Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Шамил Идиатуллин: Кем газета укый, шул телевизор караучылар белән идарә итә

Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллин «Зур китап» бәйгесендә җиңү яулаганнан соң үзендәге эчке актерны, шулай ук туристны иреккә чыгару теләге белән яна. Якташыбыз «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә дәрәҗәле әдәби премиягә лаек булганчыга кадәрге һәм аннан соңгы тормышы, Россиядә әдәбиятның язмышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Язучы Шамил Идиатуллин: Кем газета укый, шул телевизор караучылар белән идарә итә

Балаларча куанудан көчле эйфориягә кадәр

- Бәйгедә җиңү белән котлауларның кайсылары иң кадерлесе һәм үзенчәлеклесе булды?

- Гаиләнең котлавы, әлбәттә. Алар минем өчен җан атты һәм миннән аермалы буларак, мөмкинлекләремә ышанды. Ә мин исә өметләнмәдем дә.

Шулай да мин нәтиҗәләр игълан ителгәнчегә кадәр үземне күпмедер дәрәҗәдә җиңүче, йолдыз итеп тойдым: чөнки мине сәхнәгә чакырганда балалар әдәбиятының берничә вәкиле зал уртасына басып, «Шамил, ура!» дигән шигарь күтәрде. Ягъни алар алдан ук шыпырт кына килешеп, хәрефләр бастырган һәм урыннар алып куйган булып чыга. Залда чышын-пышын сөйләшү китте, алып баручылар әле беркайчан да һәм беркемгә дә мондый теләктәшлек күрсәтелмәвен искәртте, ә мин исә балаларча бәхет диңгезендә йөздем. Аннары нәтиҗәләрне белгәч аптырашта калдым һәм мине эйфория биләп алды. Җыеп кына әйткәндә, искиткеч булды.


"Зур китап" матбугат хезмәте фотосы

- Алдагы «Зур китап»та катнашырга уйламыйсызмы?

- Юк, әлбәттә. Мин әлегә моннан баш тартам һәм бу шатлыклы халәттә озаграк торырга җыенам – язарга бер дә яратмыйм, бу бик озакка сузыла, эчпошыргыч һәм алҗыта торган хезмәт. Булдыра алганда, язачакмын. Тәҗрибә күрсәткәнчә, берничә ай эчендә иҗат эше үзенә бөтереп алачак. Әмма мин бик акрын язам, Башлачев җырындагы кебек, моның өчен миңа бер елдан биш елга кадәр интегергә кирәк. Кыскасы, алдагы китап быел дөнья күрмәячәк, моны төгәл беләм. Аңа реклама ясаргамы-юкмы икәнлеген нәшир үзе хәл итсен. Мин мондый эшләргә кысылмаска тырышам.

- «Город Брежнев» дигән фильм төшерергә җыеналар икән. Сез анда кемне уйнар идегез?

- Нинди генә роль бирсәләр дә, аны җиренә җиткереп башкарыр идем, хәтта «Оскарлар» да җитмәс иде. Бары тик шунысы гына коткара (мине дә, дөнья кино сәнгатен дә): мин үз китабымдагы теләсә кайсы геройдан өлкәнрәк. Моннан утыз ел элек мин, мисал өчен, яшүсмер Артур яки аның берәр дусты, унбиш ел элек Артурның әтисе Вазыйх роленә дәгъва кыла алыр идем. Ә хәзер шушы форсаттан файдаланып берәр комик карт яки файдасына караганда зыяны күбрәк күрше ролен уйнап булыр иде, әмма тыелып калырга тырышам. Әгәр дә режиссер миңа берәр роль тәкъдим итә икән, моңа риза булырмын һәм бәхеттән башым күккә тияр дип куркам. Шундый авантюраларны бик яратам! Кыскасы, мондый хәл була күрмәсен дип дога кылыйк.

- Шамил, Казан хәзер сезнең өчен нәрсә ул: өченче башкаламы, туган ил, провинцияме, әллә яңадан кайтасы килгән урынмы?

- Иң элек – балаларымның туган урыны, хәзер – мин әледән-әле кунакка кайта торган дусларым һәм туганнарымның шәһәре. Алар мине алга таба да чакырып кунак итәр дип өметләнәм. Казан соңгы унбиш елда бик матурайды, чын мәгънәсендә чәчәк атты. Шунысы гына бераз хәтерне калдыра: моның өчен аңа мине «куып җибәрергә» туры килде. Әмма, мәгълүм бер мәзәктәгечә, болай да начар булмады бит.

- Сүз уңаеннан, мәзәкләр турында. Мондый бер мәзәк бар: «Миллион сум акчаң булса, нишләр идең?» - «Бурычларны таратачакмын». - «Ә калганын нишләтәсең?» - «Алары көтеп торыр!» Сер булмаса, приз акчасын нәрсәләргә сарыф итәчәксең?

- Нигездә, сез күрсәткән кысаларда эш итәргә туры киләчәк. Шулай ук гаилә белән кая да булса ял итәргә барасы килә. Инде дүрт ел диңгездә коенганыбыз, ә турист сыйфатында гомумән беркая да барганыбыз юк.


Фото - Шамил Идиатуллинның шәхси архивыннан

Фантастика, фэнтези һәм башкалар

- Фантастик китаплар яратасызмы? Кайсы авторларга өстенлек бирәсез?

- Балачакта киштәгә буем җиткән кадәр бөтен фантастик китапларны укып чыктым. Ул вакытта мондый китаплар күп түгел иде әле. Аннары фантастика бик күбәйде, мин аны рәхәтләнеп «ашадым», үзебезнең ил авторлары, аеруча Андрей Лазарчук, Михаил Успенский һәм Виктор Пелевинны ярата идем. Соңыннан моннан туя башладым, чөнки гомуми агымга фэнтези, башка төрле проектлар килеп кушылды. Һәм мин фантастик әсәрләр язучылардан тыш та яхшы авторлар муеннан икәнен белгәч, бу эшне ташладым. Алар, нигездә, чит ил язучылары иде. Яраткан авторларым арасында бертуган Стругацкийларны, көнбатыш классикларыннан Хайнлайн һәм Дикны атап үтә алам. Лемны начаррак белсәм дә, иҗатына югары бәя бирәм. Бүгенге көн авторларыннан Нил Стивенсон һәм Сергей Жарковскийга мөкиббән китәм – барлык язганнарын укып барам һәм түземсезлек белән яңа китапларын көтәм.

- Бүген фэнтези фантастикадан нәрсәсе белән аерыла?

- Фэнтезины яратмыйм. Мин терминология мәсьәләсендә көчле түгел, шунлыктан фэнтезины аждаһалар, эльфлар һәм плащ кигән романтик илгизәрләр турындагы, ә фантастиканы нормаль шартлардагы нормаль кешеләргә багышланган әсәр дип күз алдына китерәм. Беренчесе миңа кызык, икенчесе – юк. Кагыйдәдән искәрмәләр бар, әлбәттә. Әйтик, Майкл Суэнвикның дилогиясе («Дочь железного дракона» һәм «Драконы Вавилона») бик ошады. Әмма ул нәкъ менә кешеләр турында, ә фэнтези анда хәтта алым да түгел, ә эксперимент сыйфатында гына кулланыла.



- Бу жанрда хикәя язарга уйласагыз, ул нәрсә хакында булыр иде?

- Мине еш кына фантаст язучы дип атыйлар, әмма үземнең «Убыр» дилогиясен дә, «Эра Водолея» повестен да фантастик әсәрләр рәтенә кертмим, алар икесе дә – мистик триллерлар. Ә «Татарский удар» технотриллерын жанр таләпләрен белмәгәнлектән фантастик әсәр дип атыйлар. Минем фантастика жанрына караган ике китабым бар. Берсе – 2016 елның язында дөнья күргән «Это просто игра» повесте, икенчесе «Тубагач» (бер төндә үсеп чыга торган серле агач, интервью герое тарафыннан уйлап табыган сүз. - Авт.) хикәясе. Ул әле шушы көннәрдә генә аерым китап булып басылып чыкты (китапны Георгий Данелиянең мәшһүр «Кин-дза-дза!» фильмының мультипликацион версиясе авторы, рәссам Александр Храмцов бизәгән).

Мәче хезмәте һәм әдәбиятның моңсу роле

- Премия алганнан соң таный башлаулары эшләргә комачауламыймы? Кайсысы кызыклырак: интервью бирүме әллә алумы?

- Премия тапшыру турындагы хәбәр нигездә танышларны, аеруча күптән күрешмәгәннәрен селкетеп җибәрде, хәтта 30 ел бернинди хәбәр-хәтере булмаган сыйныфташлар элемтәгә чыкты. Бәхетемә күрә, урамда танымыйлар. Гомумән алганда, урта статистик россияле тормышында әдәбият зур роль уйнамый: биредә соңгы елда Россиядә яшәүче бер кешенең ничә китап укуын (бердән дә кимрәк) искә төшерү дә җитә.

Үземнән интервью алганда каушамаска өйрәндем инде, әмма әле һаман да шунысы интектерә: бер үк сорауларга бер төрлерәк җавап бирергә туры килә. Моннан, әлбәттә, качып котылуы мөмкин түгел, әмма бу ачуны китерә: балачактан ук кабатлауларны яратмыйм.


"Зур китап" матбугат хезмәте фотосы

Интервью алуы кызыклырак билгеле: һәрвакыт нинди дә булса яңалык ишетәсең. Ә үзем турында мин инде болай да барысын да диярлек беләм. Шуңа да карамастан, әлегә миннән интервью алырга теләгән хезмәттәшләремнең үтенечен кире какмыйм. Алайса нинди коллега ди инде мин.

- Социаль челтәрдәге сәхифәгездә песиегез турында постлар бик күп, ул еш кына компьютер янында бөтерелә. Мәче ни дәрәҗәдә нәтиҗәле «автордаш» була ала? Аның белән үзара дан бүлешү кызганыч түгелме? Сүз уңаеннан, Лобсанг Рампа үзенең кайбер китапларын песиләргә багышлаган…

- Мәчеләрне гомер буе күралмадым. Үземнең песигә килгәндә, ул «автордаш» буларак ташка үлчим, ә менә стрессларга каршы тору һәм тыйнаклык тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, аңа тиңнәр юк. Шунысы ачуны китерә: җаваплы мизгелдә экранны каплый да куя. Эше шундый булгач, берни дә кыла алмыйсың.

«Кем газета укый, шул телевизор караучылар белән идарә итә»

- Россиядә журналистика ни дәрәҗәдә ирекле (акчадан, хакимияттән, авторларның шәхси намусыннан)?

- Бер яктан, аяныч: газета-журналлар, ил, дөнья күләмендәге яңалыклар белән таныштыра торган порталлар бер-бер артлы ябыла яки күңел ачу темаларына күчә, социаль челтәрләрдә тәҗрибәле мөхәррир һәм нинди дә булса җыештыручы эзләү турында медиахолдинг игъланы «киләп сарып» йөри, мөхәрриргә карарганда җыештыручыга югарырак хезмәт хакы тәкъдим ителә.

Сыйфатлы гаммәви мәгълүмат чаралары сегменты тарайганнан-тарая, «сары» матбугат торган саен күбрәк урынны били. Россиядә газеталар күмәк пропаганда һәм оештыручы орган булудан туктады, әмма мәгънәле тормышның бер өлеше булуга ирешмәде. Чөнки бу тормышны гадел рәвештә һәм тулы итеп чагылдырырга өйрәнә алмадылар.

Икенче яктан, сыйфатлы гаммәви мәгълүмат чаралары зур тизлектә яңа платформалар һәм каналларга тарала. Укучылар арасында аларга ихтыяҗ бар. Гомумән алганда, «кем газета укый, шул телевизор караучылар белән идарә итә» дигән принципны әле беркем дә гамәлдән чыгармады.


"Зур китап" матбугат хезмәте фотосы

Россиядә детектив үлгән, ә триллер әле тумаган

- Сезнең карашыгызча, бүгенге көн әдәбиятындагы төп проблемалар нидән гыйбарәт? Иң яхшы авторлар, 2017 елдагы иң кызыклы әдәби вакыйгаларны санап үтегез әле.

- Төп проблема – сыйфатлы беллетристика һәм нон-фикшнга зур кытлык булуында.

Соңгы берничә дистә елда без яңа прозаның, башка күп кенә өлкәләрдәге кебек үк, пирамида хасил итүенә күнектек. Аның нигезендә гаять зур тираж белән нәшер ителә торган фантастика, детективлар, хатын-кыз романнары (һ.б.) ята. Әлеге базиста беллетристика урнашкан (тиражлар уртача). Пирамиданың очын үткен фикер һәм югары стиль үрнәкләре тәшкил итә (тиражлар зур түгел, әмма кайбер китаплар урта рәттәгеләр белән ярыша ала). Пирамида күптән инде авыш баганага әверелде: үз-үзен һәм укучысын тиз арада, уңышлы рәвештә юкка чыгара торган криминаль һәм фантастик китапларның тиражлары кимеде һәм зур әдәбият күрсәткечләре (2-5 мең данә) белән тигезләште. Ә багананың уртасы нечкәрде: детектив класс буларак җан тәслим кылды, триллер юньләп туарга да өлгерми калды, яхшы фантастика реалистик проза кебек үк юк дәрәҗәсендә.

- Укучыларга нинди китаплар тәкъдим итәр идегез?

- Минем үземә дә укучы буларак яхшы китаплар җитми. Икенче яктан, шул ук «Зур китап» ел саен минем өчен кызыклы юнәлешләрдә эшли торган кимендә бер-ике авторны ачарга мөмкинлек бирә. Быел берәү дә җиңмәде, әмма Алексей Сальниковның «Петровы в гриппе и вокруг него» һәм Андрей Рубановның «Патриот» романнары киң яңгыраш тапты. Узган елда Мария Галинаның «Автохтоны» романы финалга үтте, ә Леонид Юзефовичның «Зимняя дорога» һәм Евгений Водолазкинның «Авиатор» романнары җиңүчеләр рәтендә булды. Гомумән алганда, сыйфат стандартлары бар, күләм ягыннан үсешне генә көтәсе калды. Ул көнне күрербез дип уйлыйм.

Безнең белешмә. Шамил Идиатуллин – 2017 елда «Зур китап» дәрәҗәле әдәби премиясе җиңүчеләренең берсе. Ул «Город Брежнев» романы өчен өченче урынга лаек була. Әлеге романда узган гасырның 80нче еллары, автокалада яшәүче бер яшүсмернең тормышы сурәтләнә. Ульяновскида туган. Чаллыда, Казанда яшәгән, хәзер Мәскәүдә гомер итә. 1988 елдан бирле журналистика өлкәсендә эшли. 9 ел «Известия Татарстана» (соңрак - «Время и Деньги») газетасында, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Бер үк вакытта 1994 елдан «Коммерсантъ» Нәшрият йортының Татарстандагы үз хәбәрчесе була.

2001 елдан - «Коммерсантъ»ның Казандагы баш мөхәррире. 2003 елның ноябреннән «Коммерсантъ» Нәшрият йортының Мәскәүдәге офисында эшли. Бүгенге көндә төбәк бүлеген җитәкли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100