Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Тормышмы бу?” Камал театры белән Гаяз Исхакый диагноз куя: милләтнең дошманы - надан хатыннар

Россиядәге милли театрлар арасында иң зур тарихлы һәм иң алдынгы Камал театрының һәр спектакле яңалык. Театрның менеджменты да шул кадәр көчле – вакыйга булып җитмәгәнен дә вакыйга итеп җиткерә белә. Бу табигый. Бу шулай булырга тиеш. Әмма яшь режиссерның яңа эше театрны “космоска ыргытты”. Бу - чыннан да, вакыйга, бу чыннан да татар театры дөньясында яңа эпоха. Спектакльне караучылар шулай бәяли. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.

news_top_970_100
“Тормышмы бу?” Камал театры белән Гаяз Исхакый диагноз куя: милләтнең дошманы - надан хатыннар

Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган “Тормышмы бу?” спектакле белән Камал театры, беренчедән, бөек язучының юбилее уңаеннан, аның алдында халкыбыз исеменнән баш исә, икенчедән, татар театрның яңа битен ачты (Фәрит Бикчәнтәев бәяләмәсе. авт.), өченчедән, татар театры дөньясына Марсель Сәлимҗанов югарылыгындагы режиссерны тәкъдим итте (киносценарист һәм журналист Айсылу Хафизова фикере. авт.), дүртенчедән, татарның бөтен драматургларын “отставкага чыгарды” (минем фикер. авт), бишенчедән, классика ул классика инде – Гаяз Исхакыйның моннан бер гасыр элек язылып, бүген дә актуаль яңгыраган фикерләр турында кайта-кайта уйланырга мөмкинлек бирә. Соңгысын спектакль тәмамлангач залдан чыгучы һәр тамашачының күзеннән укырга мөмкин иде.


Исхакыйны куючылар – Празат Исәнбәт, Ренат Әюпов һәм Айдар Җаббаров

Туксанынчы елларда Гаяз Исхакый мирасы халыкка кире кайтарылгач, аның иҗатына беренче булып Камал театры мөрәҗәгать итте - 1992 елда «Зөләйха» драмасы сәхнәләштерелде. Күренекле режиссер Празат Исәнбәт Гаяз Исхакыйның өч әсәрен сәхнәгә күтәрде: “Зөләйха”дан соң “Алдым-бирдем” (1994), “Җан Баевич ” (1995) спектакльләре татар тормышында күренекле вакыйга буларак кабул ителделәр. Болар барысы да сәхнә әсәре буларак язылган. Соңрак Рамил Төхфәтуллин “Зөләйха” драмасы буенча фильм да төшерде.

Ә Гаяз Исхакыйның прозасын беренче булып 1995 елда Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде дип беләм. “Көз” повесте Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында уңышлы куелды. Театр бу спектакльне Казанга алып килеп күрсәткәнен дә ачык хәтерлим. “Көз” – Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның инсценировка остасы буларак беренче зур эше. “Көз”не сәхнәгә чыгару Фирдәвес Хәйруллина хыялы иде. Үзе уйнарга хыялланган иде”, - диде Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Әмма Фирдәвес Хәйруллинага бу рольдә уйнарга насыйп булмаган, спектакль Камалда түгел, “Нур”да куелды. Дөрес, соңрак Фирдәвес Хәйруллинаның кызы Нәфисәгә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган икенче бер спектакльдә танылырга мөмкинлек туды - “Курчак туе”нда. Аны сәхнәгә драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид куйды. Соңрак Мансур Гыйләҗев Гаяз Исхакый исемен татар сәхнәсенә четерекле теманы алып чыгу өчен куллануын әйтте. Сүз уңаеннан, “Тормышмы бу?” премьерасына “Курчак туе”ндагы Камәр образы белән танылган Нәфисә Хәйруллина да килгән иде, артистка хәзер Мәскәүдә яши, бала үстерә.

Гаяз Исхакыйны күп куючыларның тагын берсе – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Ул Минзәлә театрында “Сөннәтче бабай” белән “Остазбикә”не куйды, Чаллы театрында “Кәләпүшче кыз”ны сәхнәләштерде. “Сөннәтче бабай” белән Минзәлә тетары шактый уңышларга иреште, фестивальләргә йөрде. Болар өчесе дә проза әсәрләре. Киләсе театр сезонында Ренат Әюпов Гаяз Исхакыйның дүртенче әсәрен сәхнәләштерергә җыена. “Кариев театрында "Кәҗүл читек”не куям. Акча табылды”, - дип сөенечен уртаклашты ул.

Камал театрына әйләнеп кайтыйк. Ниһаять, Фәрит Бикчәнтәевне һәм Ренат Әюповны дәвам итеп диик, Исхакый рухын тойган яңа режиссер пәйда булды. Айдар Җаббаров – Мәскәүдә ГИТИСта укып, данлыклы Женовачта белеп алган яшь режиссер. Камал театрының Кече сәхнәсендә аның “Агыла да болыт агыла” поэтик спектакле бара. Бу сәхнә әсәре Хәсән Туфан поэзиясе белән үрелеп барган Туфан Миңнуллин диалоглары.

Исхакый рухы

“Тормышмы бу?” спектакленең исеме Гаяз Исхакыйның шәкерт көндәлекләре форматында язылган “Тормышмы бу?” повестыннан алынса да, биредә күп әсәрләре кертелгән. Инсценировканы да режиссер үзе эшләгән. 

Өч сәгать чамасы барган спектакль дәвамында Исхакыйның рухын тойдым. Айдар Җаббаров бу язучы рухы белән саташып бетмәдеме, төшләренә кермәдеме икән дигән уй туды.

Сәхнәгә куючы рәссам – Булат Ибраһимов. Музыкаль бизәлешне дә режиссер Айдар Җаббаров үз өстенә алган.

Ренат Әюпов: "Милләтнең башында мокытлык белән бозыклык торганмыни?

Спектакльне караучылардан нигездә уңай фикерләр ишеттем. Исхакыйны иң күп куючы Ренат Әюповның гына спектакльгә сораулары бар булып чыкты. “Милләтнең башында ук мокытлык һәм бозыклык булган дип акцент ясаганмы икән – аңлый алмадым. Минем сорауларым спектакльгә, әсәргә түгел. Әсәрдә миңа барысы да ачык, - диде ул. - Исхакый – реалист. Аның кайбер әсәрләре сәхнә өчен туры килә, кайсылары укыр өчен генә ярый. Камал театрында куелган повестьны мин укыр өчен дип саныйм. Аны сәхнәгә трансляцияләү кызык түгел. Бу кирәк булдымы икән? Мотивация юк”. 

Ренат Әюпов талантлы яшь режиссерның пространство белән, артистлар белән эшли белүенә, мизансценалар төрлелегенә игътибарны юнәлтте.

Монда бәлки психоанализ аша фикер йөртергәдер, Фрейдны искә төшерергәдер...

Хатыннар кем ул? яки порнографияче Гаяз

Гаяз Исхакый мирасы кайтарылып, аның әсәрләрен укый башлагач, иң беренче булып өскә калыккан хис – Гаяз Исхакый хатын-кызларны кимсетеп сурәтләгән дигән уй иде. Спектакль караганда да шушы хис әйләнеп кайтты. Матур актрисаларның да Исхакый героиняларын уйнаганда матурлыклары югалып кала.

“Кем бу хатыннар? Шәйтанмы? Фәрештәме? Кеше түгел, улсын беләм. Ләкин шәйтанмы, фәрештәмеле-ген аера алмыйм. Минем бөтен күңелем шунларны күрәсе, шунларның эченә керәсе, шунлар берлә рәхәтләнәсе, шунлар берлә сөйләшәсе, уйнашасы килә. Шунлар мине әллә нинди куәт берлә үзләренә таба өстериләр», - дип яза Гаяз Исхакый. Һәм аның герое Хәлим бу сүзләрне Искәндәр Хәйруллин башкаруында кабатлый.

Шунысы кызык, әдәбият тәнкыйтьчесе Габдрахман Сәгъди Гаяз Исхакый иҗатына күзәтү ясап, аның кайбер әсәрләренә карата мөнәсәбәтен “порнографияче Гаяз” дип белдергән. Әдәбиятчы порнографик әсәрләр исемлегенә “Тормышмы бу?”, “Шәкерт абый” һәм “Мәдрәсә җимеше” әсәрләрен кертә (Г.Сәгъдинең 1926 елда чыккан “Татар әдәбияты тарихыннан. Авт.).

Мәдрәсә тормышыннан һәм аннан соңгы күренешләр

Спектакльнең сюжеты болайрак. Авыл мулласының малае – Хәлим мәхдүм Казанга укырга килә. Бер яктан, аң-белем тупласа, ислам фәннәрен үзләштерсә, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тотып, мәгърифәт биреп, халкына хезмәт итәргә хыялланса, икенче яктан, табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Шулай итеп, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Китапларын тузан каплый, надан хатыны кебек үк надан бер кешегә әверелеп кала.

Төп сюжет линиясеннән читкәрәк китеп, Галиәкбәр мулла тарихы да мулдан сурәтләнә. Монысы инде импотент мулла белән аның абыстае турындагы тарих – Гаяз Исхакыйның “Мәдрәсә җимеше” хикәясеннән. Спектакльдә Галиәкбәрнең ирлек вазыйфасын үти алмавы сәбәпләренә басым ясалмаса да, Гаяз Исхакый моны мәдрәсә шаярулары нәтиҗәсе дип аңлаткан. “...авыруның сәбәбе – мәдрәсәдә вакытта кул белән маташу икәнен белүдән башка, бер файдалы нәрсә дә алып кайта алмады”.

Яшь мулла белән абыстайның беренче зөфаф кичләре эпизодында режиссер Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гайфетдинованы чишендерсә дә, бу чишенү “Курчак туе”ндагы кебек демонстратив чишенү түгел иде. Беренчедән, алар зур ярымкараңгы сәхнәнең уртасында – тамашачыдан шактый ерак иде, икенчедән, Гөлчәчәк алдына хатын-кыз матурлыгын күрсәтү бурычы куелмаган. Ул кыен хәлдә калган, әмма чыгу юлын тапкан башка форматтагы хатын-кызны күрсәтеп бирде.

Ә Галиәкбәр мулланы уйнаган Фәннүр Мөхәммәтҗанов режиссер Айдар Җаббаровның яраткан актеры булса кирәк. “Агыла да болыт агыла” спектаклендә бу яшь артист урыс карты ролен шулкадәр шәп башкарган иде. Хәзер, әнә, арткы планда хатыны хезмәтче мужик белән әш-мәш килгәндә алга планда тирләп-пешеп чәй эчеп утырган мулланы шәп күрсәтә алды. Ә инде хатыны һәм хезмәтче утырган чананы тартып баруы бөтен зал өчен иң күңелле мизгелләрнең берсе иде.

Камал театрында – шәрә егет

Камал театры бу юлы сәхнәдә хатын-кызны гына түгел, ир кешене дә чишендерде. Шәкертләрнең фахешханәдән ишан улын эзләп табуы һәм анадан-тума килеш сөйрәп чыгып кыйнап атуы әйбәтләп күрсәтелә. Мин утырган алтынчы рәттән караганда, Артур Шәйдуллин шәрә кебек күренде. Әмма бу эпизодлар да бик грамоталы, дөрес итеп эшләнгән, ул хәтергә сеңеп калмый, ул спектакльнең “кадагы” түгел, ягъни, шәрә Артур үз урынында кала, вакыйгалар тамашачыны алга таба алып китә.

Төп герой Хәлимнең “саф егетлеген сасы фахешханәдә югалту" күренешен режиссер тәмләп сурәтли. Кызык күлмәкле фахишә ролендә – Айгөл Абашева, театрның тамашачы күз алдында әкренләп татарчага өйрәнеп килгән актрисасы.

Надан хатын – милләт дошманы

Искәндәр Хәйруллин башта сәхнәгә кыска кәчтүмле авыл мокыты булып чыкса, бераздан әтисе аңа үзенең зуррак кәчтүмен бирә, соңрак егет 5 сумга модалы пальто алып кия, ә азакка таба ул инде авылдагы бертөрле күңелсез тормышыннан иртә картайган ямьсез муллага әверелә. 

Кыскасы, классиктан вердикт: милләтнең дошманы – надан хатыннар. Милләтне аң-белемле, мәгърифәтле итергә теләгән татар баласын надан хатыны көнкүрешкә батырган. Яшьлек дусты, чәйдәшенең аны шәһәргә китергә үгетләве һәм тегесенең ризалашуы Гаяз Исхакыйның "Мөгаллим" әсәреннән алынган. 

Надан хатыны белән гомер итеп мүкләнгән мулланың шәһәргә килүеннән милләт өчен файда булгандыр дип уйламыйм.

Татар театры гиганты

Спектакль антракт белән өч сәгать бара. Исхакый текстлары укыр өчен бик җиңел булмаса да, Искәндәр Хәйруллин телендә алар тетрәндереп күңелгә үтеп керә. Проблемалар 100 ел элек тә шул булган, хәзер дә шул дип уфтанасың да, игътибарыңны театрның яшь һәм талантлы артистларына, күңелем сизә, татар театрының гиганты булачак яшь режиссерга күчереп, алкышлыйсың да алкышлыйсың.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100