4 бала әнисе Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге ачык фотолары турында: «Миңа оят түгел»

Татар эстрадасы җырчысы, 4 малай әнисе Лилия Хәйруллина «ТМТВ»да «10 сорау» тапшыруында катнашты.
«Мөселман кызы буларак, ярым шәрә фотоларны социаль челтәләрдә урнаштырырга оят түгелме?» – дигән сорауга җавап бирде ул.
Бер тапкыр чыкты инде аңа охшаганрак фотолар. Анда эстетика сакланган иде. Мин андый әйбергә бик игътибарлы, нидер чыгарыр алдыннан бөтен нәрсәне тикшереп чыгам, өйдәге балалар фотолары, артык әйбер күренмиме икән, дип. Мөселман кызы буларак, бу, әлбәттә, дөрес түгел, моның белән килешәм. Тик мин мондый фотоларны күптән ясатырга теләгән идем. Мотивация буларак. Бу – сез дә шундый фотолар ясагыз дигән сүз түгел. Мин аны өченче баланы тапкач ясаттым. Өченче баланы тапкач та формага килергә мөмкин, дип исбатлыйсы килде. Аны социаль челтәргә куймаска да мөмкин иде, әмма куйдым инде.
– Ә улларың үсеп җитеп, күрсәләр, ни әйтерләр дип уйламадыңмы? – дип сорады тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев.
Ул кадәр оялырлык фотолар түгел. Эстетика сакланган. Матур фотолар, анда әллә нәрсә күренми. Ул фотолар өчен миңа оят түгел. Мин уйладым, балалар үскәч күрергә мөмкин, дип...