Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«15 ел бергә яшәдек!» – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан

news_top_970_100
«15 ел бергә яшәдек!» – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан

Иҗади гаилә – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан. Бу хакта Ләйлә үзе социаль челтәрләрдә язды. Җырчы сүзләренә караганда, бу хәл шушы арада гына булмаган.

Күпләр бу хакта сизенде. Әмма бу постым белән үземнең барлык имеш-мимешләргә нокта куясым килә. Тормышта төрлесе була: күтәрелүләр дә, түбән төшүләр дә. Бу теләсә кайсы өлкәгә кагыла!

15 ел бергә яшәдек! Барысын да нульдән башладык. Гастрольләр, меңләгән концертлар, җыр-хитлар, адымлап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, йорт. Ике кызыбыз бар. Боларның барысы артында да зур ышаныч, бер-беребезгә терәк булу торды.

Барысы өчен дә рәхмәтлемен. Әлбәттә, минем өчен балаларым бар нәрсәдән дә кадерлерәк, әмма кайвакыт бу тормышта сайлау алдында каласың.

Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык.

Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы алга таба да куертасым килми. Бу – безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк. Бу – тормыш. Һәм анда һәр кеше үзе сценарист һәм режиссер, – дип язды Ләйлә социаль челтәрләрдә.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында Рөстәм Галиев «Интертат»ка да сөйләгән иде. Интервью белән биредә танышырга мөмкин:

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2025
    Исемсез
    Бу чытлык кыз кыз Рөстәмне гаиләсез калдыра әле дип уйлый идем
  • 24 февраль 2025
    Исемсез
    Ростэм кеше иткан иде бу хэерчене
  • 24 февраль 2025
    Исемсез
    Ростэмгэ ябешеп чыкты да, артыннан ияреп йореп.
  • 24 февраль 2025
    Исемсез
    Син берузен гена калсан 0 буласын инде.
  • 24 февраль 2025
    Исемсез
    Шундый матур пар иделәр, күзләр тигәндер аларга. Бәлки дөрес хәбәр түгелдер, ышанасы килми.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100