Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры китапханәче белән урманчы мәхәббәте турында әкият сөйли

Тинчурин театры "Гомер буе сине көтәм" исемле мелодрама чыгарды.

news_top_970_100
Тинчурин театры китапханәче белән урманчы мәхәббәте турында әкият сөйли

Тинчурин театры китапханәче белән урманчы мәхәббәте турында мелодрама чыгарды. Спектакльнең премьерасы Бөтенроссия китапханәчеләр көне алдыннан тәкъдим ителде. Мелодрама «Гомер буе сине көтәм» дип атала.

Спектакльнең авторы – Илһам Гали. Бу авторның Тинчурин театрындагы беренче эше түгел. “Беренче мәхәббәт” исемле лирик комедия дә - аның пьесасы, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча инсценировка авторы да шул ук Илһам Гали. Чынында афишалардагы Илһам Гали – бер шәхес түгел, ә җыелма иҗатчы: артист, драматург Шамил Фәрхетдин белән режиссер Рәшит Заһидуллин тандемының лирик исеме. Репертуардагы кайбер спектакльләрдә ике автор - Шамил Фәрхетдин белән Рәшит Заһидуллин исемнәре очраштыра иде – мәсәлән, “Мәхәббәт баскычы” белән “Бәйрәм белән, кызлар!” спектакльләренең авторлары алар. Соңрак, күрәсең, алар икесенә уртак псевдоним алганнар.

Дөресен әйткәндә, мин моны аңламыйм. Һәр спектакль – ул драматург язган темага режиссерның күзаллаулары. “Бер мәгънәне икенче формага салып, башка мәгънә чыгару - менә шул режиссура була инде”, - дигән иде Илгиз Зәйниев бервакыт. Режиссерларның пьесаны астын өскә әйләндереп куюлары да, кат-кат эшләтүләре дә табигый хәл. Әмма ул барыбер режиссер булып кала, драматург исемен дәгъваламый. Ни өчен драматург Шамил Фәрхетдин үз исеменнән баш тарта – аңламыйм!

Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы — Денис Денисов. Композиторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндиярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.

Сюжеты болайрак: ире ташлап киткән Әдилә кызын ялгызы үстерә. Әмма янында һәрвакыт аның “сакчы фәрештәсе” – балачак дусты Гадел бар, ул гомере буе аның үзенә кияүгә чыгасын көтә. Кыскасы, спектакльнең төп герое Әдилә булса да, мелодраманың исеме Гаделнең көтүе турында. Дөрес, азактан Гадел теләгенә ирешә: китапханәсе ябылып эшсез калган һәм кызы кияве белән хәрби шәһәрчеккә китеп ялгыз калган хатынның башка чарасы юк – ул балачак дустына кияүгә чыга булса кирәк. Кыскасы, хэппи-энд. 

Героиня – Җәмилә Әсфәндиярова, герой – Илнур Байназаров. Гадел – Илнур Байназаровның беренче төп роле.

Юрий Чаплин спектакльне музыкаль яктан шәп бизәгән. Гаделне уйнаган Илнур Байназаров өчен оригинал җырлар да язылган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егет аларны әйбәт вокал белән матур гына башкара. Җырларның сәхнәдән тыш та яшәү мөмкинлеге бар. Илнур Байназаровка җырчы актер булуын күрсәтергә мөмкинлек тудырылган – рәхмәт!

Спектакль гастрольләргә йөри торган итеп эшләнгән - техник яктан катлаулы түгел. Бөтен күренешләр дә Әдилә фатирында һәм ишекнең икенче ягында баскыч мәйданчыгында бара. Тамашачы күз алдыннан Әдиләнең 20 ел гомере үтсә дә, фатирга үзгәреш кермәде. Шул бер үк өстәл, урындыклар, комод, диван һәм китап киштәсе. Спектакль Әдиләнең кыска гына монолог-аңлатмаларына һәм шуның визуаль күрсәтелешенә нигезләнгән. Әдиләнең гомере берничә өлешкә бүленеп сөйләнә һәм шул күрсәтелә. Әдиләнең гомерен баласына багышлавы әйтелсә дә, сәхнәдә ул күренми. Без геройларның текстлары аша ул кыз баланың бер яшьтә кардиология буенча катлаулы операция кичерүен, лагерьда ял итүен, мәктәп тәмамлавын, аны сорарга килүләрен һәм хәрби кешегә кияүгә чыгып, туйдан соң хәрби шәһәрчеккә китеп баруын, бер елдан ире һәм яшь баласы белән әнисе янына кунакка кайтуын беләбез. Әдилә ирләргә карата күңеле каткан “тимер леди”, аның эмоцияләрен дә күрмибез, язмыш аңа шул бер операциядән соң сынаулар да куймый. Яши шунда үз көенә тыныч кына. Сөяркәләре дә юк, ялгышмый да, үрсәләнми дә, зарланмый да, ахирәтләре дә күренми. Хәтта тормыш төбенә төшкән ире дә күршеләр алдында 15-20 минут кәмит куйганнан соң тыныч кына китеп югала. Тинчурин театры безгә намуслы хатын-кызның идеаль образын ясап бирде, кыскасы.

Әдилә образы бераз “Москва слезам не верит” фильмындагы Екатеринага охшаттым. Дөрес, Екатеринаның сөяркәсе була булуын. Ә безнең татар хатынының була алмый. Чөнки ялгыз хатын өчен чит ир-ат белән очрашу азгынлык.

Әдилә бераз гына “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклендәге Мәдинәне дә хәтерләтте. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча ул спектакль беренче мәртәбә Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелды һәм Мәдинә ролен Дамира Кузаева башкарды. Соңыннан бу пьесаны Мәдинә роленә Җәмиләне куеп Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде. Әмма Дамира Кузаева уйнаганнан соң бу роль башка башкаруда кабул ителмәде. Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәре кебек Дамира Кузаеваның Мәдинәсе дә алыштыргысыздыр, күрәсең.

Ә Җәмилә ул рольне, чыннан да, әйбәт уйнады, әмма уйнап бетерә алмаган, күрәсең, һәм ул аның күңелендә калгандыр. Шуңа да Илһам Гали дигән автор Мәдинәнең гадиләштерелгән вариантын тәкъдим иткәндер.

Мәдинә гомере буе язмышы белән көрәшә, ягъни, язмышы ролендәге автор белән сүз көрәштерә. Ә Әдилә үзе турында монологларда сөйли һәм күренешләр арасында сәхнә зәңгәрсу ут белән яктыртылып шигьри тәнәфес булып ала. Хәер, аның язмышында сөйләрлек сынаулар да юк. Хәтта баласын дәваларга акча кирәк булганда да, Гадел акча тутырып үзе килеп керә. Акчаны ала, чөнки Гадел акчасы өчен бернәрсә дә таләп итми. Ә менә Марат Идрисович дигән персонаж баласын диңгезгә җибәрү өчен нәрсәдер таләп итә – яхшымы бу, начармы, белмим, әмма Әдилә азгын хатын түгел, ул баш тарта. Баласының сәламәтлеге өчен диңгез кирәк булуга карамастан, баш тарта. Әйе, Идрисович күңел кайтаргыч ир-ат. Әмма нигә сез тамашачыга Әдиләнең икеләнүләрен күрсәтмисез? Нигә икеләнмәде соң ул? Балага бит диңгез кирәк...


Ирләр...

Авторлар героиня фонында тамашачыга төрле холыклы татар ирләренең тулы бер галереясен тәкъдим итә. 

Азат – Әдиләне ташлап киткән ире. Беренче тапкыр чыгып киткәндә ул хатынына бер төргәк акча калдыра, дөресрәге, калдырмакчы була, горур хатын баш тарткач, кире кесәсенә тыгып куя. Ә соңыннан, унбиш елдан соң, шул ук Азат, тормыш төбенә төшеп, исерек бомжга әверелгәннән соң, Әдиләнең акчаларын да алып чыгып китә. 

Марат Идрисович – ялгыз хатынны сөяркә итәргә теләгән түрә. Чәчәк, торт, сервелат, уылдык, куертылган сөт, конфет кебек ризык тутырылган пакетлар күтәреп килеп керә дә, “от ворот поворот” алгач, шул ук әйберләрен кире төяп, хәтта сыңар чәчәген дә алып чыгып китә. 

Гадел – Әдиләне яратып йөргән, бер тапкыр өйләнеп алуын санамасак, гомере буе көткән урманчы егет. Намуслы, эшен, урманын ярата. Әдиләнең баласын дәваларга акча кирәк булгач, йорт җиткезергә дигән акчасын да чыгарып бирә. Нигәдер ул Әдилә янында кунып калырга да теләк белдерми, кочакларга да омтылмый. Килә дә китә, яратуын әйтә дә тагын китә...

Спектакльдә тагын ике ир-ат бар. 

Рәхим абый – Әдиләгә гел ярдәм итеп, керешеп-чыгышып яшәгән күрше бабай. Бу персонажның максаты – тамашачыга Әдиләнең бик каты уңай герой булуы турында кыскача мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. 

Айдар – Рәхим бабайның кияве. Хатынына булышчы булып йөргән, акчасы хатыны кесәсендәге карточкада булган булдыксыз, әмма яхшы күңелле “подкаблучник”.

Шушы биш ир-ат хатын-кызга һәм акчага мөнәсәбәтле генә ачылалар. Ир кешене ача торган башка темалар – аларның дөньяга, җәмгыятькә, дингә, сәясәткә, милләткә карашлары күрсәтелми. Алар героиня тирәсендәге эреле-ваклы фигуралар.

...һәм Җәмилә Әсфәндиярова героинясы

Татарстанның халык артисткасы Җәмилә Әсфәндиярова – Тинчурин театрының ачылып бетмәгән актрисасы. Гаҗәеп талантлы килеш һәм баш режиссер хатыны була торып, аңа театрның йолдызы булырга мөмкинлек бирелмәү гаҗәбрәк, әлбәттә. Режиссерларның хатыннары - прима, балалары да артист һәм режиссер булуы – табигый хәл. Әмма Тинчурин театрында түгел. Кыскасы, бернинди кытыршылыклары булмаган Әдилә образы - Җәмилә Әсфәндиярова өчен кызыксыз роль. Бирегез инде татарның бөек актрисасы Шәхсәнәм Әсфәндиярованың талантлы кызына мең төрле төсмерле хатын-кыз роле. Языгыз аның өчен эмоцияләр белән кайнап торган пьеса! Бирегез актрисага бар талантын күрсәтә торган роль! Киләсе елга бу актрисаның юбилее да дип беләм. Көтеп карыйк...

Бу спектакльгә тамашачы киләчәк, әлбәттә. Чөнки ул, беренчедән, мелодрама, икенчедән, исеме билет сату өчен уңайлы, өченчедән, хатын-кызларны дөньяда “ак атка атланган шаһзадәләр” барлыгына ышандыра торган сюжет.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100