Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Театр артистларыннан иң шәп Сабан туе

Театраль Сабан Туе тарихы 2005 елда башланган. Быел театр артистлары Теләче районына җыелды. Театраль Сабан туена барган кешеләр минем белән килешер: артистлар Сабан туе чын Сабан туе үрнәге.

news_top_970_100
Театр артистларыннан иң шәп Сабан туе

Ни өчен быел бөтен Татарстан театрлары артистлары Теләчегә җыелган? Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театраль Сабан туен үткәрү урынын ничек сайлауларын сөйләде.

- Берничә ел алдан район хакимияте кабул итә алуларын әйтеп куя. Чараны уздыруның зур өлеше район хакимиятләреннән тора. Аларның күп халыкны сыйдыра алырлык урыннары булырга тиеш. Монда бит 2 меңнән артык кеше бар! Аларны каршы алып, төрле уеннар белән пролог өлешен эшли алырга кирәк. Моны башкара алырлык районнар кирәк. Хәзер бөтен Татарстан районнарында үткәрү нияте белән барабыз, үзебездә районнар бетсә, күрше республикаларга да чыгарбыз! - диде ул.

Килгән кунаклар артистлар белән фотога төшә алсын өчен стенд куелган иде. 

Артистлар мәйдан буйлап әйләнеп үтте. “Әкият” курчак театры курчакларын да иярткән иде. Аларны тамашачылар, килгән кунаклар алкышлар белән шау-гөр килеп каршы алды. 

Театраль Сабан туенда театрда бер ел эшләгән артистлар гына катнаша ала. Татарстанның 12 театрының хезмәткәрләре, үзләренең эмблемасы төшерелгән, үзләренә хас төстәге футболка кигән иде. Театрлар шулкадәр бердәм - һәр театр үз хезмәткәре өчен җан атып тора. Гадәти Сабан туйларыннан үзгә буларак, артистларны ярышларда катнашырга үгетлисе юк - барлык ярышларда да бик теләп катнашалар, үзләренең сәхнәдә генә түгел, мәйданда да булдыра алганнарын күрсәтәләр.

Фәнис Мөсәгыйтов театраль Сабан туе артистларның башка сыйфатларын да күрсәтү өчен оештырыла дип искәртте:

- Тамашачылар артистларны гел сәхнәдән генә күреп өйрәнгән. Артистларны башка эш белмиләр, уйный гына беләләр дип уйлыйлар. Сабан туен артистны халыкка күрсәтү, алар белән якыннанрак таныштыру өчен үткәрәбез. Халык аларның ничек уйнаганнарын, җитез, көчле якларын да күрә. Шул вакытта гына ике арада элемтә барлыкка килә. Тамашачылар спектакльләрне карарга өчләтә ашкынып килә башлый, - дип сөйләде директор.

Ярышлар гадәти Сабан Туендагы кебек үткәрелде: йомырка салынган кашык кабып, көянтә-чиләк белән, капчык белән йөгерүләр, кул көрәше, таяк тартышу, бию марафоны. 

Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, артистлар Сабан туена махсус әзерләнә. 

- Артистлар бик теләп катнаша. Үзебезнең театрда спорт залы ачып, шунда көрәшеп, күнекмәләр үткәреп башладык бу эшне. Ике артистыбыз берәр тапкыр машина алды. Бүген дә көрәштеләр. Инде яшьләр үсеп килә, аларга да юл ачыла. Берсе икенчесен тартып китерә дигән сыман. Артислар арасында берәрсе нәрсә беләндер шөгыльләнә башласа, көрәш беләнме, гер күтәрү беләнме, икенчесе аннан күреп, шулай ук ияреп китә. Алар күбрәк селкенә башлый. Яхшы тәндә яхшы уйлар килә дигәндәй. Сәламәт тәндә сәламәт рух.

Иң-иң кызыгы, бөтенесе егылып караганы, аркан тартышу булды. Аркан тартышу хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында үткәрелде. Катнашучыларның төрле төстәге киемнәрдән булуы, билгеле бер театр төркеме булып катнашуы ярышны тагын да мавыктыргыч итте. Тамашачылар чын күңелдән “Әтнә!”, “Минзәлә!”, “Камал!” дип кычырып җан атып тордылар.

Көрәш батырына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен машина бирә, быел ул "Лада Веста" иде. Ләкин автомобильдән дә бигрәк игътибарны җәлеп иткәне тәкә булды. Башында түбәтәй, аякларында кроссовки. Аны Сабан Туе алып баручысы Фидаил Муртазин мактап туя алмады: сәхнәдән “Койрыгы гына да 17 килограмм” дип искәртеп торды. Аннары “Теге нәрсәсе генә 17 килограмм!” диюгә күчте.


Сабан туена җырчылар да чакырылган иде. 

- Милли бәйрәмнәребезнең максаты бер - милләтебезне туплау, гореф-гадәтләребезне, музыка уен коралларын халыкка күрсәтү. Һөнәри көчләрен, эшчәнлекләрен күрсәтү. Милли бәйрәмне театр хезмәткәрләре тарафыннан халыкка җиткерү бик зур эш. Киләчәге булсын, - диде ИлСаф.

Галиәсгар Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов театраль Сабан Туеның аралашу өчен кирәклеген әйтте.

- Сабан туе бергә очрашу, аралашу максатыннан үткәрелә. Бу безнең бик матур традиция һәм ул булырга тиеш. Артистлар бер-берсе белән күрешеп, аралаша, театрлар бер-берсен белә, туганнар кебек яши. Ул якынлашу өчен кирәк.

"Әкият" татар дәүләт курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев соңгы ун елда театраль Сабан туенда катнашмаганлыгын әйтте.

- Бу юлы Сабан туеның көзгә якынрак вакытта үткәрелүе тагын да әйбәтрәк. Чөнки безнең “чәчү чорыбыз” башлана гына - тиздән театр сезоны. Сезон алдыннан артисларның эш башланганчы үзара аралашып, тагын бер кат күрешергә мөмкинлек бирүче күңелле чара. Мин дусларымны очратам, миңа рәхәт. Уеннарда катнашырга уйламыйм, карарга исәп бар, - диде ул.

Баш батырны Сабан туе традициясе буенча төрле үлчәүдә җиңгән көрәшчеләрне үзара көрәштереп ачыклыдалар. Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Фәтхуллин, Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллинны җиңеп, батыр калды. Ул 2009 елда да батыр калып, машина алган булган. 

Баш батырны дуслары котлауларга күмде. Ул үзе дә күз яшьләрен тыя алмады. Хатыны да бик борчылган иде. 

- Җиңәргә миңа Аллаһ Тәгалә ярдәм итте. Җиңәргә теләдем, матур көрәш күрсәтергә тырыштым. Аста калган көрәшче Минзәлә егете яшь, авырлыгы бик зур, 120 килограмм. Җиңә алырмын дип үзем дә уйламаган идем. Ул башка көрәшчеләрне бик тиз күтәреп атты. Бүген җиңәргә миңа язган, - диде Алмаз Фәтхуллин


Театраль Сабан Туе шаулап-гөрләп үтеп тә китте. 

- Сабан туен үткәрүгә бирелгән бюджет - 350 мең. Ләкин ул алай гына чыкмый, башка районнар да, Теләче ягыннан да кушылдылар, суммасы бер 3 тапкыр артыграктыр. Ләкин без анысына да риза, беренче тапкыр үткәргәндә безгә бит бер кеше дә булышмады, үзебез җыйналып, уеннарга үзебез бүләкләр таптык. Шулай булышулары бик әйбәт. Монда килгән халык бер төрле генә түгел, комплекслы ял итә. Иң яхшысы - артистларның тамашачы белән аралашуы. Кабул иткән як үзенең байлыкларын, мәдәният, белем бирү якларын күрсәтә ала. Шуны аңлаган район башлыклары кирәк, - диде директор. 

Театраль Сабан туеннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100