Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2025 елда машиналарга «техосмотр» бәясе күпмегә артачак?

news_top_970_100

2025 елда машиналарга хезмәт күрсәтүгә чыгымнар артачак. Фаразлар буенча, техник хезмәт күрсәтү станцияләренең хезмәтләре 25-30 процентка кыйммәтрәк булачак. Бу хакта «Риа Новости» яза.

Белгечләр сүзләренчә, сәбәбе – запас частьләргә бәяләр арту, автосервисларны тоту кыйммәтләнү, ә яхшы останы табу көннән-көн катлаулана бара.

Оригиналь запас частьләр һәм сыйфатлы аналоглар рубль курсы һәм тотрыклы ихтыяҗ аркасында кыйммәтрәк булачак. «Гадел билге» системасын гамәлгә кертүнең нәтиҗәләре дә ачык: инициатива техник хезмәт күрсәтү станцияләренең хезмәтләрен һәм запас частьләргә бәяләрне күтәрәчәк.

«RusTransChina» Россия – Кытай транспорт компаниясенә нигез салучы Александр Стрельников сүзләренчә, запас частьләргә бәяләр үсеше (+18-25%) һәм механикларның хезмәт хакы арту (+30%) хезмәт күрсәтү бәясен арттырган. Мисал өчен:

ТО-1: 5 800 сумнан 7 200гә кадәр (+24%).

«Сцепление»не алмаштыру: 34 000 сумнан 42 500 сумга кадәр (+25%).

Бамперны буяу: 12 000 сумнан 15 800 сумга кадәр (+32%).

«Узган ел безнең компания сервис хезмәтләренә бәяләрне 10 процентка күтәрде. Декабрьдә без 2025 елга шундый ук үсешне анонсладык. Бу санның ни дәрәҗәдә үзгәрешсез калуы тышкы икътисадый факторларга, чыгым материалларына һәм запас частьләргә бәягә, техник хезмәт күрсәтү станцияләре осталары штатын киңәйтү ихтыяҗына һәм хезмәт хакларын индексацияләү динамикасына бәйле булачак. Хәзерге вакытта нәрсәне дә булса фаразлау авыр», – ди «ААА Траксервис», «MAN», «Sinotruk», «Isuzu», «Hyundai», «Ambertruck» һәм «JAC» рәсми дилеры сату бүлеге җитәкчесе Дмитрий Кондраков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100