Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аделина берничә сәгать интегеп үлде». 2 яшьлек сабыйның туганнары табибка җәза көтә

news_top_970_100
«Аделина берничә сәгать интегеп үлде». 2 яшьлек сабыйның туганнары табибка җәза көтә
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә 2 яшьлек кыз бала эчәклеге авыртудан вафат була. Ул берничә сәгать интегеп үлә. Хәзер аның туганнары хирургка җәза бирүне таләп итә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Аделина исемле сабый йогырт эчә һәм эчәкләре чуала. Ул йоклар алдыннан кисәк кенә авырый башлый. Аның эче авырта, коса. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар һәм баланы хастаханәгә алып китәләр.

«Әле хирург караганчы ук, «ашыгыч ярдәм» хирургы Аделинага дөрес диагноз – эчәклеге тыгылу (сорау белән) куйды. Хастаханәдә УЗИ табибы шул ук диагнозны билгеләде. Рентген снимогы да эчәклек тыгылуны күрсәтте, бу турыда бөтен экспертизалар да әйтә», – ди гаиләнең юристы.

«Ләкин хирург боларның берсен дә исәпкә алмый. Аделинаны башка хастаханәгә күчерәләр», – ди ул.

Анда да кызны коткармыйлар. Берничә сәгатьтән бала үлә.

Беренче хастаханә хирургына карата «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Аны 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

Аделинаның анасы сүзләренчә, алар инде ярты ел буена хөкем карарын көтә.

«Без яклар фикер алышуда катнаштык, яклау ягын гына тыңлыйсы калды, аннары – табибка хөкем карары. Ләкин инде берничә ай утырышы күчерелә. Соңгысында яклау ягы адвокаты бөтенләй килмәде. Ул дусларының күргәзмәсенә киткәнен әйтте. Судья моны «судны хөрмәт итмәү» дип белдерде», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100