
7 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5, урыны белән 0..-2˚, көндез +14..+19˚ градус.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Бакча җиләген эшкәртергә була. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә кирәк. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңай вакыт.