Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Даутова: «Оят... Сәхнәдән кереп китәсем килә башлады...»

news_top_970_100
Алинә Даутова: «Оят... Сәхнәдән кереп китәсем килә башлады...»

Филармониядә Флера Сөләйманова истәлегенә уздырылган концертта җырчы Алинә Даутова оятка калган. Бу хакта ул сторисларында яза.

«Иң беренче итеп «Сибелә чәчем»не җырладым. Икенче җыр белән беренче җыр арасында мин, гадәттә, тамашачылар белән исәнләшеп, матур сүзләр әйтә торган идем. Беренче җырдан соң сүз әйтергә торганда, алып баручы минем «Бәхетем тукталышы» җырын игълан итә. Беләсезме, шул мизгелдә мин томан эчендә калдым. Җырның сүзләрен онытып бетердем. Шундый оят булды бу… Беркайчан да җыр сүзләрен онытканым юк иде. Минем, хәтта, сәхнәдән кереп китәсем килә башлады. Сүз әйтәсе булмаганлыктан, мин җыр сүзләрен оныттым. Башымнан алып аттылармыни. Кәефем бик нык төште, оят булды тамашачым алдында.

Бу ситуация белән нәрсә әйтәсем килә: фигуристлар да егыла, гел барысы да җай гына бармый. Димәк, мин нәрсәнедер сорап, карап бетермәгәнмен. Кешегә ышануым, беркатлы, гади булуым, бәлки, комачаулыйдыр.

Зәйнәб апа да шокта калды. «Ни булды сиңа, Алинә?» – ди. Тамашачы белән исәнләшә алмау барысын да оныттырды.

«Фонограммага җырламагансың бит, борчылма», – дип язалар. Авырсам да, температурам булса да, гел үзем җырлыйм. Фонограммага җырлый да белмим.

Тормышта төрле хәлләр була. Бер вакыйга да болай гына булмый. Бер авырту да болай гына бирелми. Димәк, алда яхшы борылыш көтә», – дип язган ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 март 2024
    Исемсез
    ботен колхуз хэзер иреннэрен кабарта башлады, мода икэн шундый, ирен купертергэ колхузчылар арасында.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100