Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«А» тибындагы грипп йоктырган 10 яшьлек кыз, терелә алмыйча, вафат булган

news_top_970_100

Петербургта мәктәп укучысы «А» тибындагы грипптан вафат булган. Кыз берничә көн дәвамында 40 градус температура белән яткан һәм сулый алмый башлаган.

SHOT мәгълүматлары буенча, 10 яшьлек кыз соңгы көннәрдә Жуковский урамындагы фатирда дәваланган. Берничә көн югары температура белән ятканнан соң, ул сулыш ала алмый башлаган. Әти-әнисе йөрәк-үпкә реанимациясен үткәреп, аның сулышын кайтарырга тырышып караган, ә аннары «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

Килгән табиблар да баланы коткарырга тырышып караган, ләкин чакырудан соң сәгать ярым узгач, алар мәктәп укучысының үлемен раслаганнар – ул хастаханәдә үлгән. Сәбәбе – «А» тибындагы грипп нәтиҗәсе, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100