
Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова еш кына авылга әбисенең хәлен белергә кайта. Гөлсинә Зәки кызы татар эстрадасын күзәтеп бара һәм оныгының күлмәкләренә, гамәлләренә дә бәя биреп тора. Гөлназ алар белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешеп тора. Бу юлы оныгы әбисен социаль челтәрдә таралган «норм/стрём» трендында катнаштырган.
– Кино-сериаллар карау?
– Норм.
– Бик күп итеп эшләү?
– Стрём. Эш эшләү рәхәтме әллә ул? Эшләп туйган.
– Чит илгә ял итәргә бару?
– Стрём. Казанда да бик матур урыннар бар.
– Купальниктан фотога төшү?
– Стрём. Иң әшәке эш. Бөтен тәнеңне дөньяга күрсәтмиләр инде.
– 10га кадәр йоклау? Төнге 12дә генә бик каты арып кайтам.
– Стрем, нинди норм булсын. 12дә кайтсаң, 6да йокы туя.
– Күп итеп ашау?
– Анысы да зыянлы. Күп итеп ашарга кушмыйлар. Аз итеп, тәмле итеп ашарга кирәк.
– Ашарга пешерә белмәү?
– Стрём. Нинди ашарга пешерә белмәгән хатын була?
– Ирең белән аерылышу?
– Стрём инде. Анысы кабәхәтлек, Аллаһ сакласын!
– Төнлә мунча керү?
– Стрём. Кичке 10га кадәр керергә ярый, 12дә ярамый инде.
– Иртәнге сәгать 6да тору?
– Норм инде, ай, җүләр, нинди норм булмаган?
– Ә Казанга кунакка бару?
– Кәефем булса барам. Кәефем булмаса – стрём.
– Ә иренне күпертү?
– Стрём, әлбәттә, инфекция кертеп. Бер дә матур түгел, дуңгыз борыны кебек.
– Рәхмәт, әби!
«Иң шәп видео. Татар әбисеннән дөрес бәяләмә», «Тренд ябыла, моннан да «текә»рәк һәм яхшырак видео булмаячак», «Шундый «текә» әби», «Әй яратам инде безнең татар әбиләрен. Аларда бөтен матурлык, зирәклек, тыйнаклык бергә кушыла», – дип комментарийлар калдырган видеоны караучылар.