Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, мине көт, үлмә...»

news_top_970_100
«Әни, мине көт, үлмә...»
Фото: © leninogorsk-rt.ru

«5 кыз янында – бердәнбер ул»

«Әни! Мин ярты елга эш буенча командировкага китәм. Борчылма, мин шалтыратырмын. Үзеңне сакла, дарулар эчәргә онытма. Мине көт, үлмә», – дип саубуллашкан Нина Егоровна белән улы Николай. Әнисен борчырга теләмичә, дөресен яшерә: чынлыкта ул махсус хәрби операциягә китә.

Николай Яковлев 1977 елның 28 июнендә Самара өлкәсенең Усакла авылында туган. Ул – үзеннән берничә минутка алданрак дөньяга килгән игезәкнең икенче сыңары.

Ул вакытта Яковлевларның күп балалы гаиләсендә Наталья, Светлана, игезәкләр Валя һәм Надя булган. Бала тудыру йортыннан тагын бер кыз Оля һәм озак көтелгән бердәнбер малай Коляны алып кайталар.

Авылда зур хуҗалык булуга карамастан, аларның әти-әниләре һәр балага игътибар бирергә тырышкан. Малайның әтисенә охшыйсы килә. Әтисе – көчле, нык, батыр кеше, ул хатынын һәм балаларын бик яраткан, берүзе зур гаилә өчен иркен йорт төзегән. Коля авыл мәктәбен тәмамлый, Лениногорскига күчә һәм 14нче СПТУда ташчы белгечлеге ала.

1995 елдан 1997 елга кадәр Оренбург өлкәсендә артиллерия бригадасында хезмәт итә. 2 ел дәвамында яшь разведчик хәрби часть полигонында хәрби әзерлек үтә: дошман техникасын туктату өчен фугасларны шартлатырга, снайпер винтовкаларыннан атарга, һөҗүмнәр ясарга өйрәнә.

«Яңа хәрби Николай Яковлев югары дәрәҗәдәге әзерлек, дисциплиналылык һәм профессионализм күрсәтте. Ул командада эшләү, оператив шартларда тиз карарлар кабул итү һәм үзара ярдәм күрсәтү осталыгын күрсәтте», – ди рапортында хәрби часть командиры. Бу характеристика хәзер дә сугышчының шәхси эшендә саклана.

1995 елдан 1997 елга кадәр Николай Оренбург өлкәсендә артиллерия бригадасында хезмәт итә.

Фото: © leninogorsk-rt.ru

«Мин гаиләмне, балаларымны, апаларымны, әниемне якларга тиеш»

Армиядән соң Николай сөйгәнен очрата, алар Гөлназ белән рәсми рәвештә никахларын теркәп, бергә яши башлыйлар. 2003 елда гаиләдә улы Артем, 2008 елда кызы Ангелина туа, тагын 10 елдан соң, кече улы Тимур дөньяга килә.

Гаилә Лениногорск районының Яңа Чыршылы бистәсендә яши. Николай ташчы булып эшли, балачактан ук эшкә нык, бернинди эштән дә курыкмаган.

Махсус хәрби операция башлангач, Николайның шунда китәсе килә. Бары әнисенең олы яшьтә булуы гына аны туктатып торган. Әтиләре 4 ел элек вафат була, 83 яшьтәге әниләре ялгызы яши. Ул зур йортта тора һәм һәрвакыт балаларын сагына. Аларның хәзер инде һәркайсының үз гаиләләсе, балалары һәм кайберләренең оныклары да бар.

Николай озак уйланганнан соң, әнисенә 5 апасы ярдәм итәчәгенә ышана һәм алгы сызыкка китәргә, якташлары янында сугышырга карар кыла.

Коля туганнарына: «Мин фронтка барырга булдым. Ничек инде ни өчен? Ә дошман монда, безнең җиргә килсә? Мин гаиләмне, балаларымны, апаларымны, әниемне якларга тиеш. Әгәр дә әтием исән булса, ул мине аңлар иде, ә яшь булса, ул үзе дә барыр иде», – ди.

Фото: © leninogorsk-rt.ru

«Мин Коляны махсус хәрби операциягә бару уеннан кире кайтарырга тырыштым»

2023 елның 19 октябрендә Николай Россия Саклану министрлыгы белән 1 елга контракт төзи. Лениногорск хәрби комиссариатыннан китә. Кайвакыт ул әнисенә, бик якын булган игезәк апасына шалтырата.

«Мин Коляны бу карарыннан баш тарттырырга теләдем, аның өчен борчылдым. Ул катлаулы операция кичерде, башына титан пластинкалар куйдылар, аның башы авырта иде. Ләкин ул үз сүзендә нык торды. Шуңа да карамастан, «Мин бармасам, кем бара?» диде ул», – дигән игезәк сыңары Ольга «Лениногорск хәбәрләре»нә.

14 ноябрьдә, хәрби биремне үтәгәндә, Николай хезмәт иткән мотоукчылар бертуктаусыз атып торган ут астына эләгә. Артиллерия уты аркасында Николай тирән яралар ала.

«78568нче хәрби частьнең мотоукчылар батальоны мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге укчысы рядовой Яковлев Николай Викторович Донецк Халык Республикасы Покров районы Красногоровка шәһәрендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була», – дип язылган һәлак булу турында рәсми документта. Ул, хөрмәт белә,н туып үскән авылында җирләнә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен, Николай Яковлевка «Батырлык» ордены бирү турында боерык имзалады.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булганчы дәвам итәчәген белдерә.

«Татар-информ» журналисты Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100