Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

news_top_970_100
«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды
Социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Мәскәүдә операция кичерүе хакында язган идек. Җырчы бүген хастаханә палатасыннан «подписчиклары» белән элемтәгә чыкты. «Интертат» җырчының клиникада нинди операция ясатуын ачыклады.

«6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», – диләр икән миңа, аңыма килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», – дигәнмен.

Директка бик күп теләкләр килгән. Зур рәхмәт.

«Шулай кирәк сиңа» дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бары да. Мин сезне яратам, исән-имин булыгыз», – дип хәленең алга таба баруын әйткән Гүзәл.

Караватына беркетелгән язудан Гүзәлнең пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашыла. Җырчы үзе кайсы җиренә операция ясатуын хәбәр итмәсә дә, караваттагы табличкада табибның фамилиясе язылган: Горкуш К.Н. Бу табибның Мәскәүдә пластик операцияләр ясаучы хирург булуы билгеле. Кристина Николаевна Горкуш – 16 еллык тәҗрибәсе булган белгеч.

Гүзәл Уразованың Мәскәүдән Казанга тагын да матурланып, тулыланып кайтуын көтеп калабыз.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Да бутэн эшлэре Юк , акча куп .Кешелэр сугышта , донья тигез тугел шул . Барсында жыеп сугышка жибэрергэ иде ну
  • 24 апрель 2024
    Исемсез
    Саулык булса, бар да җитә дигән сүз туры килми инде алайса. Үзе теләп, сорап алган авыру. Операцияләре генә идеаль чибәр, фигуралы булып булмый шул.
  • 24 апрель 2024
    Исемсез
    Кай,төшенә ясасаларда сәламәт булсын.Операция катлаулыга ошаган 6сәгать бик күп бит.
  • 24 апрель 2024
    Сирень
    Алты сэгать матурлык өчен!
  • 24 апрель 2024
    Сирень
    Пластик операция дип уйлаган идек шул, нэрсэ булсын тагын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100