Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләрне ничек танытырга? "Интертат" журналисты шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны Тукай премиясенә тәкъдим итә

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар сайлау чорында Татарстан Язучылар берлеген селкетеп җибәргән бер вакыйга булды. “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабировның фикере Татарстан Язучылар берлеген кузгатып җибәрде.

news_top_970_100
Яшьләрне ничек танытырга? "Интертат" журналисты шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны Тукай премиясенә тәкъдим итә
- Яшь язучылар берлеге кирәк! - диде "Идел" яшьләр әдәби журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Татарстан Язучылар берлегендә узган Әдәби тәнкыйть остаханәсе утырышында.



Бу тәкъдим әгъзаларының уртача яше илленең теге ягында булган Татарстан язучылар берлеген уятып җибәрде кебек. Әлбәттә, Берлекнең быел 60ын тутырып йөргән рәисе каршылыгын белдерде:

- Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды... Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүлгән кебек таркала да бетә. Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм, - диде язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахманович.

Әмма, җәмәгать, халкыбыз белеп әйтә – “Җил исми, яфрак селкенми”. Димәк, җилләре искән, Радик Сабиров яфрак селкенүен беренче булып хәбәр итүче генә.

Велосипед уйлап чыгарумы, яшьләрдән комсомол ясаумы?

Радик Сабировның “Яшь язучылар берлеге” идеясе социаль челтәрләрдә дә кызыклы фикер алышу тудырды.

- Велосипед уйлап чыгару. Тирләр өчен көчәнү, - дип бәяләде журналист Земфира Гыйльметдинова. - Җыелсыннар берлектә, кайнашсыннар шул ук яшьләр. Тукай клубын эшләтсеннәр, бакчасын, каминнарын, башкасын. Акча сораучы юк бит анда, кертмибез диюче дә юк.

Ул заманында “Идел”нең рус версиясенә авторларны – Галина Зәйнуллина җәлеп итүе, татар версиясендә Ркаил Зәйдулла эшләвен искә төшерде.

- Ул елларда редакциядә әдәбият акулалары эшли, яннарына җыелучылар бихисап иде, - дип дәвам итте Земфира. - Әдәби журналда бер булса да "әдәби багана" булырга тиеш инде ул - янына кереп сөйләшеп утырырлык, тәмәке тартырлык, чәй эчәрлек...

- Кешеләрдән комсомол ясавы кирәк микәнни, үзләре теләк белдермәсә? – дип сүзгә кушылды Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Сәясәт фәннәре кандидаты, "Мин татарча сөйләшәм" хәрәкәтен башлап йөрүче активистларның берсе Илшат Сәетов шактый кискен итеп Язучылар берлегенең кирәклегенә дә шик белдерде.

- Бездәге татар иҗатчыларының иң яшь дигәне дә 30дан узган. Алмаш бөтенләй юк диярлек, - дип зарланып алды Башкортстан журналисты Илдус Фазлетдинов.

Фәлсәфә галиме Илшат Гыймадиев “Идел” журналының туксанынчы елларның иң якты бер күренеше булуын искә төшерде.

Шунысы кызык, сөйләшүдә яшьләр катнашмады. Аларга нәрсә кирәк булу-булмавы турында яше яшьлектән узган апалар-абыйлар сөйләште. Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллинны да бик яшьләр дип саный алмыйм – гафу итсен!

Берлек түгел, мәгълүмат базасы

Радик Сабировның үзе белән сөйләшкәч, сүзнең рәсми берлек түгел, ә бары тик яшь иҗатчыларның мәгълүмат базасын булдыру турында баруы ачыкланды. Әмма яшь иҗатчылар проблемасы чыннан да бар бит. Аларның Берлекне кирәксенмәүләре язучыларның затлы офисында уздырылган кичәләргә йөрмәүләреннән үк аңлашыла. Без төрле әдәби чараларда яшьләрнең бөтенләй булмавын да күрәбез.

Димәк, Татарстан Язучылар берлеге иҗатчы яшьләр өчен авторитет түгел һәм аның әгъзасы булу аларның асыл максаты түгел икән, нишләп “Идел” журналы үзе аларны тупламаган соң моңарчы? “Калеб” яңа буын иҗади хәрәкәте ул яшьләрне җыярга тырышып карый үзе. Әмма Татарстан Язучылар берлеге дигән иҗтимагый оешма белән “Калеб” яшьләр җыены дигән иҗтимагый оешманың аермасы зур. Беренчесе бюджет субсидиясенә яши һәм, Аллага шөкер, затлы биналары һәм штатлары бар, икенчесенең энтузиазмнан башка бер нәрсәсе дә юк. “Идел” әдәби журналының дә офисы һәм аз булса да штаты бар – әллә кайчан тупларга вакыт иде яшьләрне! Ә юк, яшь иҗатчыларның үз әдәби журналлары белән дә кызыксынмавы ачыкланды, Радик Сабиров моны үзе үк әйтеп бирде. Ягъни, яшь иҗатчылар журнал битләрендә үз фамилияләрен һәм фоторәсемнәрен күрергә атлыгып тормыйлар булып чыкты.


- Яшьләр “Идел”гә әсәрләрен бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын, элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул “Вконтакте” да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк дип уйлаумы - анысын аңлата алмыйм, - ди Радик Сабиров.

Радик Сабировның беркатлылануы аңлашылып бетми. Әлбәттә, гонорар булу-булмау – әһәмиятле фактор. Яшьләр дигәч тә, алар романтик хисләр белән тукланып тора алмый. Шигырь ул - интеллектуаль милек, ул - товар, димәк, ул түләнергә тиеш. Ә инде тамак туйдырырлык гонорар юк, ә язасы килә икән – "лайк"ка эшләргә кала.

“Мин бүген юлда килгәндә яшьләр белән аралашып килдем. Шигъриятнең укылуы-укылмавы турында да сөйләштек. Бүгенге яшьләр гонорарга омтылмыйча, лайкка да язалар, үз шигырьләрен социаль челтәрләргә урнаштырып лайк җыялар”, - дигән иде Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасында шагыйрәнең улы, журналист Әнвәр Маликов.

Ә яшьләргә ни кирәк?

Хәер, яшьләрнең үзләре белән сөйләшеп карыйк. Яшь шагыйрь Азат Миргаязовка шалтыратам. “Яшь иҗатчыларны берләштерә торган җыен, шура кебегрәк берәр орган булса, ярар иде, - диде ул. – Алар төрле чаралар оештырсалар, премия фонды булган конкурслар уздырылса, яхшы булыр иде”. Азат Татарстан язучылар берлегенең төрле чараларга чакыруын, әмма аларның кызык булмавын әйтте. “Чөнки аларны өлкән буын уздыра”, - диде ул.

“Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөрүче яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина башкачарак фикердә. “Язучылар берлеге базасында ниндидер яшьләр җыены булса, яхшы булыр иде, - ди ул. - Язучылар безне үз канатлары астына алсыннар, иҗатыбызны камилләштерү өчен мастер-класслар, лекторийлар, төрле очрашулар даими оештырылып торса иде”, - ди. Ләйлә иҗат белән акча эшләү мөмкинлеген кире кага. Әйтик, ул җыр текстлары язу тәкъдимнәреннән дә баш тарта. “Иҗатыбызны социаль челтәрләргә элеп кую канәгатьләндерә”, - ди ул. Иҗатын журналларга тәкъдим итеп йөрмәвен гап-гади татар кызы тыйнаклыгы белән аңлата.

Иҗатчы яшьләрне берләштерү буенча шактый актив эшләгән Гүзәл Сәгыйтова иҗатчы яшьләрне бер йодрыкка берләштерү хәзер бик авыр булуын әйтә. “Яшь буын совет чорында тәрбияләнмәгән. Аларның һәрберсе мөстәкыйльлеккә омтыла, шәхси бренд барлыкка китерергә тели. Аларның һәрберсенең лидер булу теләге көчле”, - ди ул. Ул бүгенге яшьләрдә практик якның өстенлек итүен билгеләп үтә, аларның шәхси файда эзләвен әйтә.

Яшьләрнең берләшергә теләмәве Татарстан язучылар берлегенең чираттагы рәисен сайлаганда да ачык күренде. Әйтик, 2016 елгы сайлаулар вакытында Рәислеккә тәкъдим ителгән кандидатураларның берсе яшь иҗатчылар вәкиле – Рифат Сәлах иде. Ул нибары җиде тавыш җыя алды. Ул җиде тавышның да бөтенесе яшьләрнеке булмавын беләм. Бер яшь кеше икенче бер яшь кешенең үз лидеры булуын теләми булып чыга?

Яшь кеше һәм картайган яшьлек турында бер фикер

Яшьләр дип яздык язуын, республикада яшьләр эшләре буенча аерым бер министрлык бар, республикада ике дәүләт телендә яшьләр әдәби журналыбыз чыгып килә, "яшьләр сәясәте" дигән термин бар.

Ә кем соң ул яшь кеше, аерым алганда, яшь иҗатчы? Әйтик, миңа калса, инде кайчаннан бирле яшь композитор исемен күтәреп йөргән Эльмир Низамов, Эльмира Галимова да, яшь шагыйрьләр исемен йөрткән Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин да, яшь драматург Илгиз Зәйниев тә күптән яшь түгел инде.


Сүз уңаеннан, кызык инде бездә - 14 яшьтән кешегә паспорт бирәбез, 16 яшьтән эротика булган фильмнарны карарга рөхсәт итәбез, 18 яшьтән кулларына автомат тоттырабыз, права биреп руль артына утыртабыз һәм өйләнешергә рөхсәт итәбез. Кыскасы, Габдулла Тукай исемендәге премияне бирүдән тыш, өлкәннәр категориясенә керүчеләр эшләгәннең бөтенесен дә эшләргә рөхсәт итәбез, ә үзебез. яшь дип, иҗатларына, гамәлләренә ташлама ясарга маташабыз.

Ә Габдулла Тукай премиясенә килгәндә, җәмәгать, Равил Фәйзуллин аны 35 яшендә алган... Ә бездә “сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялыймы?”

Әйдәгез, Йолдыз Миңнуллинаны Тукай премиясенә тәкъдим итик - менә булыр урта буынга якынаеп барган яшьләргә игътибар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100