Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абхазиягә ял итәргә барган турист кыз фотога төшергәндә таудан егылып үлгән

news_top_970_100
Абхазиягә ял итәргә барган турист кыз фотога төшергәндә таудан егылып үлгән

Инесса Сочида макияж ясаучы булып эшләгән. Ул Абхазиядә ял иткәндә фотога төшергәндә һәлак була, дип яза «ШОТ» каналы.

Инесса Гагра шәһәре янында 50 метр биеклектәге күзәтү мәйданчыгы янында фотога төшермәкче була. Ул селфи ясарга теләпме, әллә инде үзе янындагы кешене фотога төшермәкчеме булыпмы, артка чигенә һәм күзәтү мәйданчыгы балкасынан читкә чыга да 16 катлы йорт биеклегендә булган күзәтү мәйданчыгыннан аска оча. Аның янында булган кеше коткармакчы булып ташлана, әмма килеп өлгерә алмый.

Кыз әле медиклар килгәндә исән була. Аны реанимациягә алып китәләр, әмма коткара алмыйлар.

Гагра прокуратурасы, биеклектән кызның башы әйләнгәндер, дип фаразлый.

Шаһитлар әйтүенчә, күзәтү мәйданчыгының култыксалары булган, һәм кыз, матур ракурс эзләп, иминлек кагыйдәләрен оныткандыр, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100