
26 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..-1˚, көнчыгыш районнарда -4˚, көндез +7..+12˚ градус.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Рассада су, органик ашламалар сибәргә була. Рассаданы зур савытларга аерып утырту өчен уңай вакыт.