
«Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова һәм баянчы, җырчы Алмаз Юнысовларның зур сөенече бар. Алар икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирешкән.
Айгөл белән Алмаз, үзләре кебек үк талантлы, җыр-моңга гашыйк бер егет үстерәләр инде. Айвазга хәзер 9 яшь. Бүген Юнысовлар гаиләсендә 4050 кг авырлыктагы, тупырдап торган тагын бер ир бала дөньяга аваз салган. Видеолардан күренгәнчә, Алмаз Юнысов, бәби тапканда, Айгөлнең янәшәсендә булган.
Куанычы белән Алмаз сторисларында уртаклашты. «31.03.2025. Аллаһка мең шөкер. Әннәсе – героиня! Котлауларыгыз, теләкләрегез өчен барчагызга да зур рәхмәтләремне белдерәм», – дип язды ул социаль челтәрләрдә.