Бәрдергән машина йөртүче чыгып та карамаган: 23 яшьлек кыз комага китә, өч көннән соң үлә
2025 елның 24 мартында Самарада фаҗига була. 23 яшьлек кыз шәһәр урамнары буйлап бара, җәяүлеләр кичүе буйлап чыга башлый. Бу вакытта кинәт ВАЗ-2107 автомобиле килеп чыга. Көчле бәрелү була. Чыгып карау урынына, машина йөртүче кинәт газга баса һәм кача. Ярдәмгә шаһитлар ташлана.
«Ашыгыч ярдәм» бригадасы җирән чәчле яшь кызны носилкага салып машинага кертә. Кызда яшәү билгеләре булмый.
Хастаханәдә инде зыян күрүченең авыр баш җәрәхәте алуы билгеләнә. Ул комага китә. Табиблар берничә көн дәвамында аның тормышы өчен көрәшә, әмма 27 мартта студент кызның организмы авария нәтиҗәләрен җиңә алмыйча, аның гомере өзелә.
«КП-Самара» хәбәр иткәнчә, һәлак булучы Самара университетының Информатика һәм кибернетика институтында иң алдынгы студентларның берсе була. Елизавета үзе Саратов өлкәсеннән килгән булган.
Кыз башта бакалавриатны тәмамлаган, аннан магистратурага кергән булган. Параллель рәвештә ул Самара компанияләренең берсендә системалы аналитик булып эшләгән. Аның IT-проект белән идарә итү системасы өчен мобиль кушымталар эшләве билгеле.