Тукай премиясе: кемнәр лаек, кемнәр юк?

21 Марта 2018

Укылган: 1386 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә куелуга 60 ел тула. Һәр яз саен татар җәмәгатьчелеген кузгатып, сәнгатькәрләрне ымсындырып ала торган Тукай бүләгенә быел өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган диктор-коллекционер дәгъва кыла.

Һәр елдагыча Интернет киңлекләрендә кайсы кандидат лаек, кайсы юк дигән төрле фикерләр “йөгереп уза”. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәннәр белән элемтәгә кереп, аларның уй-фикерләрен белеште.

Премия нигезләмәсен искә төшереп узабыз: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Кандидатлар белән таныштыруны премияне алу мөмкинлекләре күбрәк булган шәхесләр исеменнән башларга булдык.

1. "Таттелеком": Тукай премиясе каләм ияләренә генә бирелергә тиеш түгел

Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфигуллин һәм аның матбугат хезмәте җитәкчесе, җырлар һәм шигырь китаплары авторы Рөстәм Зәкуанов.

Татарстанда яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен, быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. 

Төркемне Арча һәм Биектау районы хакимиятләре тәкъдим иткән.

Республиканың данлыклы хәйриячесе Лотфулла Шәфигуллин Г.Тукайга ят кеше түгел. Узган ел ул җитәкләгән ширкәт Яңа Кырлай авылындагы музейга шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән тарихи басмаларын җыеп тапшырды. Ул җитәкләгән “Таттелеком” игелекле гамәлләре белән безгә яхшы таныш. “Хәйриячеләргә нигә инде Тукай бүләге?” - диючеләр булса да, кандидатлар исемлегенә кертелгәч, димәк, комиссия лаеклы дип тапкан.


 - Премиягә безнең иҗади төркем лаек дип табылган очракта, яңа проектларны тормышка ашыруда кулланачакбыз. Соңгы ун елда безнең иҗат төркеменең тарихи мирасыбызны саклау, халкыбыз өчен кадерле булган истәлекле урыннарын яңадан торгызу, милләтебез язмышы өчен үзләренең гомерләрен багышлаган бөек шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтару, аларның музейларын булдыру юнәлешендәге эшләребезне шулай бәяләргә уйлаганнардыр, күрәсең. Проектларга килгәндә, безнең иҗат төркеме тарафыннан Биектау районы Камай авылы янындагы Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә тарихи чыганакларга таянып торгызылган кирмән һәм корылмалар халыкта һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Арча районы Яңа Кырлай авылында, нәни Апуш тормышында мөһим роль уйнаган Сәгъди абзый йорты территориясендә булдырылган әдәби-скульптур парк, Апуш коесы Тукай музеен тагын да тулыландырган, баеткан проектыбыз булды. Киң җәмәгатьчелек тәкъдим иткән икән, премиягә лаеклыны дәрәҗәле комиссия вәкилләре дөрес хәл итәр дип уйлыйм.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе каләм ияләренә генә түгел, җәмәгатьчелек фикеренә таянып рәссамнәр, сынлы сәнгать өлкәсендә иҗат итүчеләр, тарихи мирасыбызны кире кайтару юнәлешендә эшләүче коллективларга да бирелергә тиеш, - ди Рөстәм Зәкуанов.

2. Театр: Мондый чакта Аллаһыны да искә алабыз

Узган елны дәүләт бүләгенә театр коллективы тәкъдим ителмәде. Быел Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры кандидатлар исемлегенә узды.

Ч. Айматовның “Анам кыры” спектакле өчен Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар дәүләт драма театры иҗат коллективы: Рөстәм Галиев (директор һәм баш режиссер), Булат Насыйхов (баш рәссам), Гүзәл Шәмәрдәнова (артист) Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. 

Театр коллективын Тукай бүләгенә Татарстан театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән.


Районнарда эшләгән театрларның моңарчы дәүләт бүләгенә ия булганы юк иде. 60 еллык тарихта мондый факт күзәтелми. Т.Миңнуллин исемен йөрткән иҗат коллективының зур үзгәрешләр кичергәнен искә алып, соңгы уңышлары да шактый саллы булуын истә тотсак, бәлкем, премиянең алар кулына керүе дә бик ихтимал. “Анам кыры” спектакле театрга халыкара проектларда җиңү яуларга да ярдәм итте.

- Дәүләт бүләгенә кандидат итеп сайлану – үзе дә зур шатлык. Театрга игътибар арта. Телевидение, радиоларга чакыра башлыйлар. Журналистлар әңгәмәләр оештыра. Премияне алабызмы-юкмы, анысы - икенче мәсьәлә. Ч.Айтматовның “Анам кыры” - көчле әсәр. Татар бәгыренә үтә торган спектакльне чит өлкәләрдә дә яратып карадылар. Дәүләт премиясе - зур бүләк. Әлбәттә, аласы килә. Ни язгандыр, анысы билгеле түгел. Мондый мизгелләрдә Аллаһы Тәгаләне дә искә төшерәбез. Аллага тапшырган! - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның директоры һәм баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев.

Театр Тукай бүләгенә беренче ел гына дәгъва кылмый. Моңа кадәр коллектив Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” спектакле өчен дә мәртәбәле бүләккә куелган иде.

  3. Рәссам: Иҗатым да өлгерде, яшем дә җитмешкә җитте

Быелгы кандидатлар арасында өч рәссам бар. Шунысын да искәртеп узабыз: рәссамнар премия тапшыру тарихында лауреатлар арасында сан ягыннан икенче урында тора.

Быелгы кандидатлар арасында былтыр дәгъва кылган иҗатчылар да бар. Шундыйларның берсе - Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев. 

Рәссам Мәдияр Хаҗиевның “Татар хатын-кызлары” дип аталган картиналар сериясе быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. 

Рәссамны дәүләт бүләгенә Татарстан рәссамнар берлеге тәкъдим итә.


Халык рәссамының узган ел “Кол Гали һәм аның чоры” сериясе премиягә тәкъдим ителгән иде. Рәссам былтыр шушы серияне Болгар музеена бүләк итәргә ышандырган иде инде. Быел исә, кандидат сиксәннән артык картинасын Татарстан дәүләтенә тапшырачагын әйтте. 

- Мин гомер буе татар сәнгатенә тугры булдым. Иҗатым Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителер өчен өлгерде дип уйлыйм, яшем дә 70 кә җитте. Картиналарым Тукай премиясенә лаек, дип саныйм. Күңелем дә шуны сизә.

40 ел Яр Чаллының №1 сәнгать мәктәбендә укыттым. Укучыларым да шактый күп. Татар тарихын бездән соң килгән буыннар да белергә тиеш. Иҗатыма нәтиҗә ясарга вакыт җитте дип саныйм. “Хәзинә” милли галереясенә куелачак 82 картинамны Татарстанга бүләк итәчәкмен. Гомер буе татар тарихына, татар темасына кагылышлы картиналар иҗат иттем. Күргәзмәгә куелачак әсәрләрем иң яхшылары дип саныйм. Яшем бара, иҗатымны халыкка тапшырасым килә. 

Милли сәнгать галереясенә картиналарымны бүләк итү идеясе күптәннән күңелемдә йөри. Тарихи Болгар да шактый үзгәрешләр кичерде. Анда дин үзәге генә түгел, мәдәният үзәге дә булырга тиеш, дип саныйм. Шуңа күрә күргәзмәнең яртысын Болгар музеена яртысын милли галереягә тәгаенләдем. Хәзер инде милли тематиканы колачлаган яшь рәссамнар алай күп түгел, киләчәктә милли теманы күтәрүче булырмы, юкмы? Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләрем дә әлеге күргәзмәдә урын алачак. Җәмгысе 25 картина. Мин күбрәк хатын-кыз образларын иҗат итәм. "Татар хатын-кызлары" сериясендә Сөембикәдән алып татар әбиләренә кадәр кадәр гүзәл затларыбыз сурәтләнгән, - ди Мәдияр Хаҗиев.

4. Рәссам№2: Гомер буе татар өчен көрәштем

Рәссам Михаил Кузнецов - Казанда 30дан артык шәхси күргәзмәсен оештырылган рәссам. 

Михаил Кузнецовның Идел буе халыклары мәдәниятына багышланган 33 картинасы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Татарстанның халык рәссамын Татарстан Рәссамнар берлеге тәкъдим итте.

 

Беренче картиналарын тамашачы хозурына Михаил Кузнецов Башкортстанда яшәгәндә - 1976 елда ук тәкъдим итә башлаган. Казан училищесын 1970 елда тәмамлаганнан соң Башкортстанда 20 ел яшәп иҗат иткәч, 1989 елда ул кабат Татарстанга кайтып төпләнә. “Бәхетемне туган җирдә таптым”, - дияргә ярата кылкаләм остасы.

 - Мин татар авылында үстем. Минем иҗатымда татарлык чагылыш таба. Гомер буе мине милли тематика кызыксындырды. Казан - күп милләтле шәһәр. Монда милли катлам көчле, дияр идем. Татарлардан башлап һәр милләтнең гореф-гадәтләре картиналарымда урын алган. Мине һәрдаим туган ягымның тарихы кызыксындыра. Тормышта аралашкан кешеләр дә иҗатымны тулыландыра, бизи. Татар авылы өйләренә ямь өстәп торган чигелгән сөлге, тастымал, ак төстәге челтәрләр, өстәл япмалары, шау чәчәкле тукымадан тышлык кидерелгән мендәрләр, хәтта ком белән ышкып юылган идән такталары, паласлар да мине иҗатка рухландыра. Дөресен генә әйткәндә,  гомер буе татар һәм Татарстан даны өчен көрәштем, - диде рәссам.

М. Кузнецов картиналары Татарстан, Башкортстаннан тыш, Япония, Англия, Германия, Израиль, Америка,Төркия галереяләрен дә бизәп тора.

5. Рәссам №3: Минем өчен җаваплы чор

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Петров Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итә.

Рәссам Александр Петров “Тукай шигырьләренә” (10 эш), “Болгар истәлегенә” (19 эш), “Балачак хатирәләре” (21 эш) серияләре Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Татарстан Рәссамнар берлеге тәкъдим итә.


culture.ru

- Быел дәүләт бүләгенә кандидатлар арасында без өчәү. Мадияр Хаҗиев, Михаил Кузнецов һәм минем өчен җаваплы чор. Тиздән Казанда шәхси күргәзмәм ачылачак. Анда нәкъ менә премиягә куелган картиналар сериям белән якыннан танышырга мөмкин булачак, - диде Чаллы кылкаләм остасы.

Рәссам Татарстанның Ямаш авылында туган. 1983 елда Мәскәүнең Югары сәнгать-сәнәгать училищесында укыган. Иҗатында туган авылы һәм Болгар дәүләте тарихы чагылыш таба.

6. Язучы №1:  Тукай бүләге иҗатчыга алга барырга омтылыш бирә

Язучы Әхәт Гаффар былтыр да кандидатлар исемлегендә иде.

Әхәт Гаффарның “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы” һәм Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Язучыны премиягә Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә.


- Г.Тукай премиясе - иҗат кешеләре өчен зур омтылыш бүләге генә түгел, ә гаять зур җаваплылык билгесе дә. Туган халкыңның рухи дөньясы, аның бүгенгесе һәм киләчәге алдындагы җаваплылык билгесе. Тукай бүләге иҗатчыга алга барырга омтылыш бирә, - ди дәүләт премиясенә кандидат Әхәт Гаффар.

7. Язучы №2: Юбилярга түгел, иҗатчыга!

Зиннур Хөсниярның “Кичү”, “Гарасат” һәм “Көмеш чыбыркы” китаплары Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Тукай премиясенә бу язучыны Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты тәкъдим итә.


- Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, беренче чиратта, әдәби әсәрләр язганнарга бирелергә тиеш. Дәүләт бүләге комиссиясе нигезләмә кысаларында эшләсә, бик яхшы була инде. Хәтерләвемчә, нигезләмәдә әдәби әсәрләргә бирелә диелгән. Ул язучының башкарган иҗатына бәя булса, икенчедән премия әдипкә стимул да бирергә тиеш. Комиссиядәгеләр шуны аңласын иде. Ә юбилей уңаеннан, гадәттә, безнең илдә орден, медаль тапшыралар, - ди Зиннур Хөснияр.

  8. Язучы№3: Мин барысыныкын укыйм, минекен укыйлардырмы?

Язучы Камил Кәримов дүртенче тапкыр Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва кыла.

Камил Кәримовның “Карурманда кара песи” һәм “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Шунысы игътибарга лаек: Камил Кәримов - быел Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан тәкъдим ителгән бердәнбер язучы.


- Ун ел эчендә дәүләт бүләгенә 3 тапкыр Тукай премиясенә кандидат булып кереп карадым. Ел саен рәттән булмаса да, мин быел дүртенче мәртәбә кандидатлар исемлегенә кердем. Бу кимсенү дә, гаҗәпләнерлек күренеш тә түгел, чөнки бик җитди бүләк. Зур сынаулар узып, бүләк алу - нормаль хәл. Мине бер урында таптана, дип уйламагыз, һәрвакыт яңа китаплар тәкъдим итә килдем. Үземне Тукай премиясенә өлгереп киләм, дип саныйм, 70 яшь тулып килә бит инде. Әдәби практикам 40 елдан артык, беренче хикәям басылганга да 50 ел тула. Минем сәгать сугачак, үзем оптимист кеше. Үзен бөтен кешедән дә яхшырак язам, дип санамаган каләм әһеле, язучы булмас. Үзең үстергән алмагачка капка ярыгыннан карап торырга ярамый. Иҗат бакчаңа капканы каерып ачып керергә кирәк. Үз иҗатыма ышанам. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген алырга үземне лаек дип саныйм. Кандидатлар исемлегендәге көндәшләрем минем әсәрләремне укыйлардырмы - ансын әйтә алмыйм. Ә мин үзем аларныкын укыйм, чөнки егерме елга якын “Казан утлары” журналында эшлим, - ди үҗәт Камил Кәримов.

9. Диктор, коллекционер: Миңа акчасы кирәкми

 Күпләрне гаҗәпләндергәне шул: быелгы кандидатлар арасында танылган теле-радио дикторы Абдулла ага Дубин да бар.

Абдулла Дубинның “Казань на старинных открытках”, “Казань историческая: альбом”, “Старая Казань и ее окрестности”, “Две Казани: альбом”, “Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…”, “Астрахань историческая” хезмәтләре тәкъдим ителгән.

 Дәүләт бүләгенә үзен кем тәкъдим иткәнен Абдулла әфәнде әйтмәде.


- Мин бу бүләкне 55, 60, 70 яшемдә дә көттем. Ләкин булмады, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән быел кандидатлар исемлегенә кердем, димәк, минем хезмәтемне күргәннәр, бәяләгәннәр. Миңа акча кирәкми, мин акча алу өчен тырышмыйм, аның күләмен дә хәтта белмим. Әгәр дә премияне миңа бирә калсалар, ул акчаны “Яңарыш” фондына күчерәчәкмен, - диде хаҗи Абдулла ага Дубин.

Быелгы нәмзәтләр(кандидатлар) арасында иҗади төркемдә бер генә хатын-кыз - Түбән Кама дәүләт татар дәүләт драма театры иҗат коллективы составындагы Гүзәл Шәмәрдәнова. Дәүләтнең 60 еллык тарихлы бүләгенә ия булганнарның 14 проценты гына хатын-кызлар икәнен исәпкә алсак, бу - табигый күренеш.

Кандидатларның кайсына премия бирер идегез? Без шул хакта сораштыру үткәрдек. 

"Зәкуан булмаса, валлаһидыр, Кырлайда Сәгъди карт утары булмас иде!"


Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов:

- Исемлеккә эләккән кандидатларның фамилияләре беренче кабат кына яңгырамый, кайберләре үз әрсезлеге белән туйдыра да башлады. Халык игътибарын җәлеп итәрдәй, әдәбияттагы үз сукмагын раслардай яңа әсәрләре юк, тик иске пластинка урынына һаман буталып йөриләр. Рәссамнар да шулай, татар мөкиббән китәрдәй полотнолар бүләк итә алмыйлар. 

Исемлектә 9 кандидат арасында яңа бер оешма хасил булды – “Таттелеком”. Тукай бүләгенә аның ни катнашы бар дип меңнәр сүгенер, әмма тарихка чумып карыйк. Ниһаять, республика төзелгәннән соң үткән 100 ел буена революциягә кадәрге Гани бай Хөсәенов, Уфадагы Сәлимгәрәй Җантурин, Иж-Бубидагы Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларга тиң тәүге татар меценаты Лотфулла Шәфигуллин пәйда булды! Республикада халыкны талап миллион һәм миллиардлар туплаган карак байлар йөзләгән вә дистәләгән. Ләкин аларның һичьюгы берсе генә дә сыңар миллион сумын да халык мәнфәгате өчен бүлеп бирми. Лотфулла әфәнде бердәнбер меценат булып, Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, тагын шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, әле боларның һәммәсеннән дә мәһабәтрәге - Биектау районында инде ун ел элек үк Иске Казан кирмәнен төзеп бирде. Югыйсә ул да бит, карак җитәкчеләр шикелле оешма акчасын үз кесәсенә салып кына да ята ала иде. Ә ул безгә татар тарихын кайтарды, безне киләчәккә өметле итте. Шушы бизмән аша үлчәсәң, Лотфулла әфәнде фидакарьлеге, һичшиксез, Тукай бүләгенә лаек! Башка җитәкчеләргә гыйбрәт, үрнәк булсын өчен. Ә ни өчен аның янәшәсенә шагыйрь Рөстәм Закуанны китереп өстәгәннәр дип аптырыйсы түгел. Бердән, Рөстәм үзе дә төшеп калган шагыйрь түгел, аның йөзләгән җыры сәхнәләрдән төшми. Ул Лотфулла әфәнденең уң кулы. Нихәтле генә ташлама ясасак та, Лотфулла әфәнде - кичәге хәрби полковник, дистә еллар буе туган туфрагыннан аерылып торган кеше. Әгәр аның янында Рөстәм Закуан кебек сердәшче яки юл күрсәтүче, барча проектларны әзерләп бирүче, аннары шуның үтәлешен күзәтеп торучы Закуан булмаса, валлаһидыр, Кырлайда Сәгъди карт утары, Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин утары һ.б. хәтер учаклары сафка басмас иде. Лотфулла әфәнде белән Закуан аерылгысыз фикердәшләр.

Телефон кенәгәсе дә - китап, инде шуны гына Тукайга тәкъдим итәсе калды!


Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың фикере икенче төрлерәк яңгырый:

- Тукай бүләгенең кадере китте, бәясе төште, чөнки теләсә кемгә бирә башладылар. Югыйсә, ул бит татар әдәбиятында, милли мәдәнияттә вакыйга булырлык әсәрләргә генә бирелергә тиеш иде, аның нигезләмәсендә дә шулай язылган. Авторларга да таләпләр бик каты анда - алар үзләренең иҗатлары белән милләт тормышына яңалык алып килгән, бөтен яктан да халыкка үрнәк шәхесләр булырга тиеш. 

Хәзер боларның берсенә дә карап тормыйлар - кемнең югарыда сүзе үтә - Тукай бүләген шул ала. Хәтта совет заманында да мондый ук мыскыллауга бармыйлар иде. Мин узган елгы бүләкләүләр буенча үземнең тискәре фикеремне әйткән идем инде, аларны кабатлап тормыйм, анда да итәк астыннан ут йөрттеләр... Быелгы исемлеккә дә сораулар бар.

Беренчесе – “Таттелеком” җитәкчелегенең анда эләгүе. Бу оешма үзенең хәйриячелек эшләре өчен Тукай бүләгенә дәгъва кылырга тиеш түгел. Хәйриячелек савап өчен, милләткә файдасы булсын өчен эшләнә, премия алу өчен түгел! Бу оешма без телефон-интернетка түләгән акчалар исәбенә яши, берсе дә ул чишмәләрне, кабер ташларын үз акчасына эшләтмәгән бит, халык акчасына эшләгән! Әле шуның өчен, язучыларның өлешенә кереп, Тукай бүләген даулыйлар! “Таттелеком”ны бу премиягә Татарстанның өч министрлыгы һәм “Яңарыш” фонды тәкъдим иткән, алачагына тулы ышаныч белән чыгарган. Мескен иҗат берләшмәләре, аларның хәерче язучылары болар каршында көчсез, әллә нинди әсәрләр язсалар да! “Таттелеком” чаршавы астында Тукайга үрмәләгән Рөстәм Зәкуанов, алай көчле шагыйрь булгач, нигә үзенең кандидатурасын язучылар берлеге аша куеп карамаган соң? Идарәдә аның иҗатына язучылар бәя бирә шул, әшнәләр түгел, аннан үтмәсен белгән ул һәм каләмдәшләрен әйләнеп үтү юлын тапкан. Егетләрчә эшләмәгән!

Инде икенче ризасызлыгым - ул Абдулла Дубин. Нигә үзен дә, Тукай бүләген дә кимсетеп, аны алырга дәгъва кылып йөри икән? Әйткәнемчә, Тукай бүләге иҗат өчен бирелә бит, открытка яки марка җыйган өчен түгел! Бу бит - коллекционерлык, хобби, мавыгу, ә иҗат түгел! Аларны китап итеп җыеп чыгару да иҗат дип аталмый, алайга китсәң, телефон кенәгәсе дә - китап, инде шуны гына Тукайга тәкъдим итәсе калды! Татарстан түрәләре иҗат берләшмәләре белән санлашмыйлар, аларның кандидатларын уздырмыйлар, Тукай бүләген кемгә телиләр - шуңа бирәләр. Дәүләтең иҗат өчен бирелә торган иң олы бүләген болай хурлыкка калдырганчы, аны бирүне бөтенләй туктатырга кирәк, югыйсә. Тукайның таз малайлары кебек, бөтен татар түрәләре аны алырга чиратка басачак!

Тукай премиясе, әлеге дә баягы, сәнгать өлкәсендәге уңышларны барларга тиеш

 

Яшь иҗатчылар да бу мәсьәләдә читтә калмады. Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин:

- Мин “Таттелеком”ның бик күп мәгънәле гамәлләр башкарганын күрәм. Теге яки бу хезмәт күрсәтүне сайлап алу мөмкинлеге булганда, принципаль рәвештә, шушы ширкәткә тукталам. Өстәвенә, алар хезмәтне миңа җайлы һәм рәхәт булган ана телемдә дә күрсәтә. Әмма Тукай премиясе, әлеге дә баягы, сәнгать өлкәсендәге уңышларны барларга тиеш бит. Шуңа күрә кандидатлар исемлегендә аларны күрү сәер инде, әлбәттә.

Алда яңгыраган фикерләргә өстәп, бу исемлектә киләчәктә татар фольклорын бөртекләп җыйган Котдус Хөснуллин, шәрык һәм татар әдәбиятын күп санлы шәкертләренә сеңдергән Резеда Ганиева кебек галимнәрне, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева кебек татар моңы сакчылары шөһрәтле премиягә уздырылса, гаҗәеп гадел булыр иде кебек.

Тукай бүләген Тукайның үзенә тәгаенләсәләр дә комачау итмәс. Әдипнең Казандагы әдәби музееның бинасы яңартылды, ә менә яңа экспозицияне торгызырга финанс юк, диләр... 

Фикерләр








Мәдәният

Иң популяр татар җыры героинясы Әпипә фахишә булганмы?

Иң популяр татар бию такмагы героинясы Әпипә кем булган? Биюче кыз Гафифәме, әллә... кыскасы, профессор Малышева җыр тарихының бик үк уңайлы булмаган версиясен якты дөньяга чыгарган. Такмаклар жанрындагы «Әпипә» татар халык җырының килеп чыгышы турында галимнәрнең фикере икегә бүленә.

Мәдәният

Зиннур, Камил, Әхәт: кайсы язучы Тукай премиясенә лаек яки язучылар кандидатлар исемлегеннән конкурентларны алып атуны сорый

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучыларны җыйдылар. Аларның үзләренең түгел, иҗатларының да шәплеге турында сөйләштеләр. Язучылар фикере буенча премия кемгә бирелергә тиеш? "Татар-информ" хәбәрчесеннән эксклюзив репортаж.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла