Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов: Иҗатымны таныту белән бергә, югарырак максатка да ирешәм

Без Илнар Шәрәфетдиновны Башкортстан егете, татар яшьләре арасында танылган видеоблогер буларак беләбез. Илнарда ике талант берләшкән - ул җырчы һәм спортчы. Бер ел элек Илнар безгә интервью биргән иде. Бүген яшь башкаручы, видеоблогер тормышында нинди яңалыклар бар?

news_top_970_100
Видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов: Иҗатымны таныту белән бергә, югарырак максатка да ирешәм


- Хәерле көн, Илнар. Узган ел "Татар-информ"да синең белән әңгәмә дөнья күрде. Әлеге интервьюдан соң тормышыңда үзгәрешләр булдымы? Гомумән, син безгә нинди яңалыклар алып килдең?

- Исәнмесез! Әйе, төгәл бер ел элек сезнең белән очрашырга насыйп булды. Кабат күрешүемә бик шатмын. Интервьюдан соң, Татарстан интернет кулланучылары тарафыннан, сәхифәмә карата кызыксыну һәм язылучылар саны да артты. Монда “Татар-информ”ның зур ярдәмен күрәм.

- Узган ел синең өчен бик уңышлы булды, дип беләбез. Яңа проектларда катнаштыңмы?

- Үземне гел яңа өлкәләрдә сынап карарга тырышам. Быел җитди рәвештә бию белән шөгыльләнә башладым.

- Син үзеңнең You-tube каналыңны алып барасың. Ул татар яшьләре арасында шактый популяр. Бүгенгә нинди саннар китерә аласың?

- Аллага шөкер, үз агымы белән бара. Каналга керүчеләр көн саен өстәлеп тора. Каверларны караулар исәбенә гомуми статистика ясаганда, бүгенге сан – 450 мең.

- Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы? Блогер башкалардан кай ягы белән аерылып тора?

- Мин үз каналымны алып барам, укучыларыма кызыклы һәм файдалы контент тәкъдим итәргә тырышам, моңа бөтен энергиямне сарыф итәм... Әйе, мин – блогер.

- Интернет киңлегендә татар блогерлары да үзләрен күрсәтә башлады. Син аларны күзәтеп барасыңмы?

- Әйе, күзәтеп кенә бармыйм, ә күпләре белән дустанә мөнәсәббәттә дә торам. Безнең сафлар киңәер һәм укучылар саны да артыр дип өметләнәм.

- Татар блогерлары җитештергән контентны ничек бәяләр идең? Аның уңай һәм тискәре якларын искәртеп үтә аласыңмы?

- Кемнедер тәнкыйтьлисем килми. Әлбәттә, мин ниндидер күзәтү, сыйфатлы анализ ясарга тырышам. Тик бу бары үзем өчен генә. Җитешсезлекләр үземдә дә шактый. Мин аларны күрәм. Фикердәшләремнән хата эзләргә түгел, ә күбрәк үз өстемдә эшләргә, камилләшергә тырышам. Моны башкаларга да киңәш итәм.

- Үзебезнең блогерлар арасында кумирларың бармы?

- Кумирлар юк. Аеруча кызыксыну уятканнары бар. Шул исәптән, @tatar_malay буларак билгеле Ренат Галиәхмәтов һәм “Минем яраткан татар теле” проекты.

- Син төшергән видеоларны яратып карыйлар, тыңлыйлар. Лайклар куялар, репостлар ясыйлар. Интернет синең өчен бик мөһим һәм уңышлы мәйданчык булды. Илнар, ә синең һөнәреңә гаиләң, якыннарың нинди мөнәсәбәттә?

- Дусларым, аеруча гаиләм бик уңай карый. Алар минем терәгем. Һәр уңышыма сөенәләр. Монда иң мөһиме – интернеттагы эшчәнлекне реаль тормыштан дөрес итеп аера белү.

- Синең рус, инглиз һәм испан телләрендә дә каверларың бар. Башка милләт кешеләре күзәтеп барамы? Бәлки фанатларың да бардыр?

- Фанатлар дип әйтә алмыйм, ләкин актив караучылар бар. АКШта, Франциядә, Германиядә... Телне аңламасалар да – карыйлар, фикерләре белән уртаклашалар. Аларга иҗатым белән кызыксынганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Андый тыңлаучылар күбрәк булсын иде. Чөнки үз иҗатымны таныту белән бергә, мин күпкә югарырак максатка ирешәм: татар теле, мәдәнияте белән кызыксынучылар санын арттырам. Ә бу миссия күпкә мөһимрәк.

- Син үз блогыңны ике юнәлештә алып барасың: музыка, каверлар төшерү һәм спорт. Без махсус карап чыктык, спорт темасына караган барлык видеоязмаларың да искиткеч сыйфатлы һәм креатив эшләнгән. Син авыл егете. Күпләребез авылда үсеш өчен мөмкинлекләр юк дип уйларга күнеккән. Син бу стереотипны үз мисалыңда җимерәсең. Авыл шартларында үз тренерың да, махсус җайланмалар белән җиһазланган спорт залларында шөгыльләнү мөмкинлеге дә юк. Ләкин бу сиңа үз максатларыңа ирешергә комачауламый. Бу бит феномен да түгел, ә зур тырышлык нәтиҗәсе. Авыл җирендә үсеш өчен мөмкинлек юк дигән фикердә булган кешеләргә синең җавабың нинди?

- Иң мөһиме - теләк. Әгәр теләгең зур икән, син алга омтыласың, тырышасың һәм үз максатларыңа ирешәсең. Башка юлны белмим. Әгәр сиңа нәрсәдер комачаулый икән, ул бары тик ялкаулык нәтиҗәсе генә. Үз-үзеңә киртә корып, чикләнергә кирәкми.

- Илнар, тәҗрибәсез, бу эш белән яңа гына шөгыльләнә башлаган блогерларга нинди киңәшләр бирер идең?

- Иң мөһиме – зур теләк, тырышлык һәм үз һөнәреңә җитди караш.

- Ә син үзеңне гитарасыз күз алдына китерә аласыңмы?

- Гитара белән күптәннән дусмын. Беренче гитарамны 2011 елда әтием алып бирде. Анда бик озак уйнарга өйрәндем. Бүген дә яңа техниканың серенә төшенергә тырышам.

- Татар музыка сәнгатендә сине кемнәр илһамландыра? Бүгенге эстрадага карата мөнәсәбәтең нинди?

- Хәйдәр Бигичев, Илһам абыйларның тугры тыңлаучысымын. Бүгенгеләрдән якташым, Салават Фәтхетдиновны якын итәм. Ә заманча эстрадага килгәндә... Үземне актив тыңлаучы дип исәпләмим.

- Илнар, киләчәккә нинди планнар корасың?

- Үз өстемдә эшләүне дәвам итәргә. Камиллекнең чиге юк. Интернет сәхифәмне тагын да үстерергә һәм сыйфатлы контент булдырырга тырышачакмын. Ә иң зур теләгем: интернеттан реаль дөньяга чыгу, үз концертларымны оештыру.

- Яшьләргә нинди теләкләрең бар?

- Кайда гына яшәсәгез дә, үзегезнең кем булуыгызны онытмагыз. Нәселегезне һәм тарихыгызны барлагыз. Телгә, милләткә һәм туган туфракка тугры булыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100