Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенеч

news_top_970_100
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенеч
Фото социаль челтәрдән алынды

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – аларның уллары Алимга 1 яшь тулган.

«Алимның беренче туган көне! Бәйрәмең белән, улым! Вакыт ничек тиз үтә. Син үзең әле кечкенә, шул ук вакытта зур, инде күп нәрсәләр эшли беләсең.

Бала әле кечкенә чакта ләззәт алырга кирәк икәнлеген үзең әти-әни булгач кына аңлыйсың. Барысы да вакытлыча – йокысыз төннәр дә, теш чыгулар да, сабыйны ашатканнан соң аш бүлмәсендәге тәртипсезлек тә, көнгә 20 ыштан юулар да. Барысы да вакытлыча. Үскәнен сизми дә калырбыз.

Син безнең улыбыз булуың белән чиксез бәхетлебез. Улым, без сине бик яратабыз! Сәламәт, бәхетле бул! Ак юллар сиңа!» – дип яза Алия социаль челтәрләрдә.

Төхвәтуллиннар, Ришатның гастрольләре Башкортстанда булу сәбәпле, Алимның туган көнен Карамалы-Гобәйдә бәйрәм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100