Сеңлем белән мине әни ялгызы тәрбияләде. Минем әти әнинең авырлы икәнен белүгә үк табан ялтыраткан. Әни дә горур булган инде, аңа ялынып, алимент сорап түбәнсенеп йөрмәгән. Ул вакытта әле әби-бабам исән-сау, чагыштырмача яшь иделәр, алар әни белән безгә булдыра алганчы ярдәм итте.
Миңа биш яшь булганда, әни кияүгә чыкты. Үги әти миңа бик яхшы мөнәсәбәттә булды, әнине өзелеп яратты. Кечкенә сеңлем туды, барысы да яхшы иде. Тик, күрәсең, бездә ниндидер каргыш бар ахры. Сеңлемә өч яшь тулгач, үги әтием вафат булды, ә сеңлем әтисен юньләп хәтерләми дә. Шуннан бирле әни безне кайгыртуны тулысынча үз өстенә алды, җигелеп эшләде дә, эшләде.
Әни барысына да җитеште, өстәвенә аның әти-әнисе дә, үги әтиемнең әти-әнисе дә безгә гел булышып торды. Әни яхшы гына карьера төзеде. Аңа кичләрен подъезд идәннәре юарга, икешәр эштә эшләргә туры килмәде. Аның хезмәт хакы өчебезгә дә җитте, шөкер.
Еллар узды, без сеңлем белән үсеп буй җиттек инде. Сеңлем дә ел ярым элек әни яныннан күченде. Хәзер әни берүзе генә яши, ниһаять, аның да үз рәхәте өчен яшәү, акчасын сеңлем белән миңа түгел, ә үзенә генә тоту мөмкинлеге барлыкка килде. Һәрхәлдә, без шулай уйладык инде, тик ярты ел чамасы элек сеңлем бик серле итеп әниең бер ир-ат белән танышканын әйтте. Без, ахмаклар, башта ниһаять, әни хатын-кыз бәхете татый алачак, дип сөендек. Чөнки үги әти вафат булганнан соң, артыннан йөрүчеләр булса да, әни бер ир-атка да борылып карамады.
Тик шатланыр урын булмаган икән: әнинең очрашып йөргән ир-аты үзеннән 15 яшькә кечерәк булып чыкты! Әлбәттә, әни безнең өчен иң яхшысы, иң чибәре, иң уңганы, иң шәбе һәм иң яратканы. Тик ничек кенә булса да, ул иллегә якынлашып килә. Япь-яшь егеткә ни өчен илле яшьлек хатын-кыз кирәк дигән сорау борчый. Бу чын альфонс бит инде.
Без аның белән танышкач, ул сеңлемнән дә, миннән дә кайда эшләвебез, ирләребезнең кем булуы, күпме акча эшләвебез белән кызыксына башлады. Ә үзенең бик шәп эшмәкәр булуын, башында мең дә бер идея кайнавын, тик шуларның барысын да тормышка ашыру өчен бераз акчасы җитеп бетмәвен сөйләде. Кыскасы, бу «эшмәкәр» белән барысы да көн кебек ачык, ләкин әни безне ишетергә дә теләми. Ул чынлап гашыйк булган. Ул әлбәттә беркатлы кыз бала түгел әлбәттә, тик әле маразмга һәм картлык деменциясенә дә ерак. Тик хәзер майтарылган хәлләр мине нык куркыта…
Беркөнне сеңлем белән әни янына кунакка бардык. Ул әйткән яңалыклардан авып китә яздык. Баксаң, ул теге егет белән законлы өйләнешергә җыена икән. Нәрсә өчен? Мәхәббәтләре шундый көчле икән инде, ярар, очрашсыннар, бергә яшәсеннәр ди, тик нигә ЗАГСка барырга кирәк соң? Ә иң мөһиме һәм иң куркынычы никах теркәгәннән соң ул «иренең» фатирында яшәргә, ә үз фатирын сатарга җыена. Кергән акчаны яраткан иренә бизнесын үстерү өчен туй бүләге итеп тапшырмакчы була.
Без нәрсә эшләргә дә белмибез инде, әни беркемне дә тыңларга да, ишетергә дә теләми. Аның альфонс тозагына эләгүе, фатирсыз да, акчасыз да калачагы көн кебек ачык бит.