Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тинчурин театр бинасын булдыруда зур өлеш керткән шәхес иде". Исламия Мәхмутова, Әсхәт Хисмәт һәм татар дөньясы Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озатты

Бүген Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар. Артист 9 март көнне 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Хушлашу Казанның Кәрим Тинчурин театры бинасында узды.

news_top_970_100
"Тинчурин театр бинасын булдыруда зур өлеш керткән шәхес иде". Исламия Мәхмутова, Әсхәт Хисмәт һәм татар дөньясы Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озатты
Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озатырга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның беренче урынбасары Эльвира Камалова, артистның гомер буе бергә эшләгән хезмәттәшләре, сәхнәдәшләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килде.


“Һәрвакыт шаян, тәмле сүзле иде”

“Әнәс абый якты һәм яхшы күңелле кеше иде. Ул даһи кешеләргә генә хас сыйфатларга ия булды.  Шундый якташым булуы белән мин горурланып яшим. Ул Түбән Әлки урта мәктәбендә укыды. Мин беренче сыйныфта укыганда, ул унберенче сыйныфны тәмамлый иде. Алар укыганда мәктәп гөрләп торды. Спорт ярышларында актив катнаша иде. Күптән түгел мәктәпнең 100 еллыгын уздырдык. Кызганыч, авырту сәбәпле Әнәс абый анда кайта алмады. Әнәс абый белән гел аралашып яшәдек. Театрга килеп кергәч тә: “Исәнме, якташ”, - дип елмаеп исәнләшә торган иде. Аның кәефсез чагын күрмәдем: һәрвакыт кояш кебек балкый, күзләреннән нур бөркелә, шаян, тәмле сүзле. Үлгән хәбәрен ишеткәч, ышана алмадым. Әле күптән түгел генә юбилеен уздырган идек. Дөньядан иртә китте”, - дип искә алды Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.


“100дән артык роль башкарган, 55 ел гомерен театрга багышлаган”

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин Татарстанның Әлки  районы Чуваш Кичүе авылында 1940 елның 14 декабрендә дөньяга килә. Театрда хезмәт юлын 1962 елдан башлап җибәрә.



Ә.Мирзаһитовның “Әнкәемнең ак чәчләре” спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның “Нигез ташлары”нда Хәлил, Г.Мдиваниның “Терезаның туган көне”ндә Антонио, С.Алешинның “Палата”сында Миша кебек рольләре Әнәс Галиуллинга танылу китерә. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы тәмамлый.




Әнәс Галиуллин 100дән артык роль башкарган, 55 ел гомерен театрга багышлаган. Иҗат итү дәверендә ул Ю.О’Нилның “Богауланган мәхәббәт” спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның “Кайнана”сында Аяз, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары”нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында Ахун, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның “Американ”ында Шәех морза, “Сүнгән йолдызлар”ында Саттар, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”енда Саттар, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату”ында Сафуан, Н.Нестерованың “Әллә язмыш, әллә ялгыш…“ында министр урынбасары һәм башка образлар тудырган.


“Арабыздан чын талантка ия шәхес китте”

Хушлашу тантанасында катнашучылар Әнәс Галиуллинның иҗатын олыладылар, якты хатирәләрен яңарттылар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галиуллинның театрда якты йолдыз, үрнәк шәхес булуын әйтте. “Бүген арабыздан чын талантка ия шәхес китте. Әнәс абый яхшы артист булудан тыш, олы шәхес, әйбәт кеше иде. Театрда искә алу чараларын гел ул оештырды. Бар эшкә дә зур җаваплылык белән карый иде. Без аның һәр эшне шулай оста башкара алуына гаҗәпләнә идек. Урыны җәннәттә булсын!”, - диде ул. 


“Кәрим Тинчурин театры бинасын булдыруда үзеннән зур өлеш кертте”

Спектакльләрдә артист белән бергә уйнаган халык артисты Исламия Мәхмүтова да истәлекләре белән уртаклашты. “Ул театрның җаны иде. Үзенең якты йөзле булуы белән барысыннан аерылып торды. Әнәс хакында бик күп сөйләргә була. Түбән Әлки мәктәбендә бергә укыдык. 63 елдан бирле без аның белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Сәхнәдә аның белән бик күп уйнарга туры килде. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Беркайчан да халкыбызга хыянәт итмәдек. Спектакльләр куяр өчен бина сорап Мәскәүгә барганыбыз истә. Бу эшне Әнәс башлап җибәрде һәм Кәрим Тинчурин театры бинасын булдыруга ул зур өлеш кертте. Ул – чын артист иде. Бөтен гомерен театрга багышлады. Театрдагы 55 елдан артык иҗат гомерендә  берсеннән-берсе истә кала торган образлар тудырды. Ул образлар һәрберсе тамашачыга якын. Ходай бүләк иткән таланттан тыш, бу – тырыш хезмәт нәтиҗәсе”, - диде ул иҗатташ дусты хакында.


“Безнең хәтердә үлмәс артист булып калырсың”

“Көтелмәгән хәбәр булды бу, бик авыр хәбәр. Бу кайгы Татар халкы һәм театр коллективы өчен зур югалту. Театрның күренекле, халкыбызның яраткан иҗатчысы – Татарстан Республикасының халык артисты Әнәс Галиуллинның арабыздан китүенә күңел ышанмый. Без аның белән төрле театрларда эшләсәк тә, гел аралашып тордык. 1963 елда “Әниемнең чал чәчләре” спектакле аша таныштык. 1967 елда 2 айга армия хезмәтенә алындык. Гел аралашып, дус булып яшәдек. Яшь, самими, гади артистны күреп сокланганым бүгенгедәй исемдә. Әнәс Галиуллин – бик тырыш һәм талантлы артист иде. Ул актер буларак гел үсте, тамашачы мәхәббәтен тиз арада яулап алды. Яткан җирең – мамык, урының оҗмахта булсын. Безнең хәтердә үлмәс артист булып калырсың син! ”, - диде Татарстаннның халык артисты Хәлим Җәләлов.


“Театрда өлкән буын артистлардан без икәү генә калган идек”

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев “Интертат” хәбәрчесенә мәрхүмнең ярдәмчел һәм нечкә күңелле булуы турында сөйләде. Артист күз яшьләрен дә яшермәде.



“Өлкән буын артистлардан без икәү генә калган идек. Йөрәгем елый, күңелем сагына. Әнәс белән 1965 елда таныштык. Беренче көннән үк Нәҗми дип йөртә башлады мине. Җан дуслар булдык. Кешелекле һәм ышанычлы кеше иде ул. Мин аны чын күңелемнән хөрмәт иттем. Кайгыртучан һәм нечкә күңелле булуына соклана идем. Аның беренче тормыш иптәше Асия авырып 4 ел урын өстендә ятты. Әнәс аны тәрбияләде, кашыклап ашатты. Аның киң күңеллелеген сүзләр белән генә аңлатып булмый. Авыртуы хакында берни дә әйтмәде, сиздермәде. Оптимист кеше булганга, зарланырга яратмады. Бирешә торганнардан түгел иде”, - диде ул.


“Әнәс белән Асияның гаилә дуслары идем. Асия үлгәч, Әнәс бергә булырга тәкъдим ясады”

Хушлашу чарасында Әнәс Галиуллинның тормыш иптәше Анастасия Чернова да бар иде. Ул иренең соңгы көнен искә төшерде.



“Әнәс белән Асияның гаилә дуслары идем. Асия авырганда аны карап һәм тәрбияләп тордым. Асияның үлеменнән соң Әнәс бергә булырга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым. Без бик бәхетле яшәдек. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп тордык. Ул миңа бервакытта да авыр сүз әйтмәде. Битләремнән сыйпый һәм ягымлы итеп эндәшә иде. Гел мине сакларга, якларга тырышты. Әнәснең 5 мартта хәле начарланды. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып хәстәханәгә алып бардым. 5 сәгать операция ясадылар. Табиблар аның гомере өчен көрәште, әмма коткарып кала алмадылар. Мин аның белән соңгы көнгә кадәр бергә булдым ”, - диде ул.


“Өченче бертуганымны җирлим”

Әлки районы Чуаш Кичү авылыннан мәрхүмнең бертуган сеңлесе Наилә дә килгән. Ул шушы кайгылы көндә үзләрен юатырга, хәсрәтләрен уртаклашырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.



“Шундый авыр кайгыбызны уртаклашкан, газиз абыемны соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Кем уйлаган матур, язгы көндә якын кешем кара гүргә керер дип. Бу тормышта бер ялгызым калдым. Өченче абыемны җирлим”, - диде ул.



Әнәс Галиуллинны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100