул үзенең язылучыларын. Директына күпләп килә торган: «Син хәзер кайда?» – дигән сорауга да җавап биргән.

«Дуслар, мин элеккечә үк банкетлар алып барам, җырлыйм, концертларда катнашам. Һәм инде тагын бер эшем – ул да булса, авыл хуҗалыгы техникасы сату. Яңа Шигалидән ерак китмәдем.

Кем белгән, бәлки, якын киләчәктә авыл хуҗалыгы турында җыр да булыр», – дип сөйли Венер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100