Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Язучылар берлеге рәисе булу өчен чын батыр булу кирәктер". Данил Салиховның юбилей кичәсеннән репортаж

Данил Салихов 2016 елның июнь аенда Татарстан язучыларының VIII корылтаенда каләмдәшләренә зур ышаныч белдерә – ул Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп сайлана. Бүген исә Данил Салихов 337 язучыга җитәкче булып тора. Драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе Данил Салихов 15 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Әлеге күркәм чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылып кайтты.

news_top_970_100
"Язучылар берлеге рәисе булу өчен чын батыр булу кирәктер". Данил Салиховның юбилей кичәсеннән репортаж

Кичәнең башлам өлеше хөкүмәт җитәкчеләренең күпсанлы котлауларын яңгырату белән башланды. Алып баручылар Артем Пискунов белəн Резедə Сəлахова Татарстан Президенты исеменнəн котлау телеграммасын да укыды. “Хөрмəтле Данил Хəбибрахманович, Сезне юбилеегыз белəн тəбрик итəм! Күпкырлы сəхнə эшчəнлегегез, тормышны ярату белəн сугарылган əсəрлəрегез Сезне Татарстан һəм Башкортстан иҗатчылары алдында абруйлы итте, зур юбилеегызны Татарстан Язучылар берлегенең идеялəренə бай, оештыру сəлəтенə ия лидеры буларак каршы алуыгыз бик куандыра. Сезгə һəм якыннарыгызга оптимизм, илһам, уңышлар, саулык телим. Алга таба да сəнгатькə тугры булып, илһамланып яшəгез”.

Театр сəхнəсендə ТР Премьер-министры урынбасары Лəйлə Фазлыева һəм ТР Мəдəният министрының урынбасары Дамир Натфуллин Данил Салиховка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмəт өчен” медален тапшырдылар.

"Язучылар берлеге рәисе булу өчен чын батыр булу кирәктер"

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Рәисе Разил Вəлиев Язучылар берлеге рәисе булу – үзе үк зур батырлык дигән фикердә. “Монда килгәндә уйлап килдем әле, бүгенге көндә язучы булырга хыяллану, минемчә, бик зур тәвәкәллек сорый. Чөнки язучының язмышын беркем дә белми. Әгәр дә кеше табиб булып эшләсә, ул ай саен хезмәт хакы алып тора, ә язучының әсәре басылмаса, аңа хезмәт хакы да килми, аның тормышы да шактый авыр була. Ә инде Язучылар берлеге рәисе булу өчен чын батыр булу кирәктер, чөнки союзда 337 язучы бар, алар һич кенә дә үзләрен синнән ким күрми, һәрберсенең үз фикере. Аларга шикаять тә белдереп булмый, язучылар белән бары тик килешеп яшәп кенә була.

Данил – җырлы-моңлы кеше, аның күңеле тулы җыр. Данил төрле конференцияләрдә сөйләп кенә фикерен җиткерә алмавын аңласа, тота да җырлый! Аны гомере буена җыр озатып йөрде.

Данилның иҗаты турында уйлаганда мин үземә ачыш ясадым. Безнең драматургларыбыз шактый күп, әмма үзенә күрә аерылып торган драматурглар бар: Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Илгиз Зәйниев... Алар сәхнәнең бөтен серләрен белеп, үзләре шунда уйнап яисә режиссер булып эшләп, сәхнәдә туган драматурглар. Данил Салихов та нәкъ шундый ук, театр дөньясының төрле нечкәлекләрен белеп, өйрәнеп, драматургиягә килде. Ул актер да, режиссер да булды, ниһаять, драматург та булды. Без аны киң диапазондагы язучы икәнен аңладык.

“Данил Салиховны халыкчан язучы да диләр”

“Данил Салихов турында сүз кузгалса, кайвакыт аны халыкчан язучы да диләр. Туфан ага Миңнуллин да шул фикердә иде: “Данил шулкадәр халык тормышы белән яза, аның әсәрләрен тамашачы сәхнәдән карамыйча кала алмый”, - ди. Бер вакыйга искә төште. Берзаман, Туфан абыйның юбилее көннәрендә без бер мәктәпкә иҗади очрашуга бардык. Татар әдәбияты укытучысы бик озак тәфсилләп сөйләгәннән соң, сүзен болай тәмамлады: “Туфан абый ни өчен бик тә популяр? Чөнки ул гади халык арасыннан чыккан язучы, драматург”, - диде. 

Мин бер сүз кыстырып куйдым: “Юк, Туфан абый һич кенә дә гади халык арасыннан чыккан язучы, драматург түгел”. Туфан Миңнуллин, нәрсә сөйли икән бу дип, сәерсенеп, миңа карап куйды. “Туфан ага гади халык арасыннан чыкмаган, ул бүген дә гади халык арасында”, - дип әйттем. Данил Салихов та һәрвакыт халык арасында, халык белән бергә”.

Данил Салихов: “Минем һич кенә дә көтүдә йөрисем килмәде”

Данил Салихов мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, музыка көллиятенә җырчы булып укырга керә. Анда өч ел белем ала. Әмма көннәрдән бер көнне тота да театр училищесына китеп бара. Ни өчен музыка көллиятен ташладыгыз, дип сорагач: “Музыка училищесын бетергәннән соң Татарстанның җыр һәм бию ансамбленә барачаксың, дип әйттеләр. Мин җырчы һәм биючеләр арасында гади генә җырчы булып йөрермен дип уйладым, минем һич кенә дә көтүдә йөрисем килмәде. Минем үз сүземне әйтәсем килде, шуңа күрә мин театр училищесына килдем.

Элек, белгәнебезчә, шушы бина (К.Тинчурин исемендәге театр бинасы – ИТ) Галиәсгар Камал исемендәге театр иде. Әлеге театр яныннан үтеп барган вакытта мин тәрәзәдә Марсель Хәким улы Сәлимҗанов курс җыя дигән игълан күрдем. Ә мондый даһиның кулы астында уку ул – зур дәрәҗә. Мондый шәхеснең шәкерте булу – хыялда гына була торган әйбер. Олуг шәхесләр булганда минем чыннан да театр юлыннан китәсем килде. Алар мине яшәргә, гаиләмне алып барырга дә өйрәтте, киләчәккә күземне ачты”, - диде юбиляр.

Чыннан да, Данил Салиховның бик зур бәхете була, ул танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендәге группага эләгә. Шуннан соң Данил Салихов Г. Камал исемендәге театрда эшли башлый.

Архив фондында Данил Салиховның 3 курс диплом спектакле язмасы да сакланып калган. Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Яшьлегем – юләрлегем, яшьлегем – гүзллегем” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән видеоязманың өзеге дә күрсәтелде, анда Данил Салихов Г.Камал исемендәге театр актрисасы Венера Шакирова белән уйный.

Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрларда ике дистәдән артык рольләр башкарганнан соң, Данил Салихов үзен драматургиядә сынап карый. Күп тә узмый, ул үзе тудырган геройларны тамаша залында дулкынланып күзәтеп утыручы авторга әверелә. Данил Салихов татар сәхнәсенә беренче тапкыр “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” драмасы белән чыга. Ул нәкъ шушы сәхнәдә 1987 елда күренекле режиссер Празат Исәнбәт тарафыннан куела.

Фәрит Бикчәнтәевтән бүләк 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Данил Салихов белән бергә укыган елларын исенә төшерде. “Без Марсель Сәлимҗанов курсына 1979 елда укырга кердек. Чыннан да, без булганбыз микән ул дип хәзер уйлап куям. Безнең белән бер курста укыган Данил югары дәрәҗәләргә менде. Язмыш шулай китереп чыгарган, күрәмсең. Аның юлы җиңел булмады. Күпмедер вакыт без элемтәдә тормадык. Хәзер инде без икебез дә рәис. Иҗатчы кешегә җитәкче булу икеләтә авыр. Данил – чын иҗат кешесе.

Театр училищесының студентлары ике төркемгә бүленә иде: авыл балалары һәм шәһәрнекеләр. Әлбәттә, шул ике төркем арасында ниндидер низаг булды. Авыл балалары татарчаны бик шәп белә иде, ә без, шәһәрнекеләр, начар сөйләштек. Ләкин беренче курсның ахырында укытучыбыз Асия апа Хәйруллина шәһәр балаларына бишлеләр, ә авылларга өчле билгеләре куйды. Асия апага Данил: “Бу – дөрес түгел”, - диде.Ул вакытта да Данил үз сүзен әйтә торган кеше иде. Шулай итеп, без, шәһәр балалары, татар телен Данил Салиховтан өйрәндек”.

“Данил, Актаныш районыннан булуга карамастан, йортын Биектау районында салган, без күршеләр булып чыктык! Театр белән Бухарестта булганда директорыбыз Илфир Якупов шалтыратып, нинди бүләк сайларга кирәклеген миннән сорады. “Ул йорт салган, гел үзенә кунакка чакыра. Күрәмсең, җирдән башка яши алмый”, - дидем.

Фәрит Бикчәнтәев Камал театры исеменнән Данил Салиховка җиһазлар өчен кораллар алуга бүләк картасын һәм яңа спектакльләрнең премьераларына чакыру билетларын тапшырды.

Данил Салихов турында курсташлары: “Матур итеп алдаша белә иде, кесәсендә гел акча булды”

Данил Салиховның Казан театр училищесында бергә укыган курсташларына да (Венера Шакирова, Зөлфия Авзалова, Рафил Сәгъдуллин, Рифат Йосыпов, Илдар Миңгәрәев,) сүз бирелде. “11 егет, 6 кыз идек без. Безнең турында “Егетләре талантлы, кызлары чибәр”, - дип әйтәләр иде. Беренче курста булганда Данил әнә шул чибәр кызлар арасыннан берсен дә сайламады. Рәмзия (хатыны – ИТ) дус кыз булып кунакка килеп йөрде, аннан соң алар икенче курста ук өйләнештеләр.

Данил укыган елларда ук бик кирәкле сыйфатка ия – анда фантазия көчле иде. Данил дәрескә соңга калса, шулхәтле матур итеп алдаша белә иде, һәркайсыбыз аңа ышанды. Аннан соң, без Данил янында гына йөрдек,чөнки аның кесәсендә гел акча булды! Аны хәзерге вакытта гына аңлыйсың, чөнки акча тырыш һәм тәвәккәл кешедә генә була ул. Элекке Данил һәм хәзерге Данилның эчендә уртак сыйфаты – аның һәркемгә ачык булуы".

Кичәдә Россиянең төрле театр труппалары тарафыннан Данил Салихов әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, “Актаныш якташлыгы” җәмгыятеннән һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән бию куелды, шулай ук Данил Салиховның кияве – Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовтан җырлар яңгырады һәм тагын бик күп сәнгать әһелләреннән бүләкләр бирелде, котлау сүзләре яңгырады.

“Марсель абый җитәкләп, иҗатка атлап киткән иде, инде миңа да алтмыш тулды. Бу сәхнәдә кемнәрнең генә эзе калмаган. Изге сәхнә ул. Алтмыш яшемдә сездәй туганнарым белән милләтнең шушы сәхнәсендә басып торуым белән мин үземне бик бәхетле саныйм. Минем уйларым, кичерешләрем, йөрәк януларым шушы образларымда, әсәрләремдә”, - дип ихлас сүзләре белән җавап бирде кичә ахырында Данил Салихов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100