Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«700 меңгә 1 очрак!» – Марат һәм Йолдыз Салаватовлар гаиләсендә дүрт игезәк туган

news_top_970_100
«700 меңгә 1 очрак!» – Марат һәм Йолдыз Салаватовлар гаиләсендә дүрт игезәк туган
Фото: https://ncagp.ru, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В.И.Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология Фәнни-медицина-тикшеренү үзәге сайты

Язның беренче көнендә Мәскәүдә В.И. Кулаков исемендәге үзәктә 4 игезәк баланы һәм аларның анасын хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В.И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни-медицина-тикшеренү үзәге сайтында хәбәр ителә.

Дүрт игезәк туу – 700 мең очракка 1 тапкыр була торган хәл, диелә бу хәбәрдә.

Гаилә иртә срокта ук хастаханәгә мөрәҗәгать итә һәм бәбиләрнең дүртесен дә саклап калалар. 32 атна срокта 1750, 1480, 1920 грамм авырлыктагы 3 кыз һәм 1990 г авырлыктагы 1 малай туа.

«Беренче канал»да әлеге гаилә турында хәбәр итте. Йолдыз һәм Марат Салаватовларның 2 баласы булган инде. Хәзер бу гаиләдә 6 бала үсәчәк.

Әлеге вакыйга турында Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев социаль челтәрләрдә сөйләгән. Ул Салаватовларның Дагыстан кешеләре булуын әйтә һәм нәни Даниль, Камилла, Милана һәм Айлага нык сәламәтлек, аларның ата-анасы Марат белән Йолдызга иминлек, көч һәм сабырлык тели.

«Женщина Дагестана» журналы сайтында хәбәр ителгәнчә, Марат – Ботаюрт авылыннан танылган нәсел дәвамчысы, Йолдыз – Россия Герое Абдулхаким Исмаилов оныгы. Ул 1945 елда Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган һәм Евгений Халдейның танылган фотосында сурәтләнгән герой.

Салаватовлар соңгы 5 елда Мәскәүдә яши һәм эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100