Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зөләйха күзләрен ача”: Татар хатынының "пистолетлы дурак"тан кеше ясавы турында фильм

Кама ярының оҗмахтай бер урынына вакытлыча Мәскәү рөхсәте белән генә үтеп кереп була – Лаеш шәһәре янында “Россия 1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерә. “Русское” кинокомпаниясе “Татар-информ” хәбәрчеләренә берничә сәгать дәвамында кино төшерү төркеменә һәм артистларга комачаулап йөрергә рөхсәт иттеләр. 

news_top_970_100
“Зөләйха күзләрен ача”: Татар хатынының "пистолетлы дурак"тан кеше ясавы турында фильм

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланганның икенче көнендә – 11 сентябрьдә Татарстанда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча сериал төшерелә башлады. Аны “Россия 1” каналы өчен "Русское" кинокомпаниясе төшерә. Режиссер - Егор Анашкин. 

Кино төшерү өчен “Русское” кинокомпаниясе җәй көне үк Кама ярында Сәмруг авылы төзеп куйды. Бу авыл Ангара буенда сөргенгә сөрелгәннәр яшәгән авыл ролен үтәячәк.

Сериал төшерелүе турында беренче хәбәрләрдә үк Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкаруы билгеле булды. Бу – роман авторының хыялы һәм теләге иде. Башка рольләргә актерлар озак кастинглар аша җентекләп сайланды. Казанда да берничә кастинг үтте. Әмма төп актерлар итеп Татарстан театрлары артистлары сайланмады. Бары тик Йосыф роленә генә ике Казан егете алынган. Аның берсе – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның улы Ислам. Сценарий буенча Йосыфлар икәү. Аларның берсе - 7, икенчесе 15 яшьлек. Режиссер ярдәмчесе Лилия Пысларь әйтүенчә, алар икесе дә бер-берсенә охшаш итеп сайланган һәм икесе дә бик талантлы егетләр.  

Татар артистлары: “Икенче планда булсак та, үзебездә без дә йолдыз”

...Без килгән көнне артистлар землянка “төзеп” яталар иде. Землянка өчен Кама ярындагы ерым сайланган. Ярларында Ангара буен хәтерләткән ак балчык та бар. Шушы ак балчыкны тәлинкә белән тырнап азапланган Илдус Әхмәтҗановны күргәч, якын туганымны күргәндәй сөендем. Үзебезнең артистыбыз! Янында Фирая апа Әкбәрова да күзгә чалынды. Фернат Насыйбыллин белән Ренат Шәмсетдинов та монда икән. Безнекеләр! Үзебезнекеләр!

Без алар белән татар кинематографиясен чагыштырдык, сериал нигезендә яткан романга булган уңай һәм тискәре карашлар турында сөйләштек.

Фирая Әкбәрова, Камал театры артисты. Татарстан кинорежиссерлары нәфис фильмнарда һәм телефильмнарда аны актив уйнаталар.

“Рус киносы бөтенләй башкача төшерә, әмма дә ләкин үз кинобызда рәхәтрәк. Чөнки анда без беренче планда, монда – икенче планда. Аермасы шунда гына. Биредә үземне яхшы хис итәм. Зур Мәскәү артистлары бар дип “егылып китмим”. Без дә төшеп калганнардан түгел. Без дә үз Казаныбызда йолдыз. Алар да мөгезле түгел, без дә...”

“Зөләйха күзләрен ача” романына мөнәсәбәт турында. “Бәлки мин бик акыллы да түгелмендер: әмма шундый китап чыккан һәм аны шулкадәр кеше укыган, татар дөньясы турында фильм чыга, аны күп кеше карый икән, аның ни начарлыгы бар, мин аңламыйм. Менә хәзер бу ягыбыз белән ачылыйк дөньяга. Татарның да төрлесе була, урысның да. Китапны да укып чыктым – татар шулкадәр начар икән дигән җирен күрмәдем. Шатланырга гына кирәк кебек”.

Сериалдагы роле турында. "Апа диләр, исемем юк. Икенче планда булып та, күренә алсам, кыскартмасалар, әйбәт кенә апа булам. Китапта ул Бабка-марийка булып язылган, анда әле тагын бер чуваш карчыгы да бар. Сценарийда  шуларның икесен бергә кушканнар да, татар карчыгы булып киткән. Бик оста карчык, тегене-моны уйлап таба. Шушы мохиттә бик кирәкле уңган-булган кеше. Кинода сүзләрем бар, оныгым да бар. Башта бер иде, хәзер ике булды. Ролем үскәннән-үсә".

Ренат Шәмсетдинов, Тинчурин театры артисты. Татар телесериалларында күп уйный. “Мин бит тормышта да, сәхнәдә дә ямьсез булудан курыкмадым. Кастингта мине шуңа күрә алганнардыр да дип уйлыйм”.

Роле турында. “Без монда сөргенгә җибәрелгән кешеләр. Исемнәребез юк. Милләтем дә билгеле түгел, урыс та, чуваш та, башкалар да үзләренә хас чалымнарны таба алалар. Кешеләр арасында да төрлесе бар. Ләкин монда кешеләр гаепле түгел дип уйлыйм, монда заман гаепле. Шушы ук кешеләр шушы заманны барлыкка китерәләр.

“Зөләйха күзләрен ача” романына мөнәсәбәт турында. "Фильм  турында сүз чыккач кына алып укый башлаган идем, әле укып бетермәгән. Вакыт җитми. Йөз кешедә йөз төрде фикер. Һәр кеше үз каланчасыннан күрә".

Кинематография турында. "Минем фильмга карашым бүтәнчәрәк булса да, мин аңа үземнән өлеш кертә алам икән, нигә мин эшләмәскә тиеш?! Нигә мин Мәскәү артистларыннан тәҗрибә алмаска тиеш?! Без бит монда үз Казаныбызда фильмнар төшерәбез. Бу безнең өчен зур тәҗрибә. Шуңа күрә монда тырышып-тырышып эшлибез. Үзебез дә тырышабыз, алар алдында йөзгә кызыллык китермәскә иде инде. Мин монда инде шактый әйбергә өйрәндем. Киләчәктә кайбер алымнарны әлбәттә кулланачакмын”.

Фернат Насыйбуллин, Кариев театры артисты.

“Зөләйха күзләрен ача” романына мөнәсәбәт турында. “Кино төшкәнче романны укымадым, ләкин роман турында фикерләр колагыма кергән, игътибар бирмәгән идем. Инде бу проектка эләккәч, укый башладым, дөресен әйтергә кирәк, укып бетермәдем. Мин бу проектка эләгермен дип тә уйламадым, кастингка үзебезнең театр артисткасы Рәмзия Закирҗанова сүзен тыңлап кына барган идем... Мин үземне мөселман кешесен уйныйм дип саныйм. Бу татарның көчлелеге турындагы әсәр булыр дип уйлыйм.

Фильмда – безнең үткәнебез, бу - безнең тарих. Төрле фикерләр дә булыр, төрле сүзләр дә булыр. Зөләйханың улы Йосыфны саклап калу өчен башка милләт документы бирәләр. Бу - татарны бетерү, милләтне кисү түгел. Без барыбер яшибез. Мин - татарның бер кисәге, миңа шушы түбәтәйне бирделәр".

Татарстан артистлары турында: “Мин шуңа игътибар иттем: без, Казан артистлары, икенче пландагы актерлар. Әмма фильмның режиссеры Егор Анашкин бөтен эчтәлекне безнең аша – ягъни, халык аша бирә. Бу аның үзенә күрә бер алымы дип әйтәсе килә. Икенче яктан, бу шулай булырга тиештер. Чөнки мондагы вакыйгалар – сөргеннәр, репрессияләр халыкка кагылган. Шуңа күрә мин бу алымны хуплыйм. Без – икенче пландагы артистлар - кечкенә кешеләр түгел, без кирәкле кешеләр дип саныйм. Безне тикмәгә генә алмаганнар дип уйлыйм”.

“Башка шартларда яшәсә, Мортазаны мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп күрер идек”

Җәй көне бик актив кастинглар барган чорда Мортаза һәм Убырлы (Зөләйханың кайнанасы) ролендә Татарстан театрлары артистлары булмасмы дип өметләнгән идек. Үзебезнең артистлар татар образларын мөлаемрак, үзебезчәрәк уйнар иде кебек. Сүз уңаеннан, әнә бит, “Зөләйха күзләрен ача” спектаклендә башкортлар Мортазадан “почти” уңай герой ясаганнар иде. Чөнки Башкортстанда Мортаза исемле тискәре герой була алмый – Мортаза Рәхимов аларның милли лидеры, хөрмәтле Президентлары иде.

Әмма кастинг-менеджерлар Убырлы-каенана роленә “Орда” фильмында Тайдула ханшаны уйнап Мәскәү кинофестивалендә яң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дип танылган Роза Хәйруллинаны, ә Мортаза роленә “Золотая Орда” сериалында Берке хан ролен башкарган Рамил Сабитовны сайлаганнар. Рамил - Ульян өлкәсенең Саплык татар авылы егете. Роза ханым берара Казан ТЮЗында эшләгән, Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме дә бар. Үзебезнекеләр дисәк тә була инде, әйеме?

Википедия мәгълүматлары буенча, Мортазаның әнисен уйнаячак Роза Хәйруллина Мортазаны уйнаячак Рамил Сабитовтан бер яшькә яшьрәк. Рамил Сабитов - 1960 елгы, Роза Хәйруллина 1961 елда туган. Әмма аларның ана белән ул булуына ышандыру өчен артистларның талантына гример таланты да кушылачак.

Теләсә кайсы татар кешесе өчен бу геройларның Мәскәү күзлегеннән ничек сурәтләнәсе кызык дип уйлыйм. Кино төшерү мәйданчыгында шушы сорауны “күтәреп” йөрдем. Бу геройлар турында мин... гример белән сөйләштем. Гримнар буенча рәссам Михаил Вигдоров әйтүенчә, Роза Хәйруллина париктан, линзалар кием һәм пластик гримда уйнаячак. Аны ясау һәм салдыру берничә сәгатькә сузылган катлаулы процесс.

“Образ бик кызыклы килеп чыкты. Безнең алга аны куркыныч итү максаты куелмаган иде. Ул хәтердә уелып калучан һәм зәһәр. Образны грим һәм костюм хисабыннан гына чишү дөрес түгел дип уйлыйм, алай булса артистка уйнарга да калмас иде. Без чишелешне актер белән бергә эзлибез һәм аңа уңайлы булсын дип тырышабыз”, - ди ул.

Рәссам әлегә Мортазаны уйныйсы актер белән эшләп карамаган, алар хәтта күрешмәгәннәр дә әле. “Мортаза тыелгысыз, гайрәтле, ярсу. Адәм баласы шушы хәлгә җиткерелгән, - ди Михаил Вигдоров образны аңларга тырышып. - Еллар дәвамында берни дә үзгәрми. Кешеләр шундый шартларга куела, аларны тавыш хокукы юк, аларны алдыйлар, талыйлар. Алар кебек үк без дә иртәгә нәрсә буласын белмибез. Кешеләр инде начаррак була алмый дип уйлыйлар, ә була икән. Кемдер мәшхәрдән исән калса, ул инде минималь уңайлыкка да сөенә башлый. Бездә гел шулай - максималь кыенлык тудыралар да, аннары аз гына җиңеләйтеп куялар. Без шуңа сөенәбез. Бу әсәрдә дә кешеләр шундый шартларга куелган. Бәлки, башка шартларда яшәсә, Мортазаны мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп күрер идек... Кешеләр бернәрсә дә үзгәрмәгәнен аңласыннар иде. Ә үзгәрергә тиеш”.

“Әрәмтамак булып яшисе килә”

Без килгән көнне графикта Чулпан Хаматова юк иде. Төшерү төркеменең ул көнге иң зур йолдызы Александр Бәшировка тап булдык. Александр Николаевич сөрелүчеләр арасында килеп эләккән уголовник Горелов ролен уйный. Яхшырасына өметсез иң тискәре вак герой дияргә мөмкин.

Александр Бәширов әнисе ягыннан татар, әнисе ягыннан фамилиясе - Кадыйрова. Бабасы Кадыйр исемле булган, сугыш ветераны.

Александр Бәширов: “Миңа иртән шалтыраттылар һәм мин уйлап та тормыйча ризалык бирдем -  чөнки акча кирәк иде. Миннән бөтен җирдә акча сорыйлар. Ә мин бит коммунизмда яшәргә исәп тоткан идем. Барып чыкмады. Мин принципиаль рәвештә китапларны да, сценарийларны да алдан укымыйм. Чөнки режиссер кулында пластилин булырга телим. Мин үзем уйнаган әшәке җаннар белән җәмгыятьне шатландырып яшим. Кешеләргә минем кабәхәтләрне уйнавым ошый. Шуңа сөенәләр. Гаҗәп бит ә?! Ә мин үзем гонорарны күргәч кенә шатланам. Димәк, юкка эшләмәгәнмен. Ниһаять, өемдә ремонтны тәмамлый алдым.

Соңгы вакытта кинода төшеп тә туйдым инде. Гомерны бушка уздырасы килә башлады. Ниндидер финанс чыганаклары табасы иде дә, әрәмтамак булып яшисе килә. Рәхәт чигеп яшисе килә”.

Сүзләрен шаяру дип тә кабул итәргә мөмкин. Йә әйтегез әле, ә бит кайсыбызның рәхәт чигеп яшисе килми?! Әмма Бәширов та эштә, без дә. Шуда күрә без теманы романга һәм кинога борырга тырышабыз. Китапны укыган идегезме, янәсе.

“Түләсәгез, китапны, үземне көчләп булса да, укып чыга алам. Түлисезме? Ул бит хезмәт. Мин “Сугыш һәм солых”ны укыдым. Гомеремә җитте. Мин аерым канал аша космоска тоташканмын һәм мине галәм туендырып тора”, - ди Бәширов җаваптан качып.

Татар хатыныннан туган Александр Бәшировның татар хатыны Зөләйхага ниндидер аерым җылы мөнәсәбәтен тоясым килеп, сорауны шул якка борып карыйм. “Мин интернационалист. Этник үзенчәлек сәнгати якны бизи, әлбәттә. Әмма кайгы яки шатлыкның милләте юк”, - ди ул.

Александр Николаевич сүзен тәмамлый, без рәхмәтләребезне әйтеп, уңышлар телибез. Ул тәмәкесен кабыза. Ай, бигрәк тә күп тарта кино йолдызы.

“Мин – башкорт. Мин кешеләрне коткаручы”

Алексей Онофрейчук – профессиональ актер түгел. Ул бу проектка бер кулы булмаганга күрә эләккән. “Аларга Лукка роленә кулсыз актер кирәк булгач, безнең Инвалидлар ассоциациясенә мөрәҗәгать иткәннәр. “Мин актер түгел”, дидем. Алар “Өйрәнерсең”, диделәр. Кидергән киемнәрне кидем дә йөрим инде менә. Башта арттырып җибәрәсең дип ачуланалар иде. Чулпаннан, Бәшировлардан өйрәнәм. Биредә әкияттәге кебек яшибез. Әле үземне экранда күрмәдем. Егор күрә һәм ул риза. Димәк мин дә риза”.

Образы турында. “Лукка аягында нык басып торган мужик булган инде - хуҗалыгы булган, ялчылары да булгандыр. Монда да башы белән эшли. Ярга чыккач, башта шалаш ясарга дип әйтә. Ә кышка керә башлагач, землянка казырга куштым. Мин - прораб, җитәкчелек итәм. Лукка - коткаручы. Ул булмаса, кешеләр кыш чыга алмаслар иде. Мин бөтен сөрелгәннәрне коткарам. Мин кешеләрне коткарам”.

Лукка сериалда үзенең башкорт булуын әйтте. “Менә, аяк киемнәрем дә башкортныкы дип әйттеләр”, – диде ул.

“Мин үз образым белән бу китапны яраткан кешеләрне сөендерергә тырышырмын”

Елена Шевченко сериалда Изабелла ролен башкара. Башта үзенең үтә күренмәле, матур ефәк тавышы белән: “Нәрсә килеп чыгасын Егор үзе генә беләдер. Мин Изабелла белән генә шөгыльләнәм”, - дисә дә, сөйләшә торгач, үзенең бу романның фанаты булмавын әйтте. “Бу минем өчен - беллетристика. Мин романны укыганда, аның һәр адымын алдым тоемладым. Әйтик, авыр көннән соң ире аны янына чакырып көчләячәге инде аңлашыла иде. Шулай булды да... Бу китапны яраткан кешеләр бик күп. Мин үз образым белән аларны сөендерергә тырышырмын. Миңа бу ролем миңа бик ошый. Азактан Изабелладан нәрсә каласын гына белмим”, - диде ул.

“Авырлыктан исән калырга өйрәткән әсәр килеп чыкмасын дип бик куркам, - дип дәвам итте Елена. - Бу исән калу үрнәге булмасын, ә бәлки фильм “Ни өчен кешеләрне шушы хәлгә куярга кирәк булды?” дигән сорауга җавап бирсен иде. Бу нинди власть? Без нигә шундый тормышка хөкем ителгән? Нигә шундый коточкыч эшләр эшләнә?..”

“Татар хатыны җаваплылыкның ни икәнен дә белмәгән пистолетлы дурактан ир кеше ясый”

“Сезмени инде ул Иван Игнатов? Сезгә гашыйк булдымыни безнең Зөләйхабыз?” - дим Евгений Морозовка карап. 

“Не сразу влюбилась”, - дип төзәтеп куя ул елмаеп. Евгений Морозов сериалда Иван Игнатов ролен башкара. Ул - Зөләйханың ире Мортазаны үтергән НКВДШник. Соңыннан Зөләйха аңа кияүгә чыга. 

Евгений Морозов: “Мин кастингка зур проект булуын аңлап, фильмны режиссер Егор Анашкин төшерәсен һәм Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкийлар катнашасын белеп килдем. Кастингка килгәндә артистларга бөтен сценарийны җибәрмиләр, ә күзалланган геройның текстларын гына. Рольгә раслангач кына сценарийны укыдым, аннары китапны да сатып алып укып чыктым”.

“Зөләйха күзләрен ача” романы турында. “Романда бик куркыныч вакытлар тасвирланган, хәзер шул чорны кичергән кешеләрнең хатирәләрен укыйм, Сталинның биографиясен карап чыктым - шул чор турында күбрәк белергә тырышам. Алла сакласын, шул вакыттагы хәлләрнең уннан бере кабатланса да – куркыныч. Телеканалның бу әсәргә алынуы яхшы. Бу киноны карагач, “Сталин яхшы менеджер булган”, дип уйлаучыларга оят булсын иде.

Иван Игнатов турында. 17-18 яшеннән пачкалап кешеләрне үтерүченейнавы җиңел түгел. Материал белән танышып чыккач, Егордан “Без канны һәм үтерешләр генә төшермибездер ич”, дип сорадым, чөнки документаль хроникадан да яхшырак төшереп булмый. “Без кешеләр турында төшерәбез. Шушы коточкыч шартларда яшәгән ир кеше һәм хатын-кыз турында”, - диде ул. Ир-ат ул һәрчак ир-ат булып кала. Ир кеше өчен иң әһәмиятлесе – дөрес хатын-кызны табу. Югыйсә, ул урманнар буйлып котырган поши кебек чабулап йөриячәк. Мәхәббәтен һәм үз хатын-кызын тапмаган ир кеше шулай эшли дә. 

Монда яратылып бетмәгән ир тарихы. Ул коточкыч юллар белән мәхәббәткә лаек булуын исбатларга тырышкан. Башкалардан яхшырак булуын күрсәтү өчен пачкалап үтергән. Чөнки башкалардан яхшырак булуыңны шулай күрсәтү чоры булган. Ул үзенең яхшы чекист булуын расларга тырышкан. Ул - НКВДшник. Зөләйха үзен бик дөрес тота. Рус хатын-кызы, бәлки, алай итмәс иде. Зөләйха “Юк, Ваня” ди. Һәм Ваня тагын җиде ел эчә, кыйный, ата, буталып йөри. Ул аның янына Зөләйха кабул иткәч кенә кайта. Рус хатын-кызы баштан ук кабул итәр иде, бәлки. Ул эчәр дә кыйнар иде, хатын-кыз дә бәхетле була алмас иде. Зөләйханың “Юк” диюе – фильмда минем иң яраткан күренешем. Иван патефонын ала да китә...”

Зөләйха турында. “Миңа Зөләйханың таләпчән, катгый булуы ошый. Шыңшымый, ә яши. Ул китаплар укымаган, әмма бик зирәк хатын, бу аңа геннар аша бирелгәндер. Ул коточкыч шартларда яшәп исән кала, ул шушы шартларда бала таба. Ул үзе күз алдында кеше үтергән ирне кулына ияләштерә. Лозунглар сибеп кенә яшәргә өйрәнгән, җаваплылыкның ни икәнен дә белмәгән пистолетлы дурактан ир кеше ясый. Әлбәттә, үтергәннәре өчен кичерелә алмаса да, аның янында Иван чистарына”.

 

Сәмруг авылында массовканы санамаганда 50-60 кеше эшли. Киноның бу этабы октябрь ахырына кадәр төшерелә. Аннары төшерү төркеме Пермьгә күчәчәк һәм романның беренче өлеше – авыл күренеше шунда төшереләчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100