Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күпмегә артачак?

news_top_970_100
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күпмегә артачак?
Фото: Солтан Исхаков \ "Татар-информ" архивы

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә. Аларның уртача күләме 15,5 мең булачак. Бу хакта «РИА Новости»га РАНХиГС белгече Марина Солодовникова сөйләгән.

«Россия законнары буенча, 1 апрельдән традицион рәвештә социаль пенсияләр индексацияләнә (14,75 процентка – «РИА Новости» искәрмәсе). 2025 елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләрнең уртача күләме 15 505 сум булачак, бу – 2025 елда пенсионерның федераль дәрәҗәдә билгеләнгән яшәү минимумына (15 250 сум) тәңгәл була диярлек», – дигән Солодовникова.

Аның сүзләренчә, мондый пенсияне башка пенсия алу хокукы (иминият пенсиясе, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия һ.б.) булмаган кешеләр алырга мөмкин. Бу очракта пенсия гомум билгеләнгән сроктан 5 ел соңрак – 65 (хатын-кызлар) һәм 70 (ир-атлар) яшьтә билгеләнә. Социаль пенсияләрне шулай ук инвалидлык яки туендыручыны югалту очраклары буенча алалар.

«Индексация 166 нчы федераль закон буенча пенсия алучыларга да кагылачак. Болар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокада Ленинградында һәм камалыштагы шәһәрләрдә яшәүчеләр, радиация һәм башка техноген бәла-казалардан зыян күрүчеләр һәм башкалар. Мондый пенсия алучыларның гомуми саны – якынча 700 мең кеше», – дип өстәгән белгеч.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 22 март 2025
    Исемсез
    1200 сум кемгә тиеш, автомат рәвештә өстәлә. Караучы эзлисе дә түгел, заявлеие язасы да юк. Беренче группа инвалидны караган өчен, аның пенсиясенә 10 мең өстәлә. Караучыны пенсия бүлегенә алып барып, документлаштырырга кирәк. Караучы паспортлы (14 яше тулган) булырга тиеш, ул бер җирдә дә эшләми торган кеше булуы шарт.
  • 22 март 2025
    Исемсез
    По уходу 1200 сумга компенсация будамы???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100