Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Гомрәдән мин, яулыгымны башка салмаячакмын, дигән ният белән кайттым»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Гомрәдән мин, яулыгымны башка салмаячакмын, дигән ният белән кайттым»
социаль челтәрләр

Айгөл Бариева Гомрә хаҗыннан кайту белән үк яулык япты. Хәзер җырчы бөтен чараларда да яңа образда чыгышлар ясый. Айгөл Бариеваның шулай кинәт дин юлына басуы күпләрне гаҗәпкә калдырды. Шуңа да, җырчыга бу темага сораулар бик күп килә икән. Ул аларның иң популярларына җавап биреп, видео яздырган.

«Минем дингә килүем турында күп сорыйсыз. Бу әйбер бер көндә һәм кинәт кенә булмады. Дин кечкенәдән минем күңелемдә иде. Ике яктан да дәү әтиләрем, дәү әниләрем диндәге кешеләр, намаз укыганнар. Бабай, гомумән, мулла иде. Минем әти-әнием дә догада иде.

Мин дә кечкенәдән догалар өйрәндем. Уразаны инде мәктәп эскәмиясеннән тотам. Баштарак 3 көн, аннан 1 атнага уразага кердем. Әле кияүгә чыкканчы ук тулысынча тота башладым, хәзер дә тулысынча тотам.

Намазны 33 яшемдә укый башладым, китаплардан өйрәндем. Әмма намазны мин 5 тапкыр бары тик ураза вакытында, өйдә утырганда гына укыдым. Чаралар, эш булганда укымадым.

Гомрә хаҗына бару минем күптәнге хыялым иде. Без хаҗга Линарым белән бергә барырга теләгән идек. Ләкин җитешмәдек. Ул җәй көне арабыздан китеп барды.

Минем хаҗга нәкъ менә Рамил хәзрәт белән барасым килде. Без аның белән тыгыз элемтәдә, күптәнге дуслар. Шуңа да мин ул хаҗга бару өчен төркем җыйганны көтеп тордым. 2 ел көттем. Белдерү күрү белән үк аңа яздым. Шулай итеп, хыялым чынга ашты.

«Ничек яулык ябарга уйладыгыз?» – дигән сорауны да бик еш бирәсез.

Гомрәдә булганнар аңлыйлардыр, анда баргач күзаллау үзгәрә. Син күп нәрсәләргә башкача карый башлыйсың, хаҗдан бөтенләй икенче кеше булып кайтасың. Анда вакыт догада уза. Без 1-2 сәгать кенә йоклый идек. Калган вакыт Аллаһ Тәгаләдән сорап, догада үтте.

Гомрәдә без төркемебез белән дуслашып беттек. Шунда миңа бер зирәк кеше: «Айгөл, син Аллаһы Тәгаләдән үзенә якынайтуын, иман ныклыгы сора», – диде. Чыннан да, мин сәламәтлек, бәрәкәт сорасам да, бу хакта бер дә уйламадым бит. Шуннан соң мин Аллаһы Тәгаләдән үзенә якынайтуын сорый башладым. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә мине ишетте. Гомрәдән мин, яулыгымны башка салмаячакмын, дигән ният белән кайттым. Һәм мин моны куркып эшләмәдем, мин моны шатланып кабул иттем. Миңа шундый ошый яулыктан йөрү. Мин ниндидер яклау астында кебек. Эчемнән нур бөркелә», – дип сөйләгән Айгөл Бариева.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 март 2024
    Исемсез
    Җитәр инде күпме сөйләргә була дингә килүне, ә бит ходай тәгалә сөйләп йөргәнне яратмаган дингә килүеңне. Намаз укуны, ураза тотуны сөйләп йөрү кушылмаган. Ә артистлар пиар ясыйлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100