Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәчесенең үлемен авыр кичерә: «Берничек тә ярдәм итә алмау бик кыен»

news_top_970_100
Айгөл Бариева мәчесенең үлемен авыр кичерә: «Берничек тә ярдәм итә алмау бик кыен»
Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә күңелсез хәл булган. Гаиләнең яраткан дүрт аяклы дусты – Персик кушаматлы песи үлгән.

Җырчы аны хастаханәгә дә алып барган. Песигә инсульт диагнозы куйганнар. «Аның җәфалануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау бик авыр. Персикның арткы аяклары йөрми башлады. Аңа 16 яшь, кеше яшенә әйләндерсәң, якынча 80 яшь була. Кызганыч, Персигыбыз үлде», – дип язган ул телеграм-каналында.

«Иртәнге намазга уяндым, ә өйдә бушлык. Кайсыдыр почмактан минем йолдызым йөгереп чыгар кебек», – дип сагышлана җырчы.

Алар Персикны Мәскәү районы базарыннан алганнар. Айгөл сатучыдан түгәрәк йөзле песи баласы сораган. Сатучы песи балалары белән тулы тартманың төбеннән алган йомшаккайны җырчыга тоттырган. «Ул йоклаган иде. Сеңелләре, энеләре аның өстенә басып кычкыралар, ә аның исе дә китми. Быел аңа 17 яшь тулган булыр иде. Бу фотоны Линарым төшерде. Хәзер алар бергә», – ди җырчы.

Җырчы бу югалтуны авыр кичергән. Социаль челтәрдә Персикның күпсанлы фотолары белән уртаклаша. Ул, тынычлану өчен, «Рауза» мәчетенә барган.

Комментарийларда Айгөлгә юату сүзләре калдырганнар, үзләренең йомшаккайларының тарихы белән уртаклашканнар. Илдәге җитди хәлләр сәбәпле, «песи» дип елап утыруны гаепләүчеләр дә табылган.

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100