Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага һөнәр сайлашу: 2029 елга нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачак?

news_top_970_100
Балага һөнәр сайлашу: 2029 елга нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачак?
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

2024-2029 елларга кадрлар ихтыяҗы фаразында 7 тармак кергән, аларда 2029 елга иң нык үсеш күзәтеләчәк. Моны Россия хезмәт министрлыгы әзерләгән, дип яза РБК сайты.

Шәхси хезмәт күрсәтү, җитештерү производствосында, транспортировкада һәм саклауда, кунакханә бизнесында, җәмәгать туклануы өлкәсендә, фәндә, мәгълүмат һәм элемтә тармагында, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур үсеш көтелә.

Шул ук вакытта сәүдә, дәүләт идарәсе, электр энергиясе белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы, күчемсез милек, мәдәният, спорт, финанс һәм иминият өлкәләрендә белгечләргә ихтыяҗ кимиячәк.

Алдарак Россия халкы 2024 елда хезмәт базарындагы иң төп трендларны санап чыккан иде. «Работа России» порталы уздырган сораштыруда гибрид форматтагы эш, квалификациясе даими арттырып тору һәм үзмәшгульләр саны арту саналды. Тикшеренүдә 4 меңнән артык кеше катнашкан.

2024 елның октябрендә «HeadHunter» Россиядә иң дефицитлы һөнәрләрне дә атады. Эш эзләүчеләрдә урам җыештыручы һөнәренә ихтыяҗ аз булган: 1 вакансиягә актив резюме индексы – 0,9, ә медиан хезмәт хакы – 31,1 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта һөнәрдә хезмәт хакы 2023 ел белән чагыштырганда 24 процентка арткан. Шулай ук токарь, фрезеровщик һәм шлифовщик, табиб, пешекче һәм сатучы-консультант вакансияләренә дә кытлык булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100