Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язын сарымсакны ничек һәм кайчан утыртырга?

news_top_970_100
Язын сарымсакны ничек һәм кайчан утыртырга?
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Сарымсакны 2 төрле утыртып була – көздән утыртып калдырырга, шулай ук язын утыртырга мөмкин. Киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.

Туфракка утырту

Бакчачы Светлана Городецкая сүзләренчә, сарымсактан мул уңыш алу өчен, аны иртә язда мөмкин кадәр тизрәк, туфрак 5-6 градуска кадәр җылынганчы утыртып куярга кирәк.

Бакчачы сарымсакны помидор, кыяр, кәбестә һәм кузаклы культуралардан бушаган түтәлләргә утыртырга киңәш итә. Сарымсакны суганнан һәм аның «туганнарыннан» калган урынга утыртырга ярамый. Шулай ук сарымсакны элегрәк бакча җиләге үскән түтәлләргә дә утыртмау хәерле. Бу культураларның уртак дошманы – нематода була, бу уңышка начар тәэсир итәргә мөмкин.

Үзәк Россиядә сарымсак утырту өчен иң идеаль вакыт – апрельнең өченче декадасы. Шытымнар җиңелчә кыраулардан зыян күрмәячәк. Әмма озакка сузарга ярамый, иң ахыргы срок – май уртасы.

Язын сарымсак утырту өчен ай календаре буенча иң уңышлы көннәр – 24 апрель, 6-7, 11-12 май.

Россиянең көньягында моны иртәрәк, 28 мартка кадәр эшләргә була.

Рассадага утырту

Кайбер бакчачылар сарымсакны рассада итеп тә утырта. Бу исә җәй булмый торган диярлек, төньяк төбәкләргә кагыла.

Март ахырында сарымсак үсентеләрне 12-13 см тирәнлектәге, туклыклы туфрак белән тутырылган тартмаларга утырталар. Артык тирән булмаган буразналар сызарга һәм сарымсак тырнакларын якынча 3 см тирәнлектә утыртырга кирәк. Рәт аралары 4-5 см һәм сарымсак тырнаклары арасы 3 см булырга тиеш.

Сарымсак шытып чыккач та, аның яшь үрентеләрен туфракка күчереп утырталар. Туфракка утырту соңга калса, көзен бер генә баш өлгерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100