
21 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез +2..+7˚ градус.Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык була.
Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Рассаданы күчереп утыртырга, аерырга һәм ашларга мөмкин. Җиләк-җимеш куакларындагы корткычларга каршы көрәшергә була. Агачларга һәм куакларга форма биреп, ботакларын кисәргә кирәк