Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбҗәлил районында фаҗига: Коточкыч авариядә өч кеше үлгән

news_top_970_100
Әбҗәлил районында фаҗига: Коточкыч авариядә өч кеше үлгән
Фото: Башкортстан ЮХИДИ, www.bashinform.ru

Кичә Башкортстанның Әбҗәлил районында Кызыл Башкирия – Покровка юлында авариядә 3 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 18.30 сәг тирәсендә була. Прокуратура әлеге эшне тикшерүне контрольгә алган.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «Хендай Акцент» машинасы белән 74 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул алдагы машинаны узарга чыга һәм идарәсен югалта. Автомобиль юл кырыена очып чыга һәм әйләнеп каплана. Машина йөртүче дә, салондагы 2 пассажир да һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100