Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре күршегә булышкан арада абыйсы энесенә мылтыктан аткан

news_top_970_100

Ростов өлкәсендәге бер авылда 1нче сыйныфта укучы малай энесенә мылтыктан аткан. 5 яшьлек сабый абыйсы белән уйнаган чакта яраланган. Аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига булган көнне 3 балалы хатын күршеләренә керә. Авыл халкы сүзләренчә, Елена берничә ел элек тол калган. Аның ире авырып үлгән. Шуннан соң күп балалы хатынның тормышы кыенлаша. Ул күбрәк эшләргә мәҗбүр була, 2 улын һәм кызын да үстерәсе бар.

Балалар белән гадәттән тыш хәл булган көнне ул күршеләргә бакчада эшләргә кереп китә. Малайлар күз алдында булсын, күрше балалары белән уйнасын өчен, аларны да үзе белән ала.

Өлкәннәр түтәлләр белән маташкан арада, бала-чага ишегалдында уйный. Шул арада алар сарайга керә, актарына торгач, пневматик мылтык табып алалар. 1нче сыйныфта укучы малай мылтыкны ала да курокка басып җибәрә. Мылтык корылган булып чыга, ул ата, бер ядрә 5 яшьлек малайның кулына эләгә.

Малайлар кычкырыша башлый – берсе куркудан, икенчесе авыртудан. Тавышка өлкәннәр килә. Алар «ашыгыч ярдәм» чакыра, полиция дә килә.

Яраланган малайны Таганрогка хастаханәгә илтәләр. Аның уң кул чугы ачык сынган, эчтә чит предмет табылган. Табиблар ядрәне алган, хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый.

«Абыйлы-энеле туганнар – яхшы малайлар, гел бергә йөриләр. Аларны игезәкләр дип тә әйтәләр. Менә шундый кушамат. Бөтен балалар кебек инде – тиктормаслар. Хәзер җәйге каникул, елга, комлык вакыты җитә. Бу очрак барыбызга да балаларны карап торырга кирәклеген искә төшерде», – ди авылдашлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100